Гаҗәеп статистика: аналитик мәгълүматлар буенча, икътисадый актив россиялеләрнең 81 проценты салым түләүләре турында белә.
Әмма халыкның уртача 6,4 проценты гына акчаны кире кайтара. Ягъни гражданнарның күп өлеше тулы хокукка ия булса да, дәүләттән тиешле акчаларны алмый. Төп керемгә тагын ничек өстәмә табыш алырга мөмкин?
Акча кемгә тиеш?
Гади итеп әйтсәк, дәүләт безгә түләнгән салымнарның бер өлешен кире кайтара. Салым акчасын милек, инвестиция, социаль өлкәләр өчен алырга мөмкин. Моның өчен Россия гражданины һәм салым резиденты булырга (ягъни бу илдә ким дигәндә 183 көн яшәргә) һәм рәсми рәвештә эшләп, 13% ставка буенча салым түләргә кирәк.
Акчаны кире кайтаруга гариза бирер алдыннан салым хезмәте сайтына кереп электрон декларация җибәрергә мөмкин. Биш елдан кимрәк вакытта күчемсез милек яки машина хуҗалары булган, ә аннары аларны саткан кешеләр өчен, лотерея җиңүчеләренә һәм арендага милек бирүчеләр өчен - 30 апрельгә кадәр эшләп өлгерергә. Калганнары моны теләсә кайчан эшли ала. Аннары, 15 июльдән дә соңга калмыйча, салым түләргә кирәк булачак.
Декларация һәм гаризаны, салым хезмәте бүлегенә килеп, элеккечә бирергә мөмкин. Әмма ИФНС сайтында шәхси кабинет аша моны эшләү җиңелрәк.
Кайсы чыгымнар өчен акчаны кайтарырга мөмкин?
Милек. Аны фатир сатып алганда яки йорт төзегәндә бирәләр. Бер кешегә гомерендә бер тапкыр. Кире кайтаруга максималь сумма - 260 мең сум (2 млн сумнан 13 %). Өстәвенә, ипотека буенча түләнгән процентларның 13 процентын - 390 мең сумга кадәр (3 млн сумнан 13 процент) кире кайтарырга мөмкин. Моны ипотека кредитын беренче елда ук түләгәннән соң рәсмиләштерергә мөмкин. Мәсәлән, узган ел сез банкка ипотека буенча процент итеп 300 мең сум акча рәвешендә түләгән булсагыз, димәк, моңардан 39 меңен (300 меңнән 13 процентын) кире кайтарырга хакыгыз бар. Һәм моны ел саен, 390 мең лимит тәмамланганчы эшләргә мөмкин.
Социаль өлкә. Бирегә социаль мөһим чыгымнарның зур исемлеге керә. Дәвалану, мәгариф, фитнес, пенсия туплау һәм хәтта хәйриячелек. Елга 15 600 сумга кадәр (120 меңнән 13 процент) кайтарырга мөмкин. Әгәр гомуми сумма бу категорияләр буенча күбрәк булса, сезгә расларга җиңелрәк булганнарын гына кертегез. Сүз уңаеннан, быелдан чыгымнар лимиты 150 меңгә кадәр арткан. Димәк, киләсе елда 19 500 сумга кадәр кайтарырга мөмкин булачак.
Балаларның укуы. Узган еллар өчен акча алырга мөмкин булган максималь сумма 50 мең сумны тәшкил итә. Ягъни елына 6500 сумга кадәр кайтарырга мөмкин. Быелдан башлап чыгымнарның иң югары суммасы 110 мең сумга кадәр артты. Һәм елына 14 500 сумга якын акчаны кайтарырга мөмкин. Моны һәр бала өчен эшләргә мөмкин. Бу балалар бакчасы, мәктәп, түгәрәкләр, секцияләр һәм хәтта югары уку йортлары өчен тотылган чыгымнарга каралган. Белем алу шарты: бала 24 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска һәм көндезге бүлектә укырга тиеш.
Сез бер үк вакытта төрле чыгымнарыгыз өчен акча ала аласыз. Мәсәлән, медицина, ипотека түләүләре һәм балалар өчен. Ләкин суммасы бу вакыт эчендә сезнең хезмәт хакыннан тотып калынган НДФЛдан артмаска тиеш.
Шунысы мөһим: барлык социаль түләүләрнең максималь булган гомуми суммасы - 120 мең сум. Әгәр дә кеше инде 120 мең сум күләмендә уку өчен акча алган икән, агымдагы елда, мәсәлән, дәвалану өчен тотылган акчаны кайтара алмаячак.
Кайтарырга тырышыгыз. Акчаның беркайчан да артык булганы юк...
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар