«Ятып үләргә дә риза идем...»
96 яшендә дә аек акыллы, зиһенле иде ул, газет-журналлар укый, илдәге вакыйгалар белән кызыксына.
96 яшендә дә аек акыллы, зиһенле иде ул, газет-журналлар укый, илдәге вакыйгалар белән кызыксына.
Татарстанга бәйсезлек даулап мәйданнарда ачлык игълан иткән язучылар белән бер сафка баскан, заманында Россия Президенты Б.Ельцинга түбәтәй кигезгән, татарым, телем, динем дип янып-көеп йөргән милләтпәрвәр Зөфәр ага Салиев белән очрашып сөйләшеп утырырга туры килде.
Кызганыч, моннан 4 ел элек аксакал "мәңгелек йорты"на күченде. Югыйсә, быел июнь аенда тулачак йөз яшенә кадәр яшәргә хыяллана иде. Февраль азагында Иске Кәминкә авылында (Чирмешән районы) ул озак еллар директор булып эшләгән мәктәп бинасына аның хөрмәтенә истәлек тактасы элделәр. Тантанага бөтен авыл халкы, балалары, оныклары, җыелды. Онытмыйлар, хәтерлиләр, ә хәтер буыннан буынга күчеп сакланырга тиеш. Өлкәннәр бу милли каһарман турында бик әйбәт белә, ә яшьләрдә: "Кем соң ул?" – дигән сорау туарга мөмкин. Җавап шушы язмада. Ул берни үзгәртмичә һәм өстәмичә (Зөфәр аганың үз исеменнән язылды) тәкъдим ителә.
Автор.
"Башларым ни күрер тагын?"
...Адәм баласының бәхетлеме яки бәхетсезме икәнлеге Ходай тарафыннан дөньяга килгәнче - алдан ук билгелә¬нә. Мин туганда, әтигә 60 яшь була. Шуннан мине нинди катлаулы язмыш көткәнен аңларсыз, шәт. Әнигә утыз, әтигә алтмыш, аерма утыз... Нигә әни үзеннән шактый олы кеше¬гә кияүгә чыга соң? Моның сәбәбе болай: 1921 елда булачак әтиемнең хатыны үлә. Әти алты бала белән тол кала. Бәла арты бәла дигәндәй, хатынын җирли генә, ачлыктан бертуган энесе дә җан тәслим кыла. Аның исә өч бала. Шулай итеп, әтигә җәмгысе тугыз бала өелә. Әти төскә-биткә чибәр, телгә оста, теләсә кем белән чытырдатып сөйләшә белә. Аның сеңлесе Бибиҗамал апа безнең Иске Кармәттән (Аксубай районы) унбиш чакрым ераклыктагы Шәрбән авылында бик атаклы нәсел егетендә кияүдә икән. Курмашовлар нәселе алар. (Рифкать Курмашов шулар нәселеннән.) Болар искиткеч бай яшәгән, җил тегермәне, су тегермәне тоткан. (1929 елда Бибиҗамал апаларның гаиләсен, кулаклар рәтенә кертеп, Маг¬нитогорск шәһәренә сөрәләр.) Безнең җизни Колымада ва¬фат була. Менә шушы апабыз абыйсына яңа хатын күзли. Минем булачак әнием ачлык елларына кадәр Урал яклары¬на - Аламаевка китә.
Әмма ире белән кызы тиф авыруын¬нан терелмичә үлә дә, ул туган ягына - абыйларына кайтып егыла. Ә монда аны колач җәеп каршы алмыйлар, абыйсы¬ның гаиләсе зур, урын кысан. Ни чарадан бичара дигәндәй, әни Бибиҗамал апа димләгән егеткә барырга ризалаша. Әти инде күрер күзгә чибәр, «кыз» алырга чиста киенеп килгән. Әни аңардан гаилә хәлләре турында да сорашып тормаган бит! «Өйдәгеләрне күргәч, күзем дүрт булды», - дип сөйли иде мәрхүмә. Тугыз бала һәм ир белән хатын, барысы унбер җан хәзер йортта! Кармәттә алар әнә шулай яңа тормыш кора. Икенче елны әтиләр Шәрбәнгә сабантуйга баралар. Әни көмәнле. 1924 елның июнь ае бу. Шунда мин, сабантуй дип сабыр итмичә, якты дөньяга аваз салам. Әти нишләсен, безне саклап ятмый, өйдә эш күп, бакчасы, балалары - атын җигә дә авылына элдерә. Аның артыннан ук ике авылда да гайбәт тарала. Янәсе: «Кашшаф яшь хатынын ташлаган». Әни, әлбәттә, моңа борчыла, тиз килеп җит дип, Иске Кармәткә хәбәр юллый. Шәрбән миңа әле дә якын, чөнки мине беренче тапкыр Шәһре Бану чишмәсе суында коендырган¬нар...
Бәхет миңа беркайчан да елмаймады. Әти карт булгач, әнигә җигелеп эшләргә туры килде. Аннан соң әүвәлге оя¬дагы балалар эш ягыннан да, тәртип ягыннан да сөендермә¬деләр. Арада бер Гарәф абый гына тырыш иде. Ул Лаешта техникумда укыган. Норлат-Октябрь райкомында эшләде. Сугышка кадәр авылда колхоз җитәкләде, таш мәктәп сал-дырды. Ә бүтән абыйлар ни уку дип, ни хезмәт дип исләре китмәде. Әти дә холыклы ир иде. Ул хәтта колхоздан да йөз чөергән. Сәбәбеме? Әти 1870 елда туган, грамотный ке¬ше: укый-яза белә, русчаны да шәп кенә сукалый. Столыпин реакциясе һәм Япон сугышы чорында 30-32 яшьлек әтине авылда староста итеп сайлыйлар. Дүрт мәртәбә өчәр-өчәр елга! 1914 елга тиклем. Заманында безнең Кармәт халкын чукындыралар, ләкин үҗәт татарлар, ягъни мишәрләр, яңа¬дан Ислам диненә кайта. Күп мәртәбәләр кабатлана бу. Халыкны тәмам җәфалап бетерәләр кара көчләр. Әзрәк дөньялар тынгач, гайрәтле әти кармәтлеләрнең керәшен түгелле¬ген дәлилләп үтенеч тапшыру өчен Петербургка кузгала, бер уңайдан ике мәчет салдырырга рөхсәт тә сорый.
Ахырдан Оренбург байларыннан салдырта да. Карт, Совет хөкүмәте төзелгәч, аңа баш имәде. Олы яшьтә булуына карамастан, илле биш чакрымдагы Чистайга йөреп йомырка җыйды. Ач¬лык афәтеннән котылу өчен, 1936 елда Запорожье заводына китеп тә эшкә кергән ул. Колхозны инкяр итте әти, ә әни, киресенчә, үз теләге белән күмәк хуҗалыкка язылды. «Мин халыктан аерылмыйм», - диде. Хәтерлим әле, колхозга йорт¬та ни бар - атмы, ат арбасымы, сукамы, чәчүлек орлык¬мы - бөтенесен дә бирдек. Иген суккыч бәләкәй молотилканы да илттек. Үз теләге белән кергәч, әни хуҗалыкта бөтен көчен куеп эшләде. Гел алдынгылардан исәпләнде. Ми¬не - тугыз яшьлек малайны да үзеннән калдырмый иде. Күксагыз дигән үсемлек чәчәләр иде сазлыклы җирләргә. Аңардан резинка ясыйлар икән, тамыры сузыла иде аның. Билдән сазга батып шуны йолкый-йолкый хәлдән тая идем.
Мәктәптә мин латинча укыдым. Безнең авылда револю¬циягә кадәр үк «Русско-татарская школа» оештырганнар. (Якынча 1897 еллар тирәсе.) Әнә шул отпавший булу сә¬бәпле инде ул. 1902 елда Иске Кармәткә Самара ягыннан Әхмәров Хәсәнҗан дигән укытучыны чакыралар. Ул - Хә¬сән Туфанның беренче укытучысы. Аннан Кәрим исемле мөгаллимне дә хәтерли иде авылдашлар. Күрәсез, авылы¬быз гыйлемгә, аң-белемгә омтылган. Шушы урында чиге¬неш ясыйм: әтинең сөйләүләренә караганда, Әхмәров укыт¬кан чорда Чистайдан Фатих Әмирхан имтихан алырга килгән. Минем әби Чистай кызы, шуңа күрә әти Фатих Әмир-ханны бик хөрмәт иткән.
Икенче кызыклы вакыйга - Хө¬сәен Ямашевның бездә кунакта булуы. Ул, Кармәт аша Әлмәткә - Хәдичә сеңелесенә барганда, атларын бездә ял ит¬тергән. Урта хәлле крәстиәннәрдән гәзит чыгарырга акчала¬та ярдәм дә алгалаган, шул исәптән әти дә әзме-күпме аңа булышкан. Өченче вакыйга - Тукайны күмгәндә әти дә катнашкан. Ничек Казанга барып чыккан, дисезме? Чөнки аның бертуганы Сәли бабай Татар бистәсендә зират янында гына ике катлы пекарняның хуҗасы булган. Ул әле К.Маркс урамында постоялый дворлар да тоткан. Сәли бабай унөч ел армиядә хезмәт итә, рус-төрек сугышында яралана. Йөз унбер тәңкә пенсия түлиләр моңа. Үзенә өченче гильдия купец хокукы биргәннәр. Әти: «Тукайны озатканда, и ха¬лык ташкыны иде, и халык ташкыны иде, агач башларына хәтле менеп кунаклаганнар, Казан тарихында мондый олы¬лап күмү беренче очрак булгандыр», - дип, хәйраннар ка¬лып сөйли иде.
Нәҗип Думави һәрвакыт әтинең хәл-әхвәлен белешкән. Ул безнең авыл кызына өйләнгән, безнең авыл кияве иде. Скрипкада матур уйнаган, музыканы бик яраткан. Әтинең кү¬ренекле затлар белән аралашуы аның алдынгы карашлы ке¬ше булуын күрсәтә. Гомумән, безнең нәсел кызлары барысы да югары уку йортларында укыган. Хатыным Рокыя (уры¬нын җәннәттән әйләсен Ходай!) ягыннан да дәрәҗәле исемнәр байтак. Теге шомлы елларда шуларның берсен эзләп чүт кенә бәлагә тармадым. Рокыяның әтисенең энесе була, аның малае революциягә кадәр үк Төркиягә кача. Шул егет гомерлеккә чит илдә төпләнә, өйләнә, кызы татарлардан иң беренче илче вазифасын башкара. «Фәлән-фәлән исән микән? Кайда яши икән?» - дип, батыраеп Төркия гәзитәсенә хат язган идем, КГБга чакырттылар. «Ул кем? Ник аның белән элемтә урнаштырасың?!» - дип теңкәмне корыттылар бит!
Хәзер үземә күчәм. 1931 елда беренче сыйныфка укырга кердем. Шаян идем, шук идем. Авылның беренче комму¬нисты үлде. Мәктәп директоры миңа - пионер малайга - бер битлек нотык язып тоттырды.
- Яттан өйрән, коммунист абыеңны күмгәндә сөйләр¬сең, - диде.
Менә абзыйны күмәләр. Кызыл табутка салганнар. Янәсе, заманча. Өстендә киндер күлмәк мәрхүмнең. Күзен йом¬дырмаганнар. Авызы да ачык, тешләре ыржаеп тора. Мин нотыкны сөйләдем дә, үземнән өстәп куйдым:
- Әнә ул теге дөньяда да тик торырга җыенмый, эшләргә дип әзерләнеп бара, - дидем.
Директор абый ахырдан:
- Ник артыгын ычкындырдың, сиңа кем кушты?! - дип, җилкә тамырыма берне тамызды.
1939 елда, мәктәпне тәмамлап, Чистайда фельдшерлыкка укый башладым. Ләкин уку өзелде: фин сугышы чыкты. Авылга әйләнеп кайттым да: «Әти, нишлим?» - дидем. «Йә Аксуда (үзәктә) русча, йә Ибрай авылында урта мәктәп ачыл¬ган, шунда татарча укыйсың», - диде ул. Бәхетсезлегемә каршы, илдә беренче ФЗӨләр оешкан иде, безнең чор ма¬лайларын көчләп Донбасска - училищега озаттылар. Авыл¬дан дүртәү идек, тырышып укыдык, сынатмадык. Мин ФЗӨне «отлично»га тәмамлап, шахтада забойларны ныгытучы һө¬нәрен үзләштердем. Ул вакытта тырышларны бәялиләр иде. Мине башта комсомол бюросы әгъзасы, соңрак комсорг итеп куйдылар. Әй күп тә иде татар шахтада! Чутсыз иде безнең милләттәшләр. Тикмәгә генә моңлы «Шахта» көйләрен җыр¬лап еламаган шул татар... Башлыгыбыз Банных дигән ук¬раин иде. Шахтага төшәр алдыннан, һәр иртәдә бишәр ми¬нутлык киңәшмә үткәрә иде. Ватан сугышы кыза. Көнба¬тышка солдатлар төялгән эшелоннар уза. Һавада чебеннәр кебек немец самолетлары оча. Беркөнне башлык барыбыз¬ны да җыйды да, кайгылы тавыш белән: «Туганнар, шахтаны ябарга әмер бирелде. Дошман якынлаша, Киев тирәсендә сугышлар бара, Херсон, Запорожье, Одесса немецлар кулын¬да. Сез, яшьләр, кызганыч, сезне нишләтим хәзер? Рөхсәт кәгазе бирәм, теләсәгез, туган якларыгызга кайтып китегез», - диде. Ноябрьнең урталары иде. Аксубай, Шөгер, Баулы яшь¬ләре киңәштек тә юлга чыктык. Мин Норлат станциясенә унҗиде көн кайттым. Салкын. Тамак ач. Ашарга бернәрсә дә юк. Әнигә күчтәнәчкә дип августта ук такта чәй алган идем, шуны шахтер курткасының түш кесәсендә сакладым. Әти белән әни мине исән-имин күреп сөенделәр.
«Терәк кайтты», - диде әти. Яшьтән үк ат дип җенләнә идем, колхозга ат караучы итеп дәштеләр. Әмма мине тагын язмыш давылы урынымнан куптарды: окоп казырга җибәр¬деләр. Җәяү Идел аша боз өстеннән Тәтешкә тәпиләдек. Ун-унбиш кешегә нибарысы бер ат. Арбада бәрәңге ише ризык. Мин Урюм дигән мордва авылында тордым. Без шул тирәләрдә танкларга каршы чокыр казыдык. Өч метр тирәнлегендә. Идел буенча тоташ сузыла ул. Иртән китәбез, кич кайтабыз. Кыш айлары, тышта 45-50 градус салкын. Төкерсәң, төкерегең һавада ук ката. 800 грамм ипи - төп азык. Җирле халык игелекле иде, мордвалар безне, жәлләп, җылы мич башында йоклатты. Минем фатирдашым егерме яшьлек хатын иде. Кич белән ул зур ләгәнгә су тутыра да ике шырпы ташлый һәм: «Күрешәбезме? Күрешмибезме?» - дип бага иде. Ире сугышта икән мескенкәемнең. Әгәр шыр¬пылар янәшә килеп кушылса, кулларын чәбәкләп шатлана, ә инде шырпылар аерылса, кайгыга бата иде. Без яшь хатын¬ның бу шөгыленә шаккатып карап утыра идек. Язын безне янә авылга кайтардылар. Ульян - Казан тимер юлы төзе¬лә иде, кайбер егетләр шушы төзелештә калды. Җитәкчесе Апас райкомы секретаре Халиулла абый Хәйруллин безнең якташ иде. «Авылдашлар, китмәгез, миндә дә эш бар», - дисә дә, аның тәкъдименнән баш тарттык. Август аенда мине армиягә алдылар. Без - 24 нче елгылар - Суслонгер лагерена эләктек. Үзе ул запас полк дип атала иде. Советлар Союзында гына түгел, бөтен Җир шарында аннан да куркы¬нычрак җәһәннәм булды микән? Нарат урманы эчендә зем-лянкалар. Һәрберсендә өчәр яруслы нарлар көйләнгән.
Аларда шыгрым тулы солдат. Иртән, аякларыннан бау бе¬лән бәйләп, мәетләрне сөйрәп чыгаралар. Япь-яшь егетләр, ачлыкка, кыйнауга, туктаусыз җәберләүгә түзмичә, тәгәрәп үлә иде. Сафка тезеп бастыргач, һич гаепсезгә тукмыйлар иде. Ач килеш урман кистек. Кайтканда юри юан-юан бү¬рәнә күтәртәләр. Егылсаң, үтергәнче кыйныйлар. Хәтта хәл-сезләрне, авыруларны да кызганмыйлар. Шуңа гаҗәпләнәм: Суслонгерда русларны очратмадык диярлек, нигездә, монда татар, чуаш, мордва, мари егетләре хезмәт итә иде. Әллә бу халык вәкилләрен, акылга утыртыйк дип, махсус бер ноктага җыйдылар микән? Ходай мине газаплы үлемнән йолды бит, безне Руменский районына (хәзер ул юк) солы чабарга җи¬бәрделәр. Авылда эш белән ныгып үскәч, кулда чалгы уй¬ный гына. Ни хикмәт, арттан кара киемле бәндәләр дә күзә¬тә. Нәкъ шымчылар төсле. Менә болар ашыгып яныңа килә дә, җилкәңә сугып, эшеңнән бүлә һәм серле генә рәвештә дәфтәргә фамилияңне яза. Ә янәшәңдәге солдатка тимиләр. Шуңа күрә эч поша, күңелне шик корты кимерә. «Башла¬рым ни күрер тагын?» - дисең. Баксаң, кара киемлеләр Төньяк флотка команда туплый икән. Кем җитез, кем тиз хәрәкәтләнә - моряклар исемлегенә теркиләр. Икенче көнне безне туп-туры Мурманскига җибәрделәр. Ай дигәндә Мурман туфрагына аяк бастык. Башта хәрби күнекмәләргә өй¬рәттеләр, аннары корабльләргә тараттылар. Мин «Морской охотник»ка эләктем. Безнең бурыч Америка, Англия, Канада һ.б. илләрнең корабларын каршылау, озату һәм ауга йөрүдән гыйбарәт иде. Немец корабларына каршы тирәнлек бом¬балары куя идек. Дошманның бердәнбер теше үтмәгән шә¬һәр Мурманск иде. Тәүлегенә өчәр йөз самолет һөҗүм итә, ә без аларны кире кага идек.
Сугышны мин яралар һәм бүләкләр белән төгәлләдем. 1947 елда демобилизацияләнеп, туган авылыма кайттым. Ә анда коточкыч хәерчелек. Ишектән атлап керергә юк, бас¬кычлар, идәннәр черегән. Әти искиткеч картайган, әни генә, мескенкәем, нужага бирешмәгән, сыер асраган. Ундүрт яшь¬лек сеңлем Казанда ФЗӨдә укый икән. Калинин заводында илле елдан артык эшләде ул, бүген дә исән. Икенче сеңлем Уралда гомер итте. Вафат инде.
Сугыштан соң ял тәтемәде миңа, колхозда нәрсә кушсалар, шуны җигелеп тарттым. Әкрен генә өйне төзекләндер¬дем. Яшьләр арасында, сөбханалла, абруй зур. Районда да тиз чамаладылар бугай: Иске Кармәттә комсомол оешмасы¬на үзем нигез салып, үзем үк җитәкләдем. ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре Порфирий Иванов үтенече белән, билгеле. Ә 1948 елда район советы башкарма комите-тына күчерделәр. Анда биш ел бүлектә эшләдем. Минем Рокыяны очратуым гомеремнең иң бәхетле мизгеле булып истә калган. Самара кызы Кармәтбашына завуч итеп юл¬ланган беренче югары белемле хатын-кыз укытучы иде. 1950 елда без яратышып өйләнештек. Хәзер мине дә хатыным укытучы булырга өнди бит! Иске Ибрайда экстерн рәвештә 10 нчы сыйныфны тәмамладым, имтиханнарны «4» һәм «5» билгеләренә генә тапшырдым. Сталин үлгән 1953 ел иде, төне буе аңа багышлап стена гәзите ясадык әле. Шул елда ук Бөгелмә укытучылар институтының табигый-география факультетының читтән торып уку бүлегенә гариза бирдем. Инде мине район мәгариф бүлеге мөдире, мактый-мактый, Яңа Кармәттә укытырга да күндерде. Бер елдан соң кире үзебезнең авылга кайттым. Тик эшләр уңмады: биш ел дә¬верендә тынычлап укытмадым, чөнки мәктәп директоры бул¬дыксыз адәм иде, аның белән борчак пешмәгәч, Ульяновск өлкәсендәге Нагаево авылына юл саптык. Гаиләм белән. Лә¬кин җан һаман Татарстанга тарта, сигез ел ничек чыдаган¬мындыр инде, ахырдан түзмәдем, үзебезнең яклардан урын эзләштердем. Рәхмәт яусын, Казан педагогия институтында бергә укыган (читтән торып) дустым - Чирмешән районы мәгариф бүлеге мөдире коткарды: кайт, эш бирәм, диде. Ис¬ке Үтәмеш авылында бүген дә безне онытмыйлар. Кылган изгелек аяк астында тапталмый, гомер буе кеше хәтерендә саклана икән.
Бервакыт мине ике ут арасына бастырдылар. Райком сек¬ретаре колхоз рәисе вазифасын йөкли, ә мөдир Иске Кәминкә авылы мәктәбенә директорлыкка өнди. Аларның икесен дә тыңлап-тыңлап утырдым да: «Колхоз рәисенә батмыйм мин, чөнки партия әгъзасы түгел», - дидем. Авылда парти¬ягә керергә теләгәндә: «Черносотенец малае ул, әтисе староста иде», - дип, башыма сукканнар иде, шуннан бирле «партия» сүзеннән гайрәтем чикте. Моны секретарьдан да яшермәдем. Мәйтәм, үгетләмәгез дә, андый омтылыш миндә беткән-сүнгән, яңадан кабынмый инде, дидем. Ә директор урынына ризалаштым. Беренче педсовет утырышы үткәрәм. Бер укытучы торды да: «Зөфәр Кашапович, безгә артык таләпләр куйма, зинһар, син хәзер сигезенче директор мин укыткан ун ел эчендә, - диде. - Чанага ятып та, юлда ту¬ңып та үлделәр элеккеләрнең кайберләре», - диде. Миндә ваклану гадәте юк. Вак-төяккә бәйләнеп беркайчан да кеше җанын ашамадым. Кәминкәдә мәктәп терәүле иде. Җиң сыз¬ганып, яңасын салдыру хәстәренә керештем. Авиация конструкторы, МИГ самолеты авторы Микоянны Татарстаннан СССР депутаты итеп сайлаганнар иде, аның янына Мәскәүгә киттем. Ул мәктәпкә 150 мең сум акча табышты. Бүрене аягы туйдыра, диләр, киттем тагын Мурманскига, кердем Флот командующие кабинетына. Мәйтәм, иптәш командующий, мин Төньяк флотта хезмәт иттем, Мурманны дошманнардан сак¬ладым. Мәйтәм, безгә машина кирәк, ярдәм итегез, мәйтәм. Ара ерак, җитмәсә кыш, шуннан хәтле машина куалмыйсың дип, миңа Самарадан алырга рөхсәт язуы бирделәр. Дүртне!
Бу 1972 ел иде. Ә хәрби автобусны бушка Казан гарнизонын¬нан алдым. Ул вакытларда транспортка кытлык, халык тирә-як авылларга да, үзәккә дә җәяү йөри, булса - бердәнбер машина райком секретаренда гына. Бүген ул әнә, вак кына түрәләрдә дә өч-дүрт машина! Мин автобусны бизнеска көй¬ләдем, ягъни күрше мәктәпләрдәге балаларны экскурсиягә илтәм, пионер лагерьларына ташыйм. Халык та рәхәтләнә. Нәтиҗәдә, сатылган билеттан кассага акча тама. Ә ул акчага мәктәпкә кирәк-яраклар юнәтәм. Кәминкә янында берсе - өч, икенчесе биш чакрымда поселок бар иде, кышкы суыкларда, язгы-көзге пычракларда сабыйлар безгә йөреп укый. Аларны интектермим, интернат салдырыйм дидем һәм телә¬гемә ирештем. Инде балаларны ашату мәсьәләсе. Колхозга гариза язып биш гектар җир алдык без. Анда чөгендер ик¬тек, суган чәчтек. Уку елында утыз-кырык бала интернатта бушлай тукланды. Мондый хәл районда күрелмәгән нәрсә иде, минем дан артты бугай, югарырак постлар тәкъдим итә башладылар. Ләкин мин түрәлеккә омтылмадым, барысын¬нан да ваз кичтем, һич яшермим, үзем өчен яшәмәдем мин, үземне бервакытта да кайгыртмадым, һаман, кешеләргә бул¬сын, дидем. Йорт та тергезмәдем хәтта. Мал-туар белән дә кайнашмадым. Каз-үрдәк үрчетә идем, әйе. Әмма дүрт ба¬ламны да хәләл көчем белән югары уку йортында укыттым. Алар бит дүртесе дә бер тирәдәрәк укыды. Нишли идем? Бакчамда суган үстерәм дә Казанга студентларыма илтәм, ба¬лаларым аны саталар. Рәхмәт, үзләре дә тырышты. Илле¬шәр баш саз кондызы асрадым. Кондыз бүрегенә ихтыяҗ¬ның бик зур чагы иде. Асрарга мөмкинлек бар, тик иренмә генә. Бу җәнлек талымсыз хайван, ул су белән арпадан да канәгать. Кондызның итен дә әрәм итмим, чанага төяп, «Та¬бигать бүләкләре» кибетенә китерә идем. Ул, диетик ит бу-ларак, авыруларга бик файдалы икән. Сөйләсәң, кеше ышан¬мас, март айларында Соликамскига икешәр центнер суган орлыгы сала идем. Посылкага 7-8 кг суган сыя. Өч көн саен бер-бер артлы салам, ә анда яшәүче авылдашлар кар¬шы ала, аннары, шуларны сатарга дип, үзем дә артларыннан ук барып төшәм. Мин һәрнәрсәнең кадерен белергә өйрән-дем. Әрәм-шәрәмгә юл куймадым. Әлбәттә, зур байлык туп¬лый алмадым, кыйбатлы рестораннарда да типтермәдем, лә¬кин кешедән дә калышмадым. Тырышуларым җилгә очмады: балаларымның дүртесе дә, Аллага шөкер, иманлы һәм тәүфыйклы. Олы улым Рафаил Спасс районында чын крәстиән тормышы белән көн күрә, икенче малаем Равил - Биектау районында озак еллар мәктәп директоры булып эшләде. Өченчесе - Рамил - танылган табиб-хирург, дүртенчесе - Роза, бу кы¬зым эшмәкәр. Урыным түрдә, һәммәсе дә «әти» дип өзелеп торалар. Бәхет шулдыр ул, җегетләр...
Шагыйрьнең чын исеме - Хисбулла
Укыгансыздыр, Газиз Кашапов якташ шагыйрь Хәсән Ту¬фан турында әсәр бастырды. Мин дә аның белән таныш¬тым. Әзрәк күңелемдә ризасызлык туды: Туфан турында бик үк дөрес мәгълүмат бирмәгәннәр язучыга. Безнең Кармәтбашында бер-берсен өнәмәүчеләр күп, шуңа бүген ул авыл алтмыш-җитмеш йортка калган да инде. Элек өч йөздән артык шәхси хуҗалык иде. Мәгълүматларда мин авылдаш абыйны кечерәйтүләрен күрдем. Газиз Салих Әхмәтшин ди¬гән укытучыны сөйләттергән. Туфан 1900, ә Салих абый 1906 елда туган. Туфан авылдан ундүрт яшендә чыгып кит¬кән, ә бу вакытта Салих әле бала гына, аңа нибарысы сигез генә яшь. Ни-нәрсә хәтерләсен ул сабый! Мәсәлән, әсәрдә шундый мәгънәсезлек бар. Мин аны зур хата дияр идем. Янәсе, Ибрай авылыннан Туфанга исем кушарга мулла чакыр¬та әтисе. Шагыйрьнең чын исеме - Хисбулла бит. Янәсе, Та¬һир надан. Исем кушарга Таһир мулланың хәленнән килмә¬гәнмени?! Фактта исә безнең авылда мәчет төзергә рөхсәт ителмәсә дә, ислам үз көчен югалтмаган, әйткәнемчә, бүген чу¬кындырсалар, иртән халык мөселман диненә кайткан. Та¬һирларның нәселе - имамнар нәселе ул. Төптән үк шулай.
Туфанның иң олы абыйсы - шигырьләрендә сурәтлән¬гән бунтарь, зимагур Минап - Сәгыйть исемле. Сәгыйть абзый икешәр-өчәр хатын белән яшәгән. Ничектер ул ахыр¬дан төп йортта да калган. (Хисбулла - төпчек.) Сәгыйть- Минапның беренче хатыны Саҗидә апа бик чибәр иде. Элек авылда бит дини кешеләргә, мөрит, тәкъва, диләр иде. Саҗи¬дә апаның абзасы мөрит иде. Мөрит Шәйдук. Сәгыйть бе¬лән Саҗидәнең уртак уллары - Мәҗит. Мәҗитнең улы Әсхат белән Әнәс. Шагыйрьнең икенче абыйсы - Мөхетдин. Ул Лысьвада да, Ижевскида да мулла булган. Зөфәр белән Касыйм абыйлары революция алдыннан Төмән өлкә¬сендә җир алганнар. Уралда акча эшләп. Соңрак алар да Ижевскида һәм Уралда гомер иттеләр. Без Таһир мулла¬ның күршесе идек. Йортлары бик матур иде. Исемдә әле, Сәгыйть абый Урал ягыннан яшь хатыны, Кәримә абыстай¬ны алып кайтты. Менә шушы килмешәк хатын төп йортны таркатты да инде. Ә Саҗидә апа уллары белән авылның түбән ягында аерым яшәде. Сәгыйть абый гаиләләре янына сугышка кадәр еш кайтты. Аның кайда үлгәнлеге билгесез.
Туфанның Казанда Гаязетдин исемле туганы бар иде. Гаязетдиннең әбисе белән Туфанның әнисе карендәшләр. Шагыйрь бу туганы белән аралашкан. Гаязетдин абзый су¬гыштан соң Белгород ягына күченгән.
Туфан авылдан биз¬гән иде. Аны төрмәгә япкач та Кармәткә запрос ясыйлар: «Кем? Нинди гаиләдән?» Ә аннан «Социаль чыгышы белән җәмгыять өчен куркыныч кеше» дип белешмә сырлыйлар. Бөтен авыл эше түгел, кайсыдыр кабахәтнең кулы яза мо¬ны. Аның озак еллар Кармәткә кайтмавына да шул этәрде. «Анда ни эшем калган», - дия иде рәнҗегән сыман. Мин аны: «Алай ярамый, авылдашларның гаебе юк», - дип, озак вәгазьләдем. Ул миңа ышана иде, чөнки сөргеннән котылгач та, аның ишеген шакыган беренче кеше мин идем. Ике егет тә иярттем. Ул вакытта алар Старая урамындагы йортның беренче катында кызы белән яшиләр иде. Килүемә искит¬кеч куанды, безнең сөйләп сүзләр бетмәде, шуннан мин авыл¬даш абыйга сукмакны суытмадым. Иң әүвәл, бөтен юл чыгымнарын үз өстемә алып, Туфанны авылга алып кайттым. Ул бик дулкынланды. Күзләре күреп туймас дәрәҗәдә карый-карый, авыл урамнарын әйләнде. Илле елдан артык ту¬ган җиреңнең хәлен белмә инде син! Хәтере шәп иде. Мәгания астайны очраткач: «Менә болар безнең әни ягыннан карендәшләр», - диде. Зиратка киттек. Туганнарының ка¬берләрен барлады. Мәетләр рухына дога кылды. Аять-сүрәләрне матур итеп укыды.
Туфан бит бик моңлы җырлый да иде. Юл уңае Роза Туфитулловаларның әбиләренә - Фәсихәләргә кердек. (Ро¬заның әбисе безнең авылныкы.) Шагыйрь әллә ничә тап¬кыр: «Мин үскән өйдә уйнагансыз, өебезне сүткән чакта алай-болай бүрәнәләр арасында кәгазьләр табылмадымы?» - дип сорады. Аларның ызбасын колхоз Уралдан кайткан партизан Мифтахка сүтеп күчерткән иде. Тапмадык шул, дидем. Үсмер чагында Хисбулла Минниса атлы кызга хат¬лар язгалаган. Яшьлек мәхәббәте белән дә күреште. Кар¬чык: «И чукынчык, һаман онытмаган икән», - дип оялып кызарды.
Туфан туры сүзле кеше иде. Сәрхушләрне яратмады, талантсызларны якын җибәрмәде. Ул Кави Нәҗми, Риза Ишморат белән дус иде. Ә бүтән язучылар белән серләш¬кәнен белмим. Аны да өнәмәүчеләр җитәрлек иде. Иҗаты зур, мөгаен, көнләшкәннәрдер. Коллык сыйфатлары юк, ни¬чә еллар тоткында газапланса да, рухы белән бәйсез кеше булды. Бер түрәгә дә ялагайланып бил бөкмәде. Шуңа ул байлыкта да йөзмәде бугай. Туфан төрмәдә изаланганда, кай-сыдыр каләм остасы, бәлки, чынлап та аны якларга маташ¬кандыр да. Бәлки, юктыр да. Һәркем үзе өчен дер калтыраган заманнар иде бит. Мин армиядән кайткан елда, без¬нең төбәк Гомәр Бәшировны депутат итеп күрсәтте. Ул Кар¬мәткә халык белән очрашуга килде. Мәһабәт озын буй, сал¬мак тавыш... Миндә өмет уянды. Аңа туп-туры: «Туфан - безнең якташ, бинахакка сөргендә җәфалана. Депутат була¬рак аның язмышын кайгыртыгыз әле», - дидем. Гомәр абый минем мөрәҗәгатемне ишетмәмешкә салышты. Аны гаепләмим, чоры шундый иде. Ә Туфан үзе куркак түгел иде. Пләтән төрмәсендә ул авылдашларын очрата. Берсен ФЗӨдән качкан өчен, икенчесен бодай урлаган өчен утырт-каннар икән. Шагыйрь абый алар белән исәнләшеп, гел: «Хәлләрегез ничек, туганнар?» - дип сорашып үткән. Авылда Әнәс исемлесе аны таныды. Кочаклашып күреш¬теләр. «Син дә исән икән!» - диде күзләре дымланган Туфан...
Шагыйрь авыл хәтереннән җуелмас, әлбәттә. Нинди күр¬кәм музей торгызылды. Бер тапкыр, зур гына автобус яллап, артистларны, язучыларны, яшьләрне Кармәткә төяп киттем. Туфан каеннарын сыйпадылар, Туфан чишмәсеннән су эчте¬ләр, Туфан болыннарындагы гүзәллек белән хозурландылар. Алар өчен онытылмас очрашу булды ул. Нигә язучылар оешмасына ел саен Туфан көннәре яки Туфан укулары оеш¬тырмаска әле? Туфаннар бит бездә әз, Туфаннар санаулы гы¬на. Әллә шагыйрьнең фаҗигасе үзе үлгәч тә дәвам итәме?
«Түбәтәйне кире җибәр, Борис!»
Милли хәрәкәттә катнашуымны көтелмәгән гаҗәп хәл дип санамыйм. Ул хис миндә яшьтән үк бөреләнгән иде. Чистайда безгә тарих фәнен Мәҗитов дигән укытучы өйрәт¬те. Минемчә, ул Совет хөкүмәтенең кайбер сәясәте белән килешми иде шикелле. Ул дәресләрдә татар халкының гасырлар буе изелүе турында аңлата иде. Дәүләтебезне, теле¬безне югалту, алфавит алмаштырулар аны нык борчый иде. Кем аның фикерен кабул итә, ул шуларны үз тирәсенә тарт¬ты. Казанга экскурсиягә алып барды. Без, яшьләр, кызу, кай¬нар халык, Иван Грозный һәйкәленә теш кайрыйбыз. Аны җимерәсе, ватасы килә. (Сугышка хәтле һәйкәл тирәсендә сыер көтүе утлап йөри иде әле.) Ләкин күпме генә: «Татар¬ны мыскыллап тора», - дип исбатласак та, укытучы безне тыйды, егетләр, алай көрәшмиләр, диде.
1989 елда мин Казанда бөтенләйгә төпләндем. Балала¬рым институтта укыганда ук шәһәр читендә иске генә йорт сатып алган идем. Татарның милли аңы уянган вакытлар. Муса Җәлил һәйкәле янында митинг гөрли. Шунда мин дә гайрәтләнеп чыгыш ясадым. «Татарстанның да 16 нчы союздаш республика булырга хокукы бар, моның өчен аның, Сталин әйткәнчә, берәр ил яки дәүләт белән чиктәшлеге мәҗ¬бүри түгел», - дидем. Митингны оештыручылар нотыгым¬ны ошатты. Шуннан мин милли хәрәкәт эчендә кайный баш¬ладым. Барыбыз да мөстәкыйльлек турында хыялландык бит, һәм ул хыял, һичшиксез, тормышка ашар кебек иде. Мин шуңа инанып 1991 елда Ирек мәйданында ачлык игълан итү¬челәр төркеменә кушылдым. Ничә көн өйгә кайтмагач, кы¬зым Роза: «Әтине үтереп ташлаганнар», - дип елый-елый, дөнья бетереп мине эзләгән. Ул чакта мин Татарстанның азатлыгы өчен ятып үләргә дә әзер идем. Милләткә файдам тисен дип, артыгын да эшләдем бугай. Мәсәлән, без, акти¬вистлар, Татарстан флагларын куеп йөрдек. Буй җитмә¬гәч, үзем белән баскыч күтәреп бара идем. Үзәк паркта флаг куя торган мачта бар. «Казан» санаторие мәйданында кран эшли. Кранчы егеткә: «Энем, менә монда Татарстан флагы кадарга кирәк, 150 сум бирәм, сүземне тыңла әле», - дидем. Егет үтенечемне кире какмады, тиз генә элеп төште. Ул флаг өч ел шунда җилфердәде. Кама Аланы янындагы бер рус авылы аша үтәм. Авыл советы бинасы кыегында Россия әлә¬ме. Эч поша бит. Кердем дә: «Татарстан территориясендә республика флагы да эленергә тиеш. Мәгез, мин сезгә Ка¬заннан әләм китердем», - дидем. Үзләре үк түбәгә үрмәләп, флагларны алмаштырдылар.
Россия Президенты Ельцинның Казанга килүе үзе бер тамаша иде. Язучылар берлеге бинасында аның белән очра¬шу сәгате билгеләнгән. Анда кертмиләр. УНИКСта да ча¬кыру кәгазе белән генә икән. Хәзер нишләргә инде? Прези¬дентны күрәсе килә бит. Рәхмәт, Казан дәүләт университе¬ты парторгы чакыру кәгазе бирде. Кердем, залда утырырга урын юк. Халык шыгрым. Алда ике якка да микрофон куй¬ганнар. Безнең мөстәкыйльлеккә кизәнгән рус демократла¬ры чәчрәп чыгалар да Ельцинга сораулар яудыралар. Ми¬нем дә сүзем бар, шуңа күрә, Президент игътибар итсен дип, демократларның кулыннан тотып читкә сөйрим. Ике мик¬рофон арасында чабулап, көчкә өлгерәм. Кыскасы, хулиган¬нарча кыланам. Залдан типкәләп чыгарсалар да, берни эш¬ли алмас идең. Менә зур кунак сөйләргә кереште. Кызым Роза миңа кыйммәтле түбәтәй бүләк иткән генә иде, сәхнәгә менеп кигездем дә куйдым шуны Ельцинның башына! «Хөр¬мәтле Борис Николаевич, әгәр син безнең мөстәкыйльлекне якласаң, сине пәйгамбәр урынына күрер идем», - дидем. Ул аркамнан какты, һәм без куллар кысыштык та, мин аска төштем. Ельцин: «Берите суверенитета столько, сколько надо», - диде, «күпме йотасыз» дигән сүз әйтмәде кебек ул. Түбәтәй вакыйгасы турында бердәнбер Венера Якупова гы¬на дөреслекне язды. Мәскәү мөстәкыйльлеккә бәйләнә баш¬лагач, мин ике көн саен «Правда», «Известия» гәзитләренә һәм шәхсән Ельцинга: «Срочно түбәтәйне җибәр, син аңа лаек түгел», - дип телеграммалар суктым. Аны соңрак язу¬чылар мәзәккә әйләндерделәр.
Нәбирә Гыйматдинова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Көрәш дөньясындагы күптән хәл ителәсе мәсьәлә хәл ителерме?
-
#Йолдызнамә
Тормыш сезгә матур мәхәббәт бүләк итәр: 22-29 ноябрьгә йолдызнамә
-
#Киңәш сандыгы
Дымлы сөлгенең 5 төрле зыяны
-
#Мәдәният
Олег Фазылҗанов: “Бармакларым юк! Кычкырып җибәрдем”
-
#Кыскача яңалыклар
«40 мең сумлык хезмәт хакы»: эше әллә ни авыр түгел, тик хезмзт хакы югары
Комментарийлар