... Кешеләр чит илләргә китеп, диңгез буйларында ял итә. Ә мин Россия калаларын яратам. Безнең туган җирдә дә гаҗәеп матур табигатьле урыннар, кунакчыл халкы белән дан тоткан кала-салалар бихисап. Шунысы бар, Россия буйлап сәяхәт итү, чит илгә баруга караганда, кыйммәтрәк. Әмма сәяхәттән алган кичерешләрне сез беркайчан да, бернинди акчаларга да сатып ала алмаячаксыз.
* * *
Йошкар-Олага Казаннан сәгать саен автобуслар йөреп тора, шуңа да транспорт белән кыенлыклар юк. Юл бәясе дә кыйммәт түгел - 250 сум гына. Аның каравы, уңайлы маршрут автобусында барасың.
Археологик казылмаларга ышансаң, Мари Эл башкаласына безнең эрага кадәр XII гасырда нигез салынган. Заманында ул Казан ханлыгы территориясенә кергән, Явыз Иван Казанны басып алгач, бу җирләрне үзенә кушкан. Каланы да аның улы Федор 1584 елда сугышлар вакытында ныгытма буларак төзеткән. Шәһәр төрле вакытларда Царевококшайск, Краснококшайск дип аталып йөртелгән. 1928 елда исә аңа Йошкар-Ола, ягъни «кызыл шәһәр» дип исем биргәннәр.
...Кызыл калада төрле-төрле һәйкәлләрнең исәбе-саны юк. Һәр почмакта, һәр буш урында диярлек христианнарның изгеләренә, язучыларга, хәрбиләргә һәйкәлләр куелган. Һәйкәлләр күплеге белән, миңа калса, бер шәһәр дә аның белән ярыша алмыйдыр. Монда хәтта голланд рәссамы Рембрандтка да һәйкәл куелган! Танылган язучы Гоголь хөрмәтенә куелган һәйкәл миндә әллә ни зур сорау тудырмаса да, Грейс Келли һәм Монако князе Ренье IIIкә яңа ЗАГС каршына куелган һәйкәл, чынлап әйтәм, шаккатырды. Ниндидер мари каласы белән Монако арасындагы бәйләнешне, күпме генә теләсәм дә, аңлый алмадым. Интернетта эзли торгач, Мари Эл башлыгы Леонид Маркеловның әлеге һәйкәлне ачу тантанасында әйткән сүзләренә тап булдым. «Әлеге пар бар гаиләләргә дә үрнәк булырлык. Тормышта кемгә дә булса тигезләнергә кирәк. Дөньяда Монаконы белмәгән кеше юк. Бу парлар үз дәүләтен үстерү өстендә эшләгән. Мин дә Йошкар-Оланың Монако кебек булуын телим!» - дигән булган ул. Менә сиңа мә! Безнең җитәкчеләр Европага йөз тотканда, күршеләребез кемнәргә тигезләнеп маташа!
Тагын бер сәер һәйкәл - Лоренцо ди Пьеро де Медичи «Искиткеч»кә куелган. Дөресен әйтим, бу затның кем икәнен мин бары википедия ярдәмендә генә белдем. Хәер, мари башкаласы халкы үзе дә бу композициянең шәһәрләрендә ни сәбәпле барлыкка килүен белми булып чыкты. Йошкар-Ола һәм яңарыш чорында яшәгән әлеге шагыйрь арасында бәйләнешне табуы, чыннан да, бик кыен. Кызыл шәһәр мәчеләргә куелган һәйкәлләргә дә бик бай. Ленин урамында «Йошкар-Ола» мәчесе булса, Гагарин проспектында аның «хатынына» һәйкәл куйганнар. Гомумән, бу калада мәчеләргә 4-5 һәйкәл ачылган.
Комментарийлар