16+

Яңа алыммы, әллә инде әләкләүме?

Татарстанлыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшергән өчен түләячәкләр.

Яңа алыммы, әллә инде әләкләүме?

Татарстанлыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшергән өчен түләячәкләр.

Татарстан хакимияте юл бозучыларга каршы көрәшнең нәкъ менә шундый ысулын кулланып карарга карар кылган.
Республикада тиздән «Халык инспекторы» сервисының яңартылган версиясе эшли башлый, аның ярдәмендә татарстанлылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга каршы көрәшеп кенә калмыйча, моның өчен акчалата бүләк тә алачак. Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Kazan Digital Week форумында чыгыш ясаганда хәбәр иткәнчә, хокук бозулар турындагы мәгълүмат биргән өчен салынган штраф суммасының 25 процентына кадәр акчалата бүләк бирү мөмкинлеге каралган. Әлеге алым юл иминлеген яхшырту өчен гражданнарны җәлеп итүгә бер адым булачак.

– Бу гражданлык җәмгыятен үстерү өчен мөһим карар. Юлларда хокук бозуларны теркәүдә ярдәм итәчәк татарстанлылар штраф суммасының чиреге күләмендә акчалата компенсация алачак, - дип аңлатты Хәйруллин.

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сүзләренчә, юллардагы вәзгыять киеренке кала бирә. Агымдагы елның беренче җиде аенда республикада мең ярымнан артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 173 кеше һәлак булган, ә ике меңнән артыгы җәрәхәтләр алган. Бигрәк тә балалар үлеме мәсьәләсе кискен тора: быел гына да юл-транспорт һәлакәтендә сигез бала һәлак булган.
Нәкъ менә шуңа күрә кушымта аша юл йөрү кагыйдәләрен бозуны теркәгән гражданнарны бүләкләү турындагы карар иминлекне арттыру өчен кирәкле адым булыр дигән өметтә хакимияттәгеләр.

Система түбәндәге принцип буенча эшләячәк: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын үз күзләре белән күрүчеләр мобиль кушымта аша моны видеога теркәп, аларны ЮХИДИга җибәрәчәк. Хокук бозуларны теркәгән өчен хокук бозуның төренә карап бүләкләүләр каралган. 

1.Әгәр әйләнә-тирә мохитнең пычрануына, төгәлрәк әйткәндә, автомобильдән җитештерү калдыкларын бушату яки агызуга шаһит булсалар, бу хокук бозу видеосы өчен 1 150 сум акча алырга мөмкин.
2. Иминлек каешын эләктермәгән йөртүче яки мотошлемсыз мотоциклчы төшерелгән видео өчен - 300 сум.
3. Светофорның тыючы сигналына яки көйләүченең тыючы ишарәсенә баруны видеотеркәгән өчен - 300 сум.
4. Светофорның тыю сигналы булганда стоп-линия алдында туктау таләпләрен бозган видео өчен - 230 сум.
5. Каршы як хәрәкәт полосасына яки каршы як юнәлештәге трамвай юлларына чыгуны раслаган видео өчен - 1 440 сум.
6. Җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү видео өчен - 435 сум.
7. Машина йөртүченең хәрәкәт вакытында рульдә барганда кулында телефон булган видео өчен - 435 сум.
«Халык инспекторы» кушымтасы яңалык түгел — аның беренче версиясе 2014 елда ук эшли башлаган, һәм 2020 елның уртасына хокук бозулар турында 300 меңнән артык гариза бирелгән. Әлеге кушымта җәмәгатьчелек тарафыннан кызыксыну уятты инде.
Берәүләр бу хакта ишеткәч, "күптән кирәк иде", дип белдерде, икенчеләре "әләкләү бит бу" дип тел шартлатты. Өченчеләре кеше гомерен саклап калуда бер адым дигән фикердә.
Кушымта барлык мәйданчыкларда, шул исәптән App Store һәм Google Play да, модерация тәмамланганнан соң кулланырлык булыр дип планлаштырыла.
 
Ә башка төбәкләрдә кагыйдә бозу турында хәбәр иткән өчен нинди түләүләр каралган?
Коми республикасы – 3000 сум
Вологда өлкәсе – 3000 сум
Түбән Новгорода өлкәсе – 2000 сум
Ямал–Ненец автономияле округы – 4000 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading