Ил Хөкүмәте гражданнарга пенсиягә чыкканнан соң өстәмә керем алырга мөмкинлек бирә торган акчаны озак вакытка саклау программасы турындагы канун проектын хуплады.
Финанс министры Антон Силуанов әйтүенчә, яңа программа инвестицияләр өлкәсендә махсус белеме булмаган гражданнарга озак вакытка акча тупларга һәм соңыннан аларны финанс инструментларына инвестицияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Һәм ул ышанычлы да, дип вәгъдә итә министр. Аның ярдәмендә уртача сроклы перспективада алынган керем коммерция банкындагы депозит табышыннан югарырак була, имеш.
Программада 18 яшькә җиткән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзергә кирәк булачак. Гражданнар акчаны шәхси взнослар, шулай ук элек төзелгән пенсия тупланмалары хисабына үзләре формалаштыра алачак.
Финанс министрлыгы нияте буенча операторлар, ягъни дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары акчаны федераль займ облигациясе, инфраструктура, корпоратив облигацияләр һәм “башка ышанычлы кыйммәтле кәгазьләр”гә кертәчәк. Федераль займ облигациясе ул – Финанс министрлыгы чыгара торган “кыйммәтле кәгазь”. Аларны базар облигацияләренә караганда сатып алу җиңелрәк. Гади генә итеп әйткәндә, сез дәүләткә бурычка бирәсез һәм шуннан керем аласыз.
Аны саклык программасында 15 ел катнашканнан соң яки пенсиягә өстәмә акча буларак кулланырга (хатын-кызлар 55 яшькә һәм ир-атлар 60 яшькә җиткәч) яисә берьюлы алырга мөмкин. Акчаны теләсә кайсы вакытта алып була, әмма керем югала. Шуның өчен дә ул озак вакытка исәпләнгән. Тик бер искәрмә бар: тормышта кинәт кенә берәр хәл килеп чыкса, әйтик, дәвалануга күп акча китсә яки балаларны укыту өчен алынса, керем саклана.
Белгечләр аңлатуынча, программада кертемнәр күләменә һәм аларның ешлыгына карата нинди дә булса таләпләр каралмаган. Беренче һәм аннан соңгы взносның да күләмен кеше үзе билгели. Моннан тыш, озак вакытлы саклык программасы кысаларында взносларны эш бирүче дә кертә алачак. Хисаптагы 2,8 миллион сумга кадәрге акча иминиятләштереләчәк.
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов әлеге программага кушылырга теләүчеләр күп булмас дигән фикердә.
– Бу акчаны озак вакытка саклауга урнаштыру. Хәзер унбиш ел алдан бернәрсәне дә планлаштырып булмый. 60 яшькә җиткәч ни буласын да белгән юк. Аның кадәр вакыт өчен алдан хәстәрен күрүчеләр булыр дип уйламыйм. Акчасы булган кеше аны башка максатларга тота яки инвестицияли. Аннары шунысы да шикләндерә: банк кертемен кире алып була, ә взнос булгач, аны киредән алып булмый кебек килеп чыга бит. Миңа калса программаның төп максаты халыкның өйдә саклаган акчасын кулланышка кертеп җибәрү, – ди белгеч.
Программага катнашу өчен кызыктыру чаралары бар анысы. Яңа механизм дәүләт тарафыннан елына 36 мең сумга кадәр өстәмә финанслауны күздә тота. Моннан тыш, системада катнашучылар ел саен 400 мең сумга кадәр взнос түләгән очракта 52 мең сумга кадәр салым чигерүен рәсмиләштерә алачак. Әмма халыкның елына 400 мең сум кертерлек акчасы булырмы?
Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох фикеренчә, хәзерге вакытта халыкта акча бар, аларның банкларда 10-15 триллион сум акчасы ята.
– Бу программага керүчеләр күп булыр дип уйламыйм. Әмма шул ук вакытта кайбер категория кешеләр анда катнашачак. Программаның максаты халыкны акча тупларга һәм алдагы көнеңне кайгыртырга өйрәтү. Шуның өстенә дәүләт тә ярдәм итәчәк. Әйтик, кемдер салым чигерүен отышлы чара дип табачак. Тик озак вакытка исәпләнгән булуы сәбәпле кайбер кешеләр программа белән кызыксынмаска мөмкин, чөнки аны тулысынча, бөтен бонуслары белән, 15 елдан соң яки 55 (ирләр – 60) яшькә җиткәч кенә файдаланып була. Аннары кешедә хөкүмәткә карата ышанычсызлык та бар, – ди ул.
______________________________________
Түләү форматы
1. Ун елдан ким булмаган срокка:
• килешү төзелгәннән соң 15 ел узгач;
• хатын-кызлар өчен 55 яшькә җиткәч, ирләр өчен 60 яшькә җиткәч.
2. Аерым очракларда. Мәсәлән, сезгә кыйммәтле дәвалану яки балаларны укыту өчен акча кирәк булса.
Программадан нинди керем алырга мөмкин?
Мисал: бер кеше аена 80 мең сум акча ала ди. Ул 15 елга озак сроклы саклык программасында катнашырга һәм һәр ай саен 3 мең сум кертергә җыена.
Беренче өч елда дәүләт тарафыннан финанслау – 108 000 сум.
Шәхси инвестицияләр – 540 000 сум.
Салым чигерүе – 70 200 сум.
Еллык 7 процент ставкасы буенча инвестиция кереме – 418 525 сум.
Барлыгы тупланмалар суммасы – 1 136 725 сум.
Акчаны кая инвестицияләячәкләр?
НПФ клиентларның акчасын:
• Россия компанияләренең облигацияләренә;
• ОФЗ (федераль займ облигациясенә);
• Россия банкларына депозитлар кертә.
Гарантия бармы?
Программада катнашучыларның барлык кертемнәре дәүләт тарафыннан иминиятләштерелгән.
Әгәр фонд банкротлыкка чыкса яки аның лицензиясен кире алсалар, программада катнашучыларга 2,8 миллион сумга кадәр акча кайтарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар