Соңгы елларда ислам финанслары дигән төшенчә популярлашып килә.
Шәригатъ кануннарына нигезләнгән акчаны бурычка ничек алырга мөмкин, мөселманнарча инвестиция нинди була, банк эшчәнлеге белән ислам дине туры киләме – бу һәм башка сорауларга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең голәмалар шурасы әгъзасы, сертификатлы AAIOFI шәригатъ белгече Булат Мөлеков белән сөйләштек.
— Булат Фуадович, ни өчен без нәкъ менә хәзер ислам финанслары турында сөйләшә башладык? Россиягә ул шулкадәр кирәкме?
— Хәзер генә сөйләшүләр бара дигән сүз белән килешмәс идем, шул процессларда катнашучы буларак әйтә алам, бу юнәлеш буенча инде 6-7 ел эш алып барыла. Әйтик, Дәүләт Думасында бер төркем депутатлар партнерлы финанслар буенча закон проекты әзерләделәр, нәкъ менә шушы вакыт эчендә башкарылган эшләр бу. Бүген исә бу хакта сүзләр ешрак ишетелә башлады. Шунысын әйтергә кирәк, илебезгә карата кертелгән санкцияләр һәм махсус хәрби операция Россия йөзен ислам дөньясына таба борды. Безнең элита да ислам финансларының җирле икътисадта куллануны уңай дип тапты. Менә шушы сәбәпләр әлеге инструмент турында сөйләшүләрне активлаштырды булса кирәк.
— Россия банкларының нигезе ныклы, ләкин алар үз системасына ислам финансларын кертергә әзерме? Базасы уңайлымы?
— Менә алда әйтеп узган закон проекты Россия банкларына илебез канунннарына туры китереп, ислам финансларын куллануга мөмкинлек бирү өчен махсус рәвештә эшләп чыгарылды. Әлбәттә, тулысы белән барлык инструментларны да куллану турында сүз юк. Аның өчен законнарны тагын үзгәртергә кирәк. Менә чит илдә ислам банклары төзелеш проектларының заказчылары булып та, шул ук вакытта подрядчы эшен дә алып бара ала. Бездә әлегә мондый мөмкинлек юк. Шулай да, закон проектына үзгәрешләр кертелде, ислам финанс инструментларын куллану өчен юллар ачылып килә.
— Ә безнең илебездә ислам финанслары ничек эшләячәк соң? Банкларның ничек табыш алганын беләбез бит, алар процентларда утыралар. Шәригатъ бу яктан ни дип әйтә? Ислам финанслары белән шөгыльләнүче кайдан табыш алачак?
— Классик банклар күбрәк кредит бирү белән шөгыльләнсә, ислам банклары ике төрле юнәлештә эш алып бара. Әйтик, ул фатир, җир кишәрлеге яисә башка берәр актив сатып ала да, кешегә кисәкләп түләү мөмкинлеге бирә, әлбәттә, үзенең табыш өлешен өстәп куярга онытмый. Кемгәдер гадәти кредиттан аермасы юк кебек сизелергә мөмкин, әмма ислам финансларында вакытында түләмәгән өчен пенилар каралмаган, чөнки рибачылык дин тарафыннан тыелган. Кисәкләп түләү булганда да, булмаганда да сатучы товарга үз бәясен өсти инде, бу базар әйләнеше. Икенче юнәлешне карасак, анда ислам банкы партнер буларак кабул ителә. Ул нинди дә булса проектны финанслый, аның инвесторы кебек чыгыш ясый. Мисал буларак шуны әйтә алам, хәзерге вакытта без бер төбәк банкына шундыйрак мәйданчык әзерләп йөрибез. Ислам финанслары төзелеш өлкәсенә кертелә дә, аннары фатирларны сатып, акча керә башлагач, партнер табышы белән бүлешергә тиеш була, күпмедер өлеше банкка бирелә. Әлеге инструментның киләчәге бар, мөселманнар гына аның файдасын һәм кирәклеген аңласын иде.
— Сезнең фикерегезчә, Россия мөселманнары тарафыннан моны аңлау булачакмы соң? Илебезгә үзебезнең эчке финанслар килү урынына гарәп илләренеке агылмасмы?
— Аңлау бар ул, әмма тулысынча түгел. Бу инде руханиларның, безнең кебек үк ислам финанслары буенча белгечләрнең эше. Мөселманнарга аңлатырга кирәк. Ә гарәп акчалары керәчәк дигән курку юк, чөнки әлеге закон проекты эшли башлау белән аңа Сбербанк кушылды. Мондый зур финанс гигантлары кызыксына икән, димәк үзебез дә әйбәт кенә башкарып чыга алачакбыз. Әле бит чит ил капиталы ул дәүләт эчендәге хәлгә нык карый, аларның ышанычын яулау бик озакка сузыла.
— Шул Сбербанкны алсак та, ислам финанслары инструменты тулысынча эшләп киткәч, ул шәригатъкә туры килми торган акчалар белән буталып бетмәсме?
— Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. Мәдинәдә булганда, рибачылык белән шөгыльләнүче яһүдләр белән эш иткән. Алар үз чиратында халыкка бурычка акча да биргән бит. Безнең өчен иң мөһиме – Россия банклары белән клиентларына карата мөнәсәбәтләрнең шәригатъ кушуы буенча булуы.
— Ислам финанслары буенча белгеч буларак, әлеге юнәлешнең Россиядәге үсешен ничек күрәсез? Нинди нәтиҗәгә ирешергә исәбегез?
— Һичшиксез, әлеге юнәлеш, законнар булса да, булмаса да, үсәчәк. Дөрес, тулы рәвештә түгел, әмма бер урында таптанып тормас. Беренче очракта, мөселман эшмәкәрләре өчен мөмкинлекләрнең артуын күрәсе килә, чөнки алар гадәти банклардан кредит ала алмый. Шулай ук физик затлар да шәригатъ законнарына туры килгән финанс инструментларыннан куллансын иде. Ә инде өченчедән, мөселманнар, үз акчаларының шикле операцияләрдә катнашмаячагын алдан ук белеп, аларны гадәти банкларда саклый алсын. Менә шул очракта без ислам финанслары тулы көченә эшли дип әйтә алыр идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар