16+

“Халкыбыз үзен күрсәтергә ярата, бу начар түгел”

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» кысаларында республикага төрле тарафлардан бик күп кунаклар килде. Беренче чиратта, әлеге чара тәҗрибә белән уртаклашу, аралашу мәйданчыгы булып тора.

“Халкыбыз үзен күрсәтергә ярата, бу начар түгел”

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» кысаларында республикага төрле тарафлардан бик күп кунаклар килде. Беренче чиратта, әлеге чара тәҗрибә белән уртаклашу, аралашу мәйданчыгы булып тора.

Милли китапханәдә “Ачык җәмәгать урыннарының роле: Россия төбәкләре тәҗрибәсе” темасына сессия узды. Татарстан, Башкортстан, Якутия һәм Дагыстаннан катнашучылар төбәкләрдә узган үзгәрешләр турында сөйләп китте. 

“Халкыбыз үзен күрсәтергә ярата, бу начар түгел”
Татарстанда шәһәр һәм район үзәкләрендә ачык мәйданчыкларны яхшырту 2015 елдан бирле бара. Казансу елгасы яр буен үстерү, “Безнең ишегалды” һәм “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” программалары гамәлгә куела. 

- Татарстанда паркларда сәхнә өлеше булу зарур. Халкыбыз үзен күрсәтергә ярата, бу начар түгел. Безгә гадилеккә омтылу түгел, булганны матурлату, яхшырту хас. Матурлык ясыйм дип, гади халык турында онытырга ярамый. Беренче урында эскәмияләр, фонтаннар түгел, кеше булырга тиеш, - дип белдерде Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты  җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина. 

Кабан күле территориясен 2016-2021 елларда төзекләндерделәр. Хәзер әлеге урында физик күнекмәләр буенча остаханәләрдән башлап, татар теле һәм бию дәресләренә кадәр бар. Төзекләндерү эшләре Кабан күле янында урнашкан биләмәләрдә дәвам итә. Быел Юнысовлар мәйданында бакчаларга үзгәреш җиле тиде. Бакчалар шау-гөр килеп торган машина юллары арасында бәхет утравы кебек. Горький паркында күңел ачу чараларына өстенлек бирелсә, Юнысовлар мәйданының бакчаларында тынычлык хөкем сөрә. Алага таба да эшләр дәвам итәчәк, дип ышандырды Наилә Зиннәтуллина. 
Район үзәкләрендә дә төзекләндерү эшләре бара. Алабуга шәһәрендә Шишкин күлләре ел саен Спас ярминкәсендә 200 меңгә якын кешене кунак итә. Истәлекле урынның исеме дә җисеменә туры килә.  Элек биләмәләрнең хуҗасы – бөек рәссам Иван Шишкинның әтисе була. Ул сәүдәгәр булган, шул ук вакытта туган шәһәре Алабуганы матурлау өчен дә акча жәлләмәгән.

Россиянең башка төбәкләрендә ачык мәйданчыкларның эшчәнлеге аерыла икән. Якутиядән Александра Улинова сүзләренчә, җәмәгать урыннары эшчәнлекне ел дәвамында алып барырга тиешләр.
– Якутиядә кышын температура -70 градуска, ә җәен 40 градуска кадәр җитә ала. Безгә ачык мәйданчыкларны төзекләндергән вакытта климатик үзенчәлекле исәпкә алырга кирәк. Ачык мәйданчыкларда җылы урыннар оештырабыз. Салкыннан туңып кергәннән соң, тәмләп чәй эчү, ял итү мөмкинлеге булырга тиеш. Барлык биналарның тәрәзәләрен көньякка таба борырга тырышабыз. Төзекләндерелгән урыннар үзенә җәлеп итеп торсын, – диде Александра. 
Якутиядә күпчелек урындыклар, өстәлләрне агачтан ясыйлар. Татарстанда коймалардан арынган вакытта, Якутиядә аларны, киресенчә, куялар икән. Хикмәт, төзекләндерелгән урынга адашып кунакка керергә теләүче терлеккә бәйле. Ул төбәктә һәркемнең йортында малы бар әле...

Җәмәгать урыннарын бизәүнең уңай якларын Дербент шәһәренең төп архитекторы Иса Магомедов күрсәтте. Россиянең иң борыңгы истәлекле урынында төзекләндерү эшләре 2020 елда ук башланып киткән. Хәзер шәһәр урамнарын танырлык та түгел. 101 гектар территория үзгәртелгән. Хәер, бу үзгәрешләр шәһәргә бары тик уңай тәэсир иткән. Төзекләндерүгә кадәр 1 сутый җир 800 меңгә төшкән. Ә хәзер аның бәясе 4 миллионга кадәр җиткән. Күзләр матурлыкка тартыла. Ялларны кайда үткәрергә белмәсәгез, Дагестанга сәяхәтне исегездән чыгармагыз.

Күршеләребез белән хоккейда гына түгел, җәмәгать урыннарын төзекләндерүдә дә дерби бара икән. Башкортстанның ачык мәйданчыкларының үзенчәлеге - үткән белән бүгенгенең кушылуы. Элекеге кич утыру мәҗлесе, танышу өчен урын, җыр-биюле күңел ачу чарасына әйләнгән. Төзекләндерелгән мәйданчыкларда чаралар үткәрүне халык үз кулына ала. Беркемне мәҗбүр итмиләр.

Шәһәрләр үсә, матурлана. Ачык мәйданчыкларны үстерү туктамасын, шул гына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading