16+

Илшат Әминов: “Журналист эшчәнлегенең төп принцибы – гуманизм”

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов Журналистлар берлеге съездында белдергәнчә, блогерлык һәм журналистика арасында каршылыклар юк.

– Әмма төгәл бүленеш бар. Әгәр дә кеше күңел ачу контенты ясый икән, ул пешекче, чәчтараш яки туйларны оештыручы кебек хезмәт күрсәтү өлкәсенә карый. Алар кешеләрнең күңел ачу, ял итү кебек ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм ихтыяҗга карап акча алырга тиеш. Ләкин әгәр блогер кеше эшчәнлегенең теләсә кайсы өлкәсе турында социаль әһәмиятле, иҗтимагый мөһим мәгълүмат тарата икән, ул журналист функциясен үти. Һәм блогерлык бу очракта мондый мәгълүматны тарату платформасын гына аңлата, – диде Илшат Әминов.
Журналист һөнәре бүген үзенең актуальлеген югалта дигән гыйбарәгә дә үзенең фикрен җиткерде ул.
– Төп белгечләр медиатехнологияләр, эсэмэмщиклар, пиарщиклар һәм башкалар дип раслыйлар. Әлбәттә, постинформация җәмгыяте барлыкка килү шартларында алар һичшиксез кирәк. Әмма бу фәкать, дөресен әйткәнгә гафу итсеннәр, хезмәт күрсәтүче персонал. Технологияләр иҗатчы булганда, безнең очракта – журналист булганда гына яхшы. Ә журналист эшчәнлегенең төп принцибы – гуманизм, – дип ассызыклады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading