16+

Кайчандыр Кытайда бөтен чыпчыкларны диярлек юк итеп бетерделәр, яки Татарстанда лачыннар яши алырмы?

Кызыл китапка кертелгән лачынны Татарстанда кабат күреп булачак. Соңгы тапкыр безнең территориядә, төгәлрәге Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгында лачыннар семьялыгыннан булган балобан 1974 елда оя корып бала чыгарган. Шуннан бирле бик сирәк күренгәннәр. 

Кайчандыр Кытайда бөтен чыпчыкларны диярлек юк итеп бетерделәр, яки Татарстанда лачыннар яши алырмы?

Кызыл китапка кертелгән лачынны Татарстанда кабат күреп булачак. Соңгы тапкыр безнең территориядә, төгәлрәге Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгында лачыннар семьялыгыннан булган балобан 1974 елда оя корып бала чыгарган. Шуннан бирле бик сирәк күренгәннәр. 

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева сүзләренчә, балобаннарның күбесе браконьерлар аркасында юкка чыккан. Хәзер исә аларны махсус питомниктан алып кайтып, элек яшәгән территорияләренә җибәрергә уйлыйлар. Моның өчен Кама Тамагы районын сайлап алганнар. 

Татарстанда балобаннарның реинтродукциясе, ягъни әлеге ерткыч кошларны элек яшәгән һәм үскән территориясенә күчерү һәм урнаштыру проекты Свердловскидагы “Холзан” ерткыч кошларны тернәкләндерү үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 

Балобан сирәк очрый торган кош. Ул Халыкара табигатьне саклау союзының да, Россия һәм Татарстанның да Кызыл китабына кертелгән. Лачыннарның популяциясен торгызу белән Гарәп Әмирлекәрендәге, Бахрейн Корольлегендәге хезмәттәшләр дә кызыксына. Узган елны республиканың Мәдәният министрлыгы эксперт советы лачын белән аучылыкны Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы объектлары каталогына кертүне хуплап чыкты. Шуның белән без ерак бабаларыбызның лачын белән аучылык итү традицияләрен  дә кире кайтарачакбыз, – диде Ольга Манидичева. 

“Рус лачыны” коммерцияле булмаган оешма президенты Илдар Еналиев та шундый ук фикерне җиткерде. 
– ЮНЕСКО лачын белән аулауны матди булмаган мирас исемлегенә кертте. Безнең өчен ул фәнни яктан гына түгел, бабаларыбыздан калган шушы аучылык кәсебен торгызу белән дә кызыклы. Без лачынны Югары Ослан районының гербында да күрәбез. Тарихчылар әйтүенчә, 16-17 гасырда анда лачын белән аулау киң таралган була. Тагын бер игътибарга лаек факт – “Кол Шәриф” мәчетенә нигез чокыры казыган вакытта 18 метр тирәнлектә лачынның башына кидерә торган махсус шапка табылды. Ул лачын белән аулауда кулланыла. Шунда ук датасы да язылган иде: 15 гасырның беренче яртысы. Димәк, бездә мондый ау төре 15 гасырга кадәр үк булган. Безнең бурыч та – шушы традицияне кайтару, – диде ул. 

Орнитолог, Казан федераль университеты профессоры Илгизәр Рәхимов сүзләренчә, быел җәйгә питомниктан ун кош алып кайтырга җыеналар. Җәйне бездә уздыралар да, кышка алар җылы якка очып китәләр. “Ә аннан безгә кабат кайтырлармы соң?” дигән соравыма җавап биргәнче, Кытайда булган хәлне сөйләп алды. 

– Кайчандыр Кытайда бөтен чыпчыкларны диярлек юк итеп бетерделәр. Дөге уңышы кимегәч, аңнарына килделәр дә безнең Ерак Көнчыгыштан чыпчыклар кайтарттылар. Әмма кош кайда үскән, шунда очып китә. Лачыннар да үз якларына китәчәк. Ә бездә үскән, безнең тирәлеккә җайлашырга өлгергән яшь лачыннар җылы яктан кабат монда кайтачак. Моны без датчиклар ярдәмендә күзәтеп торачакбыз, – диде ул.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading