– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә шәһәрләрдә һәм районнарда өлкән яшьтәгеләр өчен бушлай компьютер курслары үткәрелә. Әлеге курсларны инде 100 мең кеше узды. Республиканың пенсионерлары “Спасибо интернету!” Бөтенроссия конкурсында актив катнашып, призлы урыннар яулый, – диде Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль фонд телефон аша “түләүле хезмәт күрсәтүләр” тәкъдим итми. Эдуард Вафин:”Мошенниклар,хәтта, минем исемнән дә кәрәзле телефоннарга СМС хәбәрләр җибәрә. Ул хәбәрләрне ышанып кабул итәргә кирәкми”, – дип кисәтте.
Казан бабайлары белән әбиләре бәхете
Татарстан башкаласында өлкәннәргә багышланган чаралар ун көн дәвамында барачак. Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова таныштырганча, 2 октябрьдә “Московский” мәдәният үзәгендә, 3 октябрьдә “Чулпан” мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәни күңел ачу үзәгендә, 4 октябрьдә “Сәйдаш” мәдәният үзәгендә концртлар була. “Сәйдаш” мәдәният үзәгендә 7 октябрьдә 13.00 сәгатьтә “Тормыш сөючеләр” клубларына йөрүчеләр өчен “Көзге бал” үткәрелә.
Декада көннәрендә пенсионерлар Константин Васильев, Әмир Мәҗитов, Бакый Урманче музейларына, Илдар Зарипов галереясенә бушлай керә ала. Казан зоопаркына керү пенсионерлар өчен 3 октябрьгә кадәр шулай ук бушлай. Мунчалар да декада вакытында пенсионерларга бушлай хезмәт күрсәтә. Болар: 5нче (1 Май урамы,5), 10нчы (2нче Көньяк-Көнбатыш урамы,30; Левченко бистәсендәге Ютазы урамы,2), 9нчы (Үзәк-Мариуполь урамы,49), 3нче (Большая Красная урамы,34/16) мунчалар. Октябрь ае буена пенсионерлар катнашында Зөягә, Болгарга, Алабугага экскурсияләр оештырыла. Алдан 8 (843) 558-74-18 телефоны аша язылырга кирәк.
– Казан мэры Илсур Метшин башлангычындагы “Тормыш сөючеләр” клублары бик актив эшли. Ноябрьдә “Озын гомер уеннары. Тормыш сөючеләр” спорт бәйгесе старт алачак, – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Казанныың “Сугыш ветераннары госпитале” баш табибы Илдар Фәхретдинов әйткәнчә, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләргә геронтология, ягъни, актив тормыш озынлыгын арттыруда булышлык күрсәтә.
Өлкәннәрнең рухлары көчле
Татарстан ветераннары (пенсионерлары) җәмәгать оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков сөйләгәнчә, ветераннар яшь буынны ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләп үстерүдә актив эшчәнлек алып бара.
– Пенсионерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга челтәрләр үрә, гуманитар ярдәм җыеп җибәрә. Курск өлкәсендәге кешеләргә ярдәм йөзендә 4 миллион сум акча, 60 тонна продукция җыеп җибәрелде. Җылы сүз, якты йөз – үзе дәва, – диде Хәбир Иштирәков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар