16+

Кулга кәгазь тотып йөрүдән арып, электронга күчә бөтен халык

“Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре” порталыннан файдаланучылар саны 3 миллионга җиткән. Бу елның 9 аенда алар 260 миллион электрон хезмәттән файдаланган, ел ахырына сан рекордлы 350 миллионга җитәчәк, дип көтелә.

Кулга кәгазь тотып йөрүдән арып, электронга күчә бөтен халык

“Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре” порталыннан файдаланучылар саны 3 миллионга җиткән. Бу елның 9 аенда алар 260 миллион электрон хезмәттән файдаланган, ел ахырына сан рекордлы 350 миллионга җитәчәк, дип көтелә.

Вакыт ул – акча 
Заманасы шундый бит – яңа технологияләр чоры. Кулга кәгазь тотып, төрле дәүләт оешмасы бусагаларын таптау, су буе чиратларда торып, ярты көнеңне әрәм иткән вакытларны инде онытып киләбез. Рәхәткә бик тиз ияләшәсең шул.   

Электрон дәүләт хезмәтләре ярдәмендә татарстанлылар 38 миллион сәгать вакытын һәм 9 млрд сумнан артык акчасын янга калдыруын да исәпләп чыгарганнар.
-    Без, әгәр дә кешегә дәүләт органнарына элеккечә шәхсән мөрәҗәгать итәргә туры килсә, күпме вакыт сарыф итәргә мәҗбүр булуын исәпләп чыгардык һәм бу санны республика буенча уртача хезмәт хакына арттырдык", - ди ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

Гаилә мәшәкатьләре – хатын-кыз өстендә
Балаларны тәрбияләү, гаилә сәламәтлеген саклау һәм хуҗалыкны алып бару мәшәкатьләрен үз өстенә, нигездә,  хатын-кызлар алуы инде күптән сер түгел. Татарстанда “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан файдаланучы портретын төзегәндә дә, бу фактны кабат дәлилләгәннәр. Ачыкланганча, сервистан даими кулланучыларның 62 проценты хатын-кызлар, 38 проценты гына ир-атлар.  
-    Без “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан кулланучының портретын төзедек. Ул 30 яшьтән 40 яшькә кадәрге, кияүдәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кыз икәне ачыкланды", - дип белдерде Илья Начвин.

Тагын да уңайлырак булачак
Татарстанлылар арасында иң популяр булган хезмәтләр – табибка язылу (ел башыннан 10 миллион тапкыр) һәм исәп-хисап җиһазлары күрсәткечләрен тапшыру. Эх, әлеге сервис һәрвакыт тиешенчә эшләсә, бәһасе булмас иде! Уйланып бетмәгән яклары әлегә кадәр бар бит. Әйтик, тар белгечләргә язылу мөмкинлеге каралмаган, моның өчен башта терапет аша узарга кирәк. Теш табибына язылу да бер бәла. Кайбер стоматологияләр Татарстан сервисы аша эш итсә, икенчеләре Россия “Дәүләт хезмәтләре” порталына юнәлтә. Белгечләргә язылу да төрле поликлиникада төрле вакытта ачыла. Бу нечкәлекләрне ачыклый-ачыклый әллә никадәр вакыт әрәмгә китә. Бу проблемалар турында инде күптән искәртелеп тора, якындагы вакытта бәлки боз урынынан кузгалыр да.

Торак-коммуналь хезмәтләре исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыруны да министрлык уңайлырак итү хыялы белән яна. Һәр татарстанлының фатирында яки йортында тотылган газ, су, электр, җылылык күләмен исәпли торган 3тән алып 7 гә кадәр счетчик урнаштырылган. Аларның һәммәсе уңайсыз урыннарда, җитмәсә. Барысының номерларын, кулланылган күләмен ялгышмыйча кулдан кертеп утыру да бер дә заманча түгел инде менә. Ә бит инде күптән күрсәткечләрне үзе тапшыра торган акыллы исәпләү җаһазлары бар. Әмма алар һәр йортка һәр фатирга килеп җиткәнче, шактый вакыт кирәк булыр шул. Шуңа күрә киләсе елда Дәүләт хезмәтләре порталында булган мөмкинлекләрне киңәйтмәкчеләр. Күрсәткечләрне фотога төшереп җибәрү, элеккеге күрсәткечләргә карап, автомат рәвештә якынча кулланылган күләмне билгеләү кебек мөмкинлекләр өстәү ниятләнә.

 “Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре” мобиль кушымтасын яңарту турында да сүз бара. Аның App Store дагы рейтингы – нибары 2,9 балл. Ул йә озак “уйлый”, йә бөтенләй ачылмый. Ә бит кулланучыларның күбесе инде ноутбуклар һәм компьютерлар аша эш итми, кирәклесен смартфон аша гына башкара. Шуңа күрә мобиль версиягә өстенлекле игътибар булачак. 

Эшкә нейрофизиологлар тотына
Казанның Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта дәүләт хезмәтләрен алу уңайлыгын бәяләү белән шөгыльләнә торган махсус лаборатория дә ачылды. Бизнес-аналитиклар, нейрофизиологлар процедураның никадәр җайлы булуын,  документлар тутыруның гадилеген,  сервисларның эшләү тизлеген һәм башкаларны тикшереп, кулланучыларда туган кыенлыкларны ачыклаячак. Моның өчен лабораториягә 22 миллионлык җиһаз урнаштырылган, иң заманча 21 алымны файдаланып эш итү мөмкинлеге тудырылган.

2024 елда лаборатория ярдәмендә, ким дигәндә, төбәктә күрсәтелгән  45 төрле электрон хезмәтне анализларга һәм оптимальләштерергә ниятләнә. 2022 елдан электрон форматка республикада күрсәтелгән барлык 319 хезмәт тә күчерелгән. Шуларның 115е оптимальләштерелгән инде. Нәтиҗәдә, аларны күрсәтү вакыты, гомумән алганда, 837 көнгә кимегән. Ягъни хезмәтләрнең һәркайсы бер атнага тизрәк күрсәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading