16+

“Картамда фатир сатудан калган 500 мең сум акча бар иде... Алардан җилләр искән"

2023 елның 7 аенда татарстанлылар мошенникларга 2 млрд сум күчергән. Бер көнгә 9-10 млн сум тирәсе дигән сүз бу. Телефон һәм интернет мошенниклары кешеләрне ничек алдый? Нинди ысуллар куллана?

“Картамда фатир сатудан калган 500 мең сум акча бар иде... Алардан җилләр искән"

2023 елның 7 аенда татарстанлылар мошенникларга 2 млрд сум күчергән. Бер көнгә 9-10 млн сум тирәсе дигән сүз бу. Телефон һәм интернет мошенниклары кешеләрне ничек алдый? Нинди ысуллар куллана?

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газимов шул хакта сөйләде.

Соңгы айларда Россиянең төрле төбәкләрендә хәрби комиссариаткаларга ут төрткәннәр, дигән хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Бу да “кырыгалдар”ларның эше икән.

- Казанда бер пенсионер хатын-кыз хәрби комиссариат бинасына ут төртергә теләгән. Июль ае ахырында аңа аферист шалтыраткан, үзен Федераль иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Билгесез зат хатын-кызны аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән булуына ышандырган. Аннары ул, шул кредитны алган мошенникны тоту өчен, хатын-кыз үенә кредит рәсмиләштерергә тиеш булуын, ә акчаны резерв счетка күчерергә кирәген аңлаткан. Хатын-кыз биш банктан ике миллион сумнан артык кредит алган һәм аферистларга күчергән. Берничә көннән җинаятьче яңадан аңа шалтыратып, пенсионерның кызының кайда яшәвен белүен әйткән, аны үтерү белән янаган. Хатын-кызны, ул хәрби комиссариатка ут төрткән очракта, кызының гомерен өзмәскә ышандырган. Хатын заправкада бензин сатып алган һәм, җинаятьче белән видеошалтырату буенча аралашып, бинаны яндырырга киткән, - ди Газимов.

Еш кына алдарлар иртән яки төнлә шалтырата. Йокылы – уяулы кеше бу вакытта югалып кала. Моңа өстәп, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кеше сиңа исем, әтиеңнең исеме белән дәшә. Хәтта карта номерыңны һәм аның кайчанга кадәр гамәлдә булуын әйтеп бирә ала.

- Мошенниклар миңа ватсаптан шалтыратты. Тикшерү комитеты фотосы куелган. Чыннан да, югалып калдым. Бу кеше банк картамда булган шикле операция турында хәбәр итте, - дип сөйләде безгә Яшел Үзәннән Н. ханым. - Шалтыратучы кеше кызу сөйли, тавышы дорфа, профессиональ терминнар куллана. Мине ашыктырды, куркытты. Имеш, картамнан билгесез затлар зур суммада акча алырга тели. Моны туктатыр өчен ПИН-код яки СМС аша килгән парольне хәбәр итәргә кирәк. Бөтен мәгълүматны әйттем. Картамда фатир сатудан калган 500 мең сум акча бар иде. Шулардан "җилләр исте".

Алдауның популяр схемалары:
1. Мошенник үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра. Ә икенче берәү "хокук сакчысы" булып шалтыратып, кешенең башын бутый. Янәсе берьюлы 3 банктан кредит алынган. Проблеманы хәл итү өчен кабат кредит алып, акчасын махсус счётка җибәрергә тәкъдим ителә.
2. Социаль челтәрләрдә аерым кешеләрнең аккаунтларын «җимереп», туганнарына, танышларына, дусларына шул кеше исеменнән «балам авыр хәлдә, дәваларга акчам җыябыз, ярдәм итегезче...» кебек хәбәрләр җибәрү. Шундый төр хәбәр алучы танышлар һәм дуслар, тизрәк борчуга сабыша. Аны-моны уйламыйча, авыр хәлдә «калган» кешегә ярдәмләшү йөзеннән акча салырга тотыналар...

 Ничек алданмаска? Мошенникларга акча күчерүдән ничек сакланырга?

- Сезгә шалтыраткан кешегә ышанмаска, - дип киңәш итә Рәмис Газимов. - Ничек кенә куркытмасыннар, беркемгә дә шәхси мәгълүмат, карта реквизиты, CVC/CVV-код, ПИН-код, СМС аша килгән парольне әйтмәскә. Код сүзен (кодовое слово), бары тик банкка үзең шалтыратканда гына, әйтергә ярый. Ә иң мөһиме, коткыга бирелмәскә!
Игътибарлы булырга, килгән хәбәрләргә сак карарга, тикшерергә, кирәк булганда, шалтыратып белешергә кирәк, ди полиция хезмәткәрләре. 

Фото: http://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading