16+

Күктән һөҗүм булганда, җир астына кач

Саклану таләпләренә җавапсызлык күрсәтү – җинаять

Күктән һөҗүм булганда, җир астына кач

Саклану таләпләренә җавапсызлык күрсәтү – җинаять

Татарстан башкаласындагы берничә күп фатирлы торак йорт 21 декабрьдә очучысыз очу аппаратлары һөҗүменә дучар булды. Йортларга шактый зыян салынса да, шөкер, кешеләрнең гомере өзелмәде.

“Тревога!” ишетсәң, әгәр...
Казанда күп фатирлы 1209 йортның подвалы гадәттән тыш хәлләр очракларында вакытлыча саклану өчен яраклы. Аларга шәһәрнең 80 процент халык сыя. Калган кешеләр метрополитен, җир асты паркингы һәм башка корылмалардан файдалана ала.

Шәһәрнең оператив штабы утырышында һәм “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин саклану корылмаларын тиешле тәртиптә тотмаган идарәче компанияләрне кискен тәнкыйтьләде.

– Гражданнарны саклау мәсьәләләрендә битарафлык күрсәтү ярамый, төгәлрәк әйткәндә, бу – җинаять. Без һәммәбез дә шәһәрнең һәм һәр йортның иминлеге сагында торырга тиеш. Очучысыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында казанлыларның җаваплылыгы зарур. Һәр кеше хәрби хәрәкәтләр барган вакытта яшәвен, очучысыз очу аппаратларының Татарстанга кадәр очып килеп җитәргә мөмкинлеген аңларга тиеш. Һәр кеше кая качу урынынын белсен, андый урыннар бездә җитәрлек. Һәр кеше мәсьәләнең җитдилеген аңлап кабул итсен. Бу ишегалдыннан кар чыгаруга кагылышлы җыелышта төрлечә сөйләп утыру гына түгел,  – диде мэр Илсур Метшин.

Шартлаткычлар беркетелгән очучысыз очу аппаратларының һөҗүме белән җәмгыятьнең тынычлыгын алырга омтылуларын искәртте шәһәр башлыгы.
– Социаль челтәрләрдә “комментария” биреп утыручыларга әйтәсем килә, монда кемнеңдер кемгәдер тиешлеге турында сүз бармый, бу андый очрак түгел. Без һәммәбез дә тиешле. Эш урынында мин дә, шулай ук район башлыгы да, МЧС һәм УВД  җитәкчеләре дә. Һәр кеше үзенең гаиләсенә, ата-анасына, балаларына, күршеләренә җаваплылык күрсәтергә тиеш. Кайда кеше ялгызы гына яши, аңа карата да, – диде мэр Илсур Метшин.

12 подвалда су

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин мәгълүмат биргәнчә, Казандагы 5971 подвал һәм җир асты корылмалары тикшереп чыгылган.
– 12 йортның подвалын су баскан булуы ачыкланды. 6 подвалдан су суыртылды инде, хәзер киптерү чаралары күрелә. Кайбер подвалларда инженерлык челтәрләре сузылган, аларга кешеләрнең туплануы мөмкин түгел. Кайбер подвалларга төзелеш чималлары тутырылган. Хәзер подваллар тәртипкә китерелә. Ишек ачкычларын тапшыру өчен җаваплы кешеләр барлана, – диде Искәндәр Гыйниятуллин. 
Инженерлык челтәрләре (торбаүткәргечләр) кеше биеклегендә эшләнелгән булса, андый подваллар саклану корылмасы ролен үти алмый. Подвал түшәменең кимендә 1,7 метр биеклектә төзелгәнлеге зарур. Техник таләпләр буенча кешеләр җир асты корылмасы эчендә иркен урнашырга һәм йөри алырга тиеш.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading