16+

Җиңү иртәсендә истәлекләр яңара

Казанның “Җиңү проспекты” метросындагы Дан аллеясы янында булырга туры килде. Шул урыннарны карап кына узган идем, метродан каршыма “солдат бабай”ларның портретларын эшләткән кешеләр очрады.

Җиңү иртәсендә истәлекләр яңара

Казанның “Җиңү проспекты” метросындагы Дан аллеясы янында булырга туры килде. Шул урыннарны карап кына узган идем, метродан каршыма “солдат бабай”ларның портретларын эшләткән кешеләр очрады.

Быел “Үлемсез полк” йөреше дә булмый, диделәр. Шулай да гаиләдә Бөек Ватан сугышы турында сөйләп калырга тырышучылар, бабайларның фоторәсемнәрен яңартучылар саны артканнан-арта бара.

9 май – Бөек Җиңү көне якынлашканда үткәндәге вакыйгаларны искә алмыйча кала алмыйбыз. Күпләр үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлары турында истәлекләрне барлый.  Фотоальбомнардан рәсемнәрен эзли. Кемнәрнеңдер гаилә архивында өчпочмаклы солдат хатларына кадәр сакланган. Алар балалардан балаларга күчә торган кадерле ядкарьләр булып тора. Бик күпләрнең истәлекләре инде музей киштәләренә күчкән. Нәселләр өзелгән... Бүген сөйләп калдыручы, әби-бабайлардан отып калучы буын үзе дә олыгаеп бара шул инде. Хәзерге буын ул елларны истәлекләрдән генә укып белә.

Чынлыкта ул истәлекләр дә ераклашканнан-ераклаша бара кебек. Безнең буын әле ул сугышны кичкән бабайларны, тылда күпме көч түккән әбекәйләрне күреп калырга өлгерде. Хәтеремдә 9 май иртәсе. Ул ел саен кояшлы көннәр булып истә калган. Капка төбенә эшләпәләрен киеп алган бабакайлар, ак шәлләрен бөркәнгән әбекәйләр җыйналыша. Менә аларны автобусларга утыртып күрше авылда узачак митингка алып баралар. Гомер буе укытучы булып эшләгән, зенитчы Саҗидә апа Ракова, Днепр буенда сугышкан, Днепропетровск, Варшава, Прага  шәһәрләрен азат итүдә катнашкан сыңар аяклы Хатмулла абый Сабиров, Левин, Воронеж,  Кенигсберг, Петровскига хәтле барып җиткән, уң аяксыз калган Хәбибрахман бабай Ганиевның истәлекләре, сөйләп торулары күз алдыннан китми. Бүген аларның берсе дә исән түгел. Әбекәйләр дә юк.

Аларның ул-кызлары алар урынында хәзер. Безнең әни фронтовик әтисенең истәлекләрен бүген дә оныкларына сөйли. “Әти сугыштан соң 25 ел каравылда торды. Аның янына төнгелеккә иптәшкә дип әни мине җибәрә иде. Шунда элеккеге фронтовиклар җыйнаулашып, сугыш чорын сөйләшәләр иде. Әти турындагы бөтен истәлекләрен күңелемдә шулай сеңдердем. Минем бертуганнарым әтинең сугыш чорын бик аз белә, алар бит әти белән каравылда булмады”, – дип сөйли әни. 

Әнә шулай истәлекләрне сөйләп, аларны гел яңартып торсак кына, әби-бабайлар турында хәтеребезне яхшырта алырбыз. Ә хәтер ул искә алганны ярата.

...Хәтеремдә 9 май иртәсе. Без атна буе төрле-төрле кәгазьләрдән матур итеп чәчкәләр ясадык. Аларны һәрбер таҗын карандашка урап бөтереп чыктык. Шуннан аллы-гөлле чәчәкләрне чәчәк аткан шомырт сабагына бәйләп митингка төшеп киттек. Һәйкәл ташына уеп язылган солдатлар исемлегеннән авылыбызның, үзебезнең нәселнең кешеләрен барлыйм. Безнең йорттан гына да бит 7 егет киткән, 3се кайтмаган... 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading