16+

Ярдәм: хәрбиләргә дә, гаиләләренә дә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә каралган күпсанлы ярдәм чаралары хәзер бер сайтка тупланган. “Үзебезнекеләр турында кайгырту” (“Забота о своих”) ресурсында бу хактагы һәр сорауга җавап табып булачак.

Ярдәм: хәрбиләргә дә, гаиләләренә дә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә каралган күпсанлы ярдәм чаралары хәзер бер сайтка тупланган. “Үзебезнекеләр турында кайгырту” (“Забота о своих”) ресурсында бу хактагы һәр сорауга җавап табып булачак.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта искәртеп узганча, федераль ярдәм чараларыннан тыш, республика үзенекеләрен дә гамәлгә ашыра. Бу исә барлык мәгълүматны бер урында туплау һәм аны системалаштыру ихтыяҗын тудырган.
- Сайтны эшләтеп җибәрү махсус хәрби операция катнашучыларын һәм аларның гаилә әгъзаларына барлык кирәкле мәгълүматны җиткерергә һәм аны Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарыннан эзләүдән азат итәргә тиеш, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Һәр министрлык һәм ведомство әлеге сайт өчен үзләренә караган ярдәм төрләре, аны алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, нинди документлар таләп ителәчәге турындагы барлык мәгълүматны җыеп тапшырган. Кулланучы тиз арада үзенә кирәклесен эзләп таба ала, әгәр дә сораулары кала икән, кире элемтә режимында мөрәҗәгать юлларга мөмкин. Әлегә ресурс сынау режимында эшли, алга таба аны тулыландыру каралган. 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына федераль ярдәм чаралары турында Россия социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин искә төшереп узды. Әйтик, хәрби хәрәкәт ветераннары ай саен 3896 сум ала. Республикада ветераннар 2377 кеше  исәпләнә. Россия геройларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ай саен 83 496 сум күләмендә акчалата түләүләр каралган. 

Хәрбинең йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган хатынына 36 278 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие тиешле. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең өч яшькәчә баласы булса, аның әнисе яки опекунына 15 548 сум күләмендә айлык пособие тиешле. 

Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы – бердәм пособие.  Бала көткән яки 17 яшькәчә балалары булган гаиләләр 5 926 сумнан 13 329 сумга кадәр акча алырга хокуклы. Эдуард Вафин искәртеп узганча, пособие билгеләгәндә гаиләнең милеге һәм матди хәле бәяләнә. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган хезмәт хаклары, премияләре, эшмәкәрлек кереме исәпкә алынмый.  

Инвалидлык алган хәрби операция катнашучыларына шулай ук акчалата ярдәм тиешле. Пенсия күләме 12 518 сумнан алып 21 459 сумга кадәр җитә. Моннан тыш, ай саен акчалата компенсация бирелә: I төркем инвалидларга – 21 922 сум, II төркем инвалидларга – 10 961 сум, III төркем инвалидларга – 4 384 сум.

Төбәк күләмендә күрсәтелгән өстәмә ярдәм чаралары турында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Әйтик,  өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә  чакырылган һәм махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткәннәргә 305 мең күләмендә акча түләнә. “Тимер” һәм “Алга” батальоннарындагы ир-егетләребез бер тапкыр 360 мең сум ала. Министр ассызыклап узганча, бу түләүләр хәрби хезмәткә сайлау пунктлары исемлеге буенча билгеләнә, махсус гариза бирергә кирәкми. 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 18 яшькә җитмәгән һәр баласына бер тапкыр 20 мең сум түләнә. Шулай ук участок эчендә газ үткәрүгә субсидия дә каралган. Республика 100 мең сумнан да артмаган чыгымнарны үз өстенә ала. 

“Ярдәм янәшә! Помощь рядом” республика хәрәкәте дә читтә калмый. Хәрәкәтнең координаторы Ринат Фазылов сүзләренчә,  Татарстанда гамәлдә булган “кайнар элемтә” телефоннарына хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә бәйле 62 меңнән артык мөрәҗәгать алынган. Аларның һәркайсы җентекләп тикшерелгән һәм тиешле чаралар күрелгән. 

Ринат Фазылов хәрбиләргә кирәкле әйберләр җыю юнәлешендә башкарылган эшкә дә тукталды. Аның сүзләренчә, республика складларында хәрбиләргә дип 224 меңгә якын товар җыелган, алар татарстанлылар хезмәт иткән 12 хәрби бүлекчәгә илтеп тапшырылган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading