Хәерче базары СССР чорында ук барлыкка килеп, “Книжка” дип аталып йөртелгән. Анда күбесенчә китап сөючеләр йөргән. Ә хәзер коллекционерлар җыела. Открытка, акча, значок, медаль-орденнар, пластинка, китаплар тирәсендә гадәттә алар кайнаша.
Казан
Якшәмбе көн. Иртәнге сәгатьләр булуга карамастан, Казанның Тинчурин исемендәге скверы гөжләп тора. Өйдән чыгарып ташларга кул бармаган нинди генә иске-москы сатылмый монда. Хәер, кемдер кирәкмәгән дип караган ул әйберләр икенчеләр өчен табыш. Әйе, монда килүчеләрнең күбесе коллекционер.
СССР чорын хәтерләткән әйберләр тирәсендә дә кеше күп. Үзен Альбина дип таныштырган ханым узган гасырның 60-70 нче елларында чыккан чынаяк алырга дип махсус төшкән.
- Алар миңа әбине хәтерләтә. Аның белән эчкән мәтрүшкәле-сөтле чәйләрне сагынам. Күңелгә яткан чынаяклар булды, әмма кыйммәт. Чынаяк белән тәлинкәсен бер мең сумга да саталар. Мин 400 сумлыгын таптым, – дип, сөенә-сөенә пакетыннан чыгарып күрсәтте.
Савыт-саба рәтләре арасыннан йөргәндә, әнидә саклана торган чәй сервизына күзем төште. Без аны гомер буена кадерле кунаклар килгәндә генә кулланабыз. Кызыксынып күзәтүемне күргәч, сатучы бәясен әйтергә ашыкты. Бер пар чынаяк – 700 сум.
- Кайсы елда, кайда чыккан соң бу сервиз? – дип сорашам.
- 1960-70 елларда Ленинград фарфор заводында эшләнгән. Андыйлар хәзер күп калмады. Интернетта берсе-берсе берәр мең сум тора. Алып калыгыз, сезгә кадәр берничә кеше сорашып китте, – ди сатучысы. (Базардан чыккач, интернеттан үзем дә караштырдым. Бушлай игъланнар сайтында бер пары хәтта 2 мең сумга сатыла).
Бер әби берьюлы бәллүр дүрт салат савыты алды, гадәти булмаган формада эшләнгән болар, ди. Икесе үзенә, икесе бүләккә ди. Дүртне алгач, 150шәр сумнан булды.
Германиядән кайтарылган бик матур бер сервизны 10 мең сум дигәннәр иде, китеп барганда, 8 мең сумга дип калдылар.
Бер ир бәллүр вазаны алып, әйләндереп-әйләндереп карагач, Чехиядән бит бу, Богемия хрустале, дип куйды. Иң яхшы хрусталь, дип җөпләде аның сүзен сатучы. 1960 елгы бәллүр ваза өчен 3 мең сорый. Ир вазасын кире урынына куйгач, 2,5 мең сумга бирәм, диде. Бәясен килешә алдылармы белмим, китеп бардым.
Әхә, мин әйтәм, монда бәяне әйтүгә үк акча янчыгына үрелмәскә икән, сатулашырга кирәк.
Шундый белгеч-коллекционерлар йөри торган базар нишләп хәерче базары дип атала икән ул дип уйлаган гына идем, күзем скверның эчендәрәк чирәмлектә яткан кием-салымга төште. Аларын да алучы бар икән, йөз сумлык кофта-күлмәкләрне күз алдымда алып китүчеләр булды. Үзенә кирәкмәгәч, хет ичмасам сатып акчасы булыр дип алып чыкканнардыр инде әбиләр. Алар миңа өйдә ялгызлыктан качып, яшьтәшләре белән аралашыр өчен генә булса да чыгалардыр кебек тоелды.
Берәүдә “Красная Москва” ислемаена кадәр сакланган. Дөрес, флаконның яртысы буш. Ә менә СССР вакытында популяр булган легендар Сирия одеколоны бөтенләй ачылмаган да. Сатучы әйтүенчә, IVE одеколоны ирләр өчен иң затлы бүләк саналган. Бәясе кызыксындырса, 2500 сум.
Гәрәбә муенса сата торган әби аны кайчандыр Балтыйк буеннан үзенә дип сатып алган булган.
- 1986 ел иде ул. Украинага ял итәргә барырга җыенган көннәрдә Чернобыль фаҗигасе булды. Шуннан Балтыйк буена юллама алдым. Бездә гәрәбә эшләнмәләр бертөрлерәк иде. Ә бу бөтенләй башка. Ике хезмәт хакы күләмендә торса да, алдым. Хәзер дә хәтерлим – 158 сум иде. Кадерләп кенә кигәч, хәзер дә өр-яңа кебек тора. Үзем кимим, кызларыма кирәкми. Менә чыгып сатарга булдым. Моны ошатмый калмаслар, сатып алучы табылыр, – ди.
Өлкән кешеләрнең сервантларында сакланган тагын әллә никадәр байлык бар монда. Нәрсә эзләсәң, шул бар кебек тоелды миңа бу базарда. Кызык өчен генә дә булса да барып кайтыгыз. Әмма ял көне дип озаклап йоклап ятарга кирәкми. Базар иртәнге сигездән эшли башлый, төштән соң анда кеше әз кала, диделәр.
Хәерче базарыннан фоторепортажны сылтама буенча карагыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар