Буран шәһәр халкының тормышына да йогынты ясады.
Кайбер мәктәпләр дистанцион укытуга күчерелде, кибетләрдә азык-төлек бетте. Шәһәрдә ун баллы бөкеләр һәм күп санлы юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килде. Бөтен шәһәр зур кар көртләре эчендә калды.
Ипи киштәсе дә буш
Кырыс һава шартлары аркасында Казанның азык-төлек кибетләрендә буш киштәләр барлыкка килде. Кайбер челтәрле кибетләрдә икмәк, сөт, кайбер яшелчәләр, йомырка һәм ит калмаган, хәтта шешәләргә салынган эчә торган су да беткән. Шулай ук торак йортлар янындагы кечкенә кибетләргә яңа азык-төлекнең кертелмәвен билгеләп үттеләр. Моннан тыш, күп кенә җиләк-җимеш һәм яшелчә кибетләре, график буенча эшләргә тиеш булуларына карамастан, бөтенләй ябык булып чыкты. Берничә көнгә сузылган тоткарлык та азык-төлек юнәлешендә нык сизелә икән, чөнки фуралар билгеләнгән урынга барып җитә алмыйча туктап калды.
Алдан күрүчән кайбер гражданнар стратегик запаслар турында да кайгырта башлаганнар, хәттә күбрәк тә сатып алганнар дигән фараз бар. Шулай ук складларда запас азык-төлекнең булмавы да уйландыра. Мондый чакта халык паникага да бирелүчән әле ул. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкче урынбасары Илдар Шакиров белдерүенчә, хәзерге вакытта беренче кирәкле продуктларны өзлексез китерү оештырылган. Федераль трассаларда хәрәкәт чикләүләре алынгач, хәл тотрыкланачак. Кибетләргә китерү планы төзәтелә һәм якын арада кибет киштәләре кирәкле продуктлар белән тутырыла. Шулай булса да, кичә кичке 7ләрдә әле кибетләрдә икмәк ризыклары юк иде әле.
Көрәк тә кирәк
Кар шулкадәр күп яуды ки, кешеләргә үз машиналарын казып чыгарырга туры килде. Һәр икенче машина хуҗасы көрәк белән машина яннарын чистартты. Күпләр җәмәгать транспортына күчте. Шулай булса да юлларда ун баллы бөкеләр дәвам итте.
Бу хәлнең ни дәрәҗәдә аяныч булуын хәтта ишегалларына карап та белергә мөмкин иде. Карлы юлда калган машиналарны бөтен ишегалды белән казып чыгаралар. Һәр автомобиль хуҗасы үзара ярдәмләшә, чөнки башкача ишегалды территориясеннән чыгу мөмкин түгел. Кар тозагыннан котылу өчен төрле хезмәт күрсәтү белдерүләре дә күренә башлады. Мәсәлән, беренче көнне кибет каршындагы йөк машинасының юлын ачу өчен 700 сумга эш тәкъдим итүчеләр дә табылды. Аннан бәя кар көрәүнең сәгатенә карата үсте. Сәгате 500 сум, яисә машина яннарын билгеле бер суммага чистарту өчен билгеләнгән чеклар барлыкка килде. Бушка, физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләр дә булды. Зур техникалар чакырып, ишегалларын көрәтүчеләр саны да артты. Бер танышыбыз буранга кадәр үк авылдан тракторын алып килеп өлгергән иде. Ул сәгатенә 4 мең эшләве турында сөйләде. Гомумән, күп фатирлы йорт тирәсе 16 мең сумга чистартулары турында хәбәрләр дә ишетелде. Сүз дә юк, шәхси трактор чакыручыларның ишегаллары кардан беренчерәк арчылып бетте.
Менә таксистлар исә беркадәр керемнәрен дә югалткандыр. Бәяләр бик нык күтәрелсә дә, барлык шоферлар да заказларны үти алмаган.
Буранның нәтиҗәләреннән хуҗалык товарлары сату кибетләре генә канәгать калгандыр. Бу көннәрдә алар яхшы акча эшләделәр, чөнки һәр кеше кибеттән көрәк күтәреп чыкты. Хәзер кибетләрдә көрәкнең бәяләре 700 сумнан башлап 1600 сум аралыгында тибрәлә.
Карлы шикаятьләр
Шәһәр халкы шулай да кар чистартмаулары, чүп түкмәүләре турында да шикаятьләр язып өлгергән. «Буран» планы дәвамында «Ачык Казан» системасына ишегалды территорияләрен җыештыруга карата 2,8 меңнән артык шикаять килгән. Бу хакта кар җыю буенча оператив штабта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләвенчә, иң югары күрсәткеч 20 гыйнвар шимбәсенә туры килгән – 890 гариза. Узган дүшәмбе белән чагыштырганда гаризалар 22 тапкыр арткан.
Тиз арада республика хәбәрләре белән танышу өчен, республика яңалыкларын иң беренчеләрдән булып белү өчен сезнең барыгызны да “ШК”ның телеграмм каналында көтеп калабыз. Сылтама: https://t.me/shahrikazan
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
1000 за лопату ??????
0
0