Ак туй күлмәге турында кызлар инде балачактан ук хыяллана. Гомернең иң истә кала торган көнендә, күлмәк идеаль булырга тиешлеге бәхәс уятмый.
Казанда яшәүче Ләйсән Гарипова 14 елга якын никах, туй күлмәкләрен тегеп, йөзләгән кәләшне бәхетле иткән.
– Күлмәкләрне балачактан ук тегәргә яраттым. Курчакларыма гел матур күлмәкләр тегеп кигезә идем. 8нче сыйныфта мине әни Пионер йортындагы кул эшләре түгәрәгенә бирде. Андагы укытучым безне тегәргә генә түгел, чын-чынлап иҗат итәргә өйрәтте. Без төрле эскизлар ясап, төрле тукымалардан киемнәр тектек. Аннан соң шулар белән мода күрсәтә идек, – дип сөйли Ләйсән.
Ул беренче теккән күлмәген әле дә хәтерли:
– Тукымалар кибетендә еш йөрергә ярата идем. Бервакыт килгәч, күзем көмешсыман ефәккә төште. Тукыманың бәясе бик кыйбат иде. Күңелем төшкән ефәкне алыр өчен, бурычка акча да алырга туры килде. Бурычны кайтарыр өчен ике ай кафеда официант булып эшләдем. Тукыманы алгач, күлмәк тегәргә керештем. Төрле вак пайеткалар белән бизәп, күлмәгемне нинди дә булса тантанага кияргә әзерләгән идем. Кызганыч, ул күлмәкне бер дә кимәдем.
14 ел элек якын дусты Ләйсәннең беренче иҗатын күреп үзенә дә никах күлмәге тегәргә кушкан. Шуңа күрә беренче теккән күлмәген хәзерге һөнәренә старт бирде, дип искә ала әңгәмәдәшем.
Ләйсәннең никах, туй күлмәкләрнең бизәлеше – тулысынча кул эше. Бизәк буларак пыяла таш, бисер, пайетка, энҗе таш кулланыла. Кайсы вакытта бизәлгән әзер тасманы да тегеп куярга мөмкин. Ул эшне күп тапкырга җиңеләйтә. Иң озак бизәлгән туй күлмәген Ләйсән ярты ел эшләгән. Гадәттә никах яки туй күлмәген бер айда да әзерләп була.
Челтәр, ефәк, атлас материалларын Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Кытай кебек илләрдән дә кайтаралар икән. Тиз генә кирәк булган очракларда, Казанга якын булган шәһәрләрдән заказ бирергә туры килә, ди. Әмма ул вакытта күлмәкнең бәясе күп тапкырга күтәрелә.
Кулдан бизәлгән күлмәкләрнең бәяләре дә төрле була, ди оста. Иң арзан күлмәкнең бәясе 30 мең, иң кыйммәтлесе – 170 мең сум тора. Бәя инде материалның, бизәкнең төреннән дә, тукыма кайтарылган шәһәр яки иленнән дә, заказ бирүченең теләгеннән дә тора.
Кәләшләр никахка бары тик ак төсне генә сайлый икән. Ак төснең дә төрлесе бар. “Быел кызлар җылы ак төскә өстенлек бирә, – ди Ләйсән. – Ул саргылт төскә якын”. Шулай ук күлмәкне төрле ташлар белән авырайту түгел, киресенчә, әзрәк бизәкләр куллану модага кереп бара икән.
– Беренче эш итеп, клиентлар белән телефон аша аралашам. Охшаган модельны, күлмәкнең нечкәлекләрен уйлашабыз. Аннан соң, клиент белән күзгә-күз очрашып төрле төстәге тукымаларны тәкъдим итәм. Шулай ук үлчәмнәр төшерәм, булачак күлмәкнең эскизын ясап күрсәтәм. Икенче күрешүдә клиент күлмәкне беренче вариантын гына кия. Ул вакытта күлмәк бары тик инә белән эләгеп торган өзек-өзек тукымалардан гына тора әле. Өченче күрешүдә ул инде күлмәк кыяфәтенә керә башлый. Күлмәкне тегеп бетергәч, бизәлешкә күчәм, – дип эшенең нечкәлекләре турында сөйли Ләйсән.
Якын арада җәйге күлмәкләр тегә башлау ниятен дә әйтте. Иң кызыгы шунда – Ләйсән һөнәре буенча тегүче дә, дизайнер-модельер да түгел. Ә инглиз теле укытучысы икән. Биш ел дәвамында мәктәптә дә эшләп алган. Әмма балачактан ук җәлеп иткән шөгыле үзенекен алган, күрәсең. “Яраткан эш ардырмый, киресенчә, ләззәт кенә бирә”, – дип кабатларга ярата Ләйсән.
Адилә Илалова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар