16+

“Капиталь ремонт” өчен түләүләрнең 7 сумнан артуы көтелә

Татарстан Хөкүмәтенең 2013 елның 31 декабрендәге карары нигезендә, капиталь ремонт буенча 2014-2043 елларга исәпләнелгән төбәк программасы расланды. Аңа күп фатирлы 17 423 йорт кертелде.

“Капиталь ремонт” өчен түләүләрнең 7 сумнан артуы көтелә

Татарстан Хөкүмәтенең 2013 елның 31 декабрендәге карары нигезендә, капиталь ремонт буенча 2014-2043 елларга исәпләнелгән төбәк программасы расланды. Аңа күп фатирлы 17 423 йорт кертелде.

—“Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында”гы 185нче федераль законны гамәлгә ашырган 2008-2022 еллар эчендә республикада күп фатирлы 11 685 йорт төзекләндерелде. 1 миллион 978 мең 824 кеше торак шартларын яхшыртты. 15 ел давамында йортларны төзекләндерүгә 83,177 миллиард сум тотылды,-диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстан бюджеты ярдәме

Быел республикада капиталь ремонт исемлегенә күп фатирлы 740 йорт алынды. Эшләрне башкарырга 6 миллиард 653 миллион сум билгеләнгән.

— Чыганакларның 1 миллиард 141 миллион сумы – республика, 1 миллиард 79 миллион сумы – муниципаль берәмлекләр бюджетыннан. Торак милекчеләре түләүләреннән җыелган акча 4 миллиард 433 сумны тәшкил итте. Татарстан бюджетыннан йортларны төзекләндерүгә зур акчалар күчерелә, бер генә республика да моның кадәрле финанс чыганаклары бүлеп бирә алмый,-диде Алексей Фролов.

Казанның 4 йорты “буксовать” итә

Башкалада быел капиталь ремонт исемлегенә күп фатирлы 223 йорт алынган.

Алексей Фролов сүзләренә караганда, капиталь төзекләндерүнең быелгы планы үтәлде, дип әйтергә була. Ләкин, Казанда күп фатирлы 4 йортны төзекләндереп бетереп тапшырасы бар әле. Әлеге йортларда эшләрнең 90 проценттан күбрәк өлеше башкарылган. Идарәче компанияләр кайбер эшләрнең сыйфатына ризасызлык белдергән, шунлыктан кимчелекләрне бетерү чаралары күрелә.

Капиталь ремонт акчасын туздыручылар

 — Татарстанда күп фатирлы ничә йорт, аеруча яңа төзелгән йортлар, “капиталь ремонт” графасында кертемнәр түләргә теләми?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

 — Республикада күп фатирлы 847 йорт капиталь ремонтка үзлектән запас туплый. Капиталь ремонт фонды ул фәкать зур төзекләндерү эшләренә генә тотылырга тиеш. Әмма, кайбер торак милекчеләре ширкатьләре рәисләре үзләренең “капиталь ремонт” запасы дигән акчаларын башка вак-төяк чараларга да тоталар. Лифт ватылу кебек олы эшләр килеп чыккач, муниципаль берәмлек җитәкчелегенә яки министрлыкка йөгерәләр. Россия Дәүләт советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча эшче төркемне җитәкләүче Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та эшче төркем киңәшмәсендә капиталь ремонт өчен махсус хисаптагы акчаларга контрольне көчәйтү зарурлыгын искәртте,-диде Алексей Фролов.

6 сумның соңгы көннәре

Татарстанда 2023 елның 1 гыйнварыннан күп фатирлы йортларда фатирның гомум мәйданының һәр квадрат метрына 6 сум 95 тиенне “капиталь ремонт” өчен түләдек. Алексей Фролов:”2024 елның 1 гыйнварыннан бу түләү 7 сумнан артыграк булыр, мөгаен.”-диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading