16+

Иң зур хыялы ишегалдында зур йорт җиткереп, аны авыл музее итү

Бала чагыннан ук төрле елларда чыккан акчалар, значоклар җыю белән кызыксынган Марат.

Иң зур хыялы ишегалдында зур йорт җиткереп, аны авыл музее итү

Бала чагыннан ук төрле елларда чыккан акчалар, значоклар җыю белән кызыксынган Марат.

Алар арасында иң кадерлесе Мәскәүдә узган олимпия уеннары хөрмәтенә чыгарылган  аюлысы булган.

– Еллар  узып, балачак артта калса да,  күңел үткәнне гел сагына икән. Мин СССР гөрләгән чорда үстем. Шуңа да ул чактагы бар әйбер дә җаныма якын, еш кына кемдер ташлаганын да алып кайтам. Балачакның кадерле ядкәре бит ул. Авылдашлар, дуслар синем аларны җыйганымны белгәч,  үзләре дә китерәләр. Хәтта Мәскәүдән, Якутиядән үк кайткан экспонатлар да бар, -  дип сөйли Марат, сөенеп.  

Апас районы Олы Бакырчы  авылы егете  Марат Мөстәкыймовның йорт музее кечкенә генә булса да, аңа 6 меңнән артык экспонат сыйган. 1910 елдан башлап  җыелган савыт сабалар, шәмдәлләр, тегү,  туку станоклары... Сәгатьләр аеруча да күп.  Әнә   күкеле  сәгать 1938 елгы ук.   Ә инде самавырларга килгәндә, алар  киштәләрдә тезелешеп торалар. Төрле-төрле үлчәүләр дә күп.  Авыл тарихын сурәтләгән фотолар да, төрле елларда нәшер ителгән  газет-журналлар да байтак биредә. Хәтта Бөек Ватан сугышы чорында чыкканнары да бар. Аларны дулкынланмый гына карап та булмый. 

-    Минем өчен иң кадерлесе  әти-әниемнән калган җиз самавыр. Өйгә килгән кунакларны гел кайнар тәмле чәе белән сыйлады ул. Әле бүген дә  үз хезмәтен яхшы башкара, -  ди Марат, аның белән фотога төшкәндә. 

Шулай да музейда иң күбесе акчалар.  Алар  500 данәдән артык, 1800 нче елдан башлап,  бүгенге көнгә кадәр еллап бүлеп куелган.

Марат бик яхшы экскурсовод Һәр экспонаты хакында тәмләп, озак итеп тарихын  сөйли ала. 
–  Менә бу бала арбасын  Күрше Аю Көйдергән авылыннан  алып килеп бирделәр. Бер көпчәге юк иде, ясатып  куйдым, -  ди . 
Кайбер әйберләрне музееның киштәсенә куяр өчен хәләл акчасын  бирергә дә туры килә аңа.    Берчак  бер апа  фарфордан ясалган  зиннәтле  чынаяклар  китергәч,  аның кулына шытырдап торган кызыл бишлек салган.  Алар хәзер  түрдә махсус эшләнгән пыялалы  шкафта  бүтән савыт-сабалар янында  саклана. 

Бүген Маратның иң зур хыялы ишегалдында зур йорт җиткереп, аны авыл музее итү.  Авылдашы атаклы шагыйрь Шәүкәт Галиев музеена  килүчеләрне үз музеенда да  күрәсе килә аның,  - диделәр әнисе Ләбибә апа белән тормыш иптәше  Ләйсән. 

– Аңарчы музейны рәсмиләштерәсе бар шул әле. Ә бу шактый катлаулы мәшәкатьле, -  ди Марат үзе.  - Ул чагында авылыбызның даны еракларга таралыр,   гомере дә озынаер иде. 

Шунысы сөенечле, авылларында мондый тарихка игътибарлы кеше барлыгын белгәч, башкалар да  үзләрендә чоланнарда яткан борынгы әйберләрне китерәләр.  Барган җирләреннән дә алып кайтып бирәләр, ди.  Тарихны кадерләүчеләр артканга ничек сөенмисең ?! Бәлки,  бу язма басылгач, экспонатлары тагын да  артыр  әле. 

Музей  хуҗасы Марат  күп еллар шахтада күмер чапкан егет.  Балачактагы кызыксынуын анда да дәвам иткән, музенның өч йөзләп экспонаты яшьлеге истәлеге. Кузбасс якларыннан. 
– Берәр җиргә озагракка китсәм дә,  сагынып кайтам. Капкасын зур итеп ачып керәм, -   ди ул музее турында.  Башка музейларга йөреп экспонатларны җыю серләренә дә төшендем, кеше гомере   өчен үткәне  бик кадерле. Юкка гына үткәнне белмәгәннең киләчәге юк димиләр инде , -  дип озатып калды Марат  Мөстәкыймов, безне елмаеп. 

Азат Мөхәммәтҗанов. 
Автор фотосы.  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading