- Күпер Татарстан көне бәйрәменә бүләк булсын, - дип дәвам итте Россия транспорт министры Максим Соколов. - Бу федераль әһәмияттәге күпер, ул Европа белән Көнбатыш Кытайны ялгаучы автомагистральнең бер участогы. Татарстан, юлларның сыйфаты буенча, илдә әйдаманнарның берсе. Казанда Универсиадага әзерлектән башлап, Татарстанда соңгы елларда юл төзелешендә башкарылган эшләр динамиканың бик яхшы булуын күрсәтә.
Министр Максим Соколов Кама агломерациясендә, ягъни Кама аръягы сәнәгать зонасында юллар төзелешен федераль һәм республика бюджетлары хисабына алып бару буенча пилот проектны гамәлгә ашыруда Татарстан Президенты белән сөйләшүләре турында әйтте. "Бу идея Россия Федерациясе Президентына һәм Россия хөкүмәте рәисенә җиткереләчәк",
- диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия транспорт министры Максим Соколов 30 августта Яшел Үзән шәһәрендә тимер юл аша салынган юл чишелешен ачу тантанасында да катнаштылар.
Комментарийлар