Башкортстанда “Аек авыл” проекты, Республика башлыгы грантлары фонды ярдәмендә уздырылган конкурс кысаларында, республиканың Көньяк Урал итәгенә сыенган Күгәрчен районы Бикбулат авылында узасы “Шәҗәрә” бәйрәменә чакыру алдык.
Туган авылымнан килгән чакыруны читкә куймыйча, 23 февраль көнне Саба районыннан җиде кешелек делегация белән юлга кузгалдык. Бикбулат авылыннан “Бездә күз ачкысыз көчле буран! Ничек кенә килеп җитәрсез икән?” – дип борчылып шалтыраталар. Ә безнең юллар ачык, чиста! Кайбер җирдә әз генә җәяүле буран очрый, тик көчле түгел. Меңәр чакрым жирләрне үтеп, төнге сәгать бердә Күгәрчен районы үзәге Морак авылына килеп төштек. Әкрен генә кар явып тора. Авыл юллары киң итеп чистартылган. Буранның эзе дә юк.
Иртәләп, кара урманнар белән капланган, Урал таулары төпкелендә урнашкан туган авылым Бикбулатка килеп җиттек. Авыл башында безне ипи-тоз, жыр-бию белән каршы алдылар. Сәфәребез Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Безне иң хәйран калдырганы: клубтан ерак түгел мәйданчыкта жиде тирмә (башкорт юрталары) корылган иде.
Тирмәләр башында Россия һәм Башкортстан әләмнәре җилферди. Һәр тирмә янында безне авылның аксакалы каршылап, үз тарихын сөйләде, яшьләр җырлап-биеп сәламләделәр. Безнең делегация белән шулай ук Уфа кунаклары һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Юлдаш Йосыпов, Күгәрчен районы башлыгы Марат Искужин да бар. Тирмә эчләрендә шул ыруның үткән тарихын, эшләгән эшләрен, сокландыргыч ыру кешеләренең казанышлары күрсәтелгән. “Менә бу ичмасам ыру, нәсел-нәсеп кешеләре!” – дип сокланып, бер тирмәдән икенчесенә узабыз.
Җиде тирмә, жиде ыру-нәсел кешеләре авылда бергә дус булып, һәркем үзенең жиде буын кешеләренең тармакларын күрсәтеп агач ясаганнар. Тирмә уртасындагы өстәлгә башкорт ашлары куелган. Табын янында кунакларны сыйлар өчен ыру “ханбикәләре” каршы ала. Тирмәләрдә кунак булгач, клуб фойесына үтәбез. Анда безне авыл тарихы, Бикбулатлар төрле ырудан, төрле нәсел-нәсәптән булуларына карамастан, барысы да Локман Хәким нәселеннән икәнен раслап, бөек ыру агачы рәсеме каршы ала. Без бу күргәзмәдә авылның горурланырлык кешеләре белән дә таныштык.
Клуб эче халык белән шыгрым тулы! Менә Саба кунакларын сәхнәгә чакыралар. Районыбыз башлыгы Рәис Миннеханов исеменнән бүләкләр, котлау хатлары тапшырганда халык торып, дәррәү кул чапты. Концерттан соң Морадым тау куышында булдык. Безне анда бөркетләр очкан кыялар каршы алды. Иван Грозныйдан качып, башкортларга сыенган татар авылы Ывары белән дә таныштык. Ахырда безне, хәзерге көндә төзелеш алып барылган зубр фермасына алып бардылар. Бу малкайлар Белоруссиядан яз көне кайтарылырга тиеш икән. Зубрларның элекке дәвердә Урал урманнарында яшәгәннәре билгеле. Хәзер алар Кызыл китапка кертелгән, киләчәктә хайваннарны Урал урманнарына таратуны бурыч итеп куюлары хакында да сөйләделәр.
Ике көн кунак булганнан соң үзебез, районыбыз өчен бик күп яңалыклар алып, Саба җирлегенә кайтырга чыктык. Кайтып җитү белән артыбыздан Башкортстан бураны да куып җитте. Җил-давылга юлыкмыйча, ерак сәфәргә йөреп кайту Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы бит! Туганлык җепләрен ныгытуның савабы зур шул.
Үземнең туган районымның бер генә өлешен күрсәтү теләгемне хуплап, микроавтобус, делегация, бүләкләр белән озаткан Саба районы хакимиятенә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә! Саба районында яшәп, иҗат итүем белән чиксез горурланам! Рәхмәт сезгә, сабалылар! Мин Саба җирлегенә, Саба халкына гашыйк, мин сезнең белән бәхетле!
Рәхимә Вәлиуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар