Күптән түгел генә интернеттан патологик ялганчылар турында тапшыру карадым. Югары белемле табиб, зыялы, карап торышка үтә тәрбияле һәм ышанычлы бер хатын таныш-белешләрен алдап-йолдап көн күрә икән.
Ул берәр файда алу йә нәрсә дә булса отар өчен түгел, ә үзенә тәм һәм ямь табар өчен алдый. Ягъни хәйләгә корылган дөньясы – аның өчен чынбарлык, яшәү рәвеше. Шушы уйлап чыгарылган дөньясын тирә-юньдәгеләргә дә чынбарлык итеп тәкъдим итә, ышандыра. Алдакчының искиткеч яхшы хәтерле булуына таң калырлык. Гаҗәеп оста итеп алдый, чынбарлыгына ышанып булмый торган вакыйгаларга ышандыра белү сәләтенә ия хәтта. Әлеге ханым яшәү урынын бик еш алыштырып тора, әмма кайда гына яшәмәсен – алдау өчен “уңайлы” кешеләрне тиз таба.
Кешеләрнең маңгаена: “Бу – алдакчы” – дип язып куелмаган, кызганыч. Алдауга корылган тормыш безне һәркайда сагаларга мөмкин бит. Хәер, ялганчыларны эзләп әллә кая йөрисе дә юк, алар безнең арабызда гына көн итә. Күп очракта кешеләр үзләренә файда китерү, күбрәк табыш алу өчен ялганга һәм хәйләгә бара.
Беркөн дустым белән икенче бер уртак иптәшебезнең хәлен белергә хастаханәгә барырга җыендык. Юл уңаеннан зур гына супермаркетка кереп күчтәнәчләр алдык. Хәйран гына сумманы чыгарып салдык кассадагы олы яшьтәге ханымга. Чыккач чекны карасак, без алган ашамлыклар суммасына төреп куелган котлет белән бәрәңге боламыгы да өстәлгән. “Аһ, төшке ашын безнең хисапка ашады инде бу хатын”, – дип көлештек дустым белән. Шушы вакыйгадан соң кибеттә ни дә булса сатып алганнан соң чекларны касса янында ук тикшерүне гадәт иттем. Бер авызың пешкәч, салкынны да өреп кабасың шул.
Әле күптән түгел генә бер танышым белән сөйләшеп тордык. Аның сүзләрен җиткерәм:
“Улымны гадел бул, хәрәмләшмә, кешеләрне алдама, гомумән ялганларга ярамый, дип үстерәм. Әмма әтисе: “Үзеңнекен бирмә, кешенекен җайлап кына ала бел!” – дип киңәш бирә. Мин мондый фәлсәфә белән килешмим. Син җайлап алганны кеше күрмәсә, Аллаһ күрә бит!
Иремнең мондый тәрбиясе гаиләдән килә икән ләбаса!
Шулай берсендә иремнең төп йортына – каенана-каенаталар янына кайткач, бөтен балалары, килен-кияүләре, оныклары табын артында утырабыз. Каенатай бик мактанып, зур батырлык эшләгән кешедәй, берничә көн элек булган вакыйганы сөйләп куана. Районнан кайтышлый юл уңаеннан бер хатынны утырткан машинасына. Юлдашының авылы аларныкыннан арырак китеп җиде-сигез чакрымлап икән. Кышкы салкын көн. Машинадагы ханым: “Илтеп куегыз әле, 500 сум акча бирер идем”, – дигәч, илтеп куйган моны. “Классташым иде, танымамышка сабыштым, алайса бушка илтәсе була иде”, – дип көлә каената. Үз намусын 500 тәңкәгә саткан өлкән яшьтәге кешегә ни әйтәсең инде?!”
Шул ук танышым тагын бер мисал китерде:
“Күптән түгел генә каенатайларда мөгезле эре терлек сугымы булды. Малны эшкәртеп бетергәч, тиресен район үзәгенә илтеп тапшырды өлкән улы. Кайткач, каенатам сораштыра: “Күпмегә бирдең, фәлән...” – ди. “Үзе юк иде, хатынына тапшырдым”, – дип тана тиресе өчен акчаны кайтарып тапшырды улы. “Иии, сантый!”, дип орыша каенатай улын. “Соң, хатыны гына булгач, үгез тиресе дип әйтәсе идең, танымый ул аны, үгез тиресе кыйммәтрәк йөри бит!” – дип тетмәсен тетте”.
Үгез, димәктән, бер ит сатучы абзый сөйләгәннәр искә төште. Шулай бер шәһәр бичәсе тел алырга кергән моның кибетенә. “Миңа сыер теле бирегез, үгезнеке кирәкми” – дип әйтә ди. Авылга кайткач, үгезләрнең сыерларны теле белән яратканын күргән икән, бахыр. “Шуннан соң телне гел тананыкы дип сата башладым”, – дип елмая сатучы.
Икенче бер танышым кышын авылдан-авылга киез итекләр сатып йөри. “И-и, монысы кыса яки зур”, –дип торсалар машина ягыннан шул ук итекне уратып алып килеп бирәсең дә, “Менә монысы әйбәт!” – дия-дия алалар аны, дип көлә иде.
Тормышны зур базар дип күз алдына китерсәң, берәү алдый, берәү алдана шул. Хәләл юл белән тапкан табыш тәмле дә, җанга да рәхәт. Әмма һаман кырыгалдарлар белән бергә алданучылар да табыла тора.
Кеше һәр гамәлен намус күзлегеннән чыгып башкарырга тиеш, минемчә. Вөҗдан дигән нәрсә кеше җанының үзәген тәшкил итә бит, эшләгән эшләре дә аның асылын чагылдыра. Кызганыч, намус, вөҗдан дигәнең бөтен кешедә дә булмыйдыр шул, чөнки тормыш кыйммәтләрен матди кыйммәтләргә алдыштырганнар, кызганыч, юлыбызда очрап тора.
Ландыш Тимерова.
Комментарийлар