16+

“Кызыл муенчак тагып, быргы кычкыртып, барабан кагып йөрү нигә өйрәтте соң?"

Хәтерлим әле, моннан берничә ел элек җиденче сыйныфта укучы улым белән кызым беркөнне мине ишектән керә-керешкә: “Әни, балачагың турында сөйлә әле, пионерлар турында да,” – дип аптырата башладылар.

“Кызыл муенчак тагып, быргы кычкыртып, барабан кагып йөрү нигә өйрәтте соң?"

Хәтерлим әле, моннан берничә ел элек җиденче сыйныфта укучы улым белән кызым беркөнне мине ишектән керә-керешкә: “Әни, балачагың турында сөйлә әле, пионерлар турында да,” – дип аптырата башладылар.

Укытучылары шул темага инша язарга кушкан икән. Кырык эшем кырык якта кырылып ятса да, икесен ике ягыма утыртып, томаннар артында калган балачагым турында хикәятемне башладым. Сөенә-сөенә сөйләдем. Сөйләрлек эшләребез күп иде шул безнең. Барысын да бәйнә-бәйнә тезеп, пионерларның ни икәнен дә белмәгән бүгенге тэнеджерлар да аңларлык итеп сөйләдем.

Тантаналы вәгъдә биреп, муеныма кызыл галстук бәйләгәч, аны,барысы да күрсеннәр дип, коеп яуган яңгыр астында язбашкы ( безнең Буа ягында шулай диләр) җилдә пәлтә төймәсен ычкындырып кайтканымны ничек сөйләми калдырыйм ди?! Отрядыбызның 11 яшьлек батыр пионер Валя Котик исемен йөртүен һәм безнең аның өчен укуыбызны да сөйләдем. Монысына тәфсилләбрәк тә тукталдым әле.

Бөек Ватан сугышы башланганчы дүртенче сыйныфны гына тәмамлап калырга өлгергән украин малае Валя Котикның безнең сыйныфта махсус көндәлеге бар иде. Ул көндәлеккә атна саен беребез үз билгеләрен куйдырып бара идек. Билегеле, көндәлек башта әйбәт укучылар кулында була, аннары чират бүтәннәргә дә килеп җитә. Батыр малай начар билге алырга тиеш түгел! Шуңа һәркем тырыша иде. Фәннәрне әйбәт үзләштерү өчен никадәр стимул булган бит ул.
Тимурчылар булып, ялгыз әби-бабайларга өй эшләрендә ярдәм итүебезне дә сөйләдем. Никадәр рәхмәт, изге теләкләр алганбыз бит. "Бер рәхмәт мең бәладән коткара" , - диләр ич.

Үзем сөйлим, үзем сиздермичә генә балаларымның күзләренә карыйм. Алар инде уйлары белән минем балачакта йөриләр. Кызым шунда: “Әни, пионерлар галстук тага иде дидең, галстугыңны да күрсәт әле”, – димәсенме. Мин тиз генә җыеп куйган җирдән алып ал комач галстукны кызыма суздым, Көяз кызым аны муенына бәйләп тә куйды. Килешә!

Дөрес, бу галстук минем балачагым ядкаре түгел иде. Ул сакланмаган, дөресрәге, мин үземнең галстугымны пионерга керергә җыенган күрше кызына бүләк иткән идем. Ә бу балаларыма күрсәткән галстукны миңа башкалабызның 68нче мәктәбендә биргәннәр иде, пионерия тарихына багышланган махсус музей ачылган көнне..

Мәктәп–гимназияләрдә соңгы елларда музейлар күпләп ачыла хәзер. Кайберләре икешәр-өчәр тарих өе белән дә мактана ала: туган якны өйрәнү музейлары, язучыларга, батырларга багышланганнары һ. б. Ә менә биредә пионерия тарихына багышланганын оештырырга булганнар. Шаккатарсың. Ни хәл итәсең, без тар хәтерле кавем. Үткәннәргә төкереп, кенә, сикереп тиз генә киләчәккә барып җитәсебез килә. Акыллы бабайларыбызның ”Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!” - дигән сүзләрен дә искә алып тормыйбыз хәтта. Моның сәбәпләре дә бар, билгеле. Берәүләр курка, икенчеләрнең тарих тузанында казынасы килми, өченчеләр моны кирәксез эш дип саный, Дүртенчеләрнең вакыты юк.

– Бүгенге заман балаларына әти-әниләренең, әби- бабайларының пионер булып, кызыл галстук тагып йөрүләрен аңлавы авыр. Менә шушы буыннар бәйләнешен ныгыту өчен мәктәбебездә пионер бүлмәсе, дөресрәге, пионер оешмасы музее ачарга булдык, - дигән иде мәктәп директоры Энҗе Ибәтуллина ул чакта. 
Кызыл лента бәйләнгән ишек төбендә уң кулларын күтәреп, кунакларга салют биреп басып торган малайлар-кызларның муенында да кызыл галстук. Ак күлмәккә бигрәк килешә ул. Йөзләре алсу. Әллә галстук кызыллыгы, әллә дулкынланудан. Балалардан: “Пионер булу нинди хисләр уята, рәхәтме?”– дип сорыйм. “Әйе! – диләр бертавыштан кызлары да малайлары да. – гел яхшылык кына эшлисе килә”. “ Сүзләренә ышандым, чөнки үзебез дә шулай идек бит.

Кызыл лентаны кисеп, музей бүлмәсенә үттек. Биредә һәр экспонат укучылар, укытучылар көче, аларның тырышлыгы, эзләнүе белән җыелган. Батыр пионерлар стендыннан миңа тыйнак елмаеп Валя Котик карап тора иде. Аны күргәч, күңелемдә бу музейны оештыручыларга карата хөрмәтем тагын да арткандай булды.
Мин бу турыда язмаска да уйлаган идем инде. Чөнки кайберәүләрнең бу чорга мөнәсәбәтен яхшы беләм.

“Кызыл муенчак тагып, быргы кычкыртып, барабан кагып йөрү нигә өйрәтте соң?”-дигәннәрен дә әллә ничә тапкыр ишеткәнем бар. Җавабым да әзер. Бу оешма безне үзең өчен генә түгел, ә коллективта, дустыңның җилкәсен тоеп, кулыңнан килгән кадәр ярдәм итешеп, яхшылык кылып һәм шуңардан тәм табып яшәргә өйрәтте.. Без төзергә хыялланган коммунизмда яшәүчеләр шундый булырга тиеш диде. Без, элеккеге пионерлар, әле бүген дә шул кануннар буенча яшәп ятабыз. Кызганыч, юк сәбәпләрне бар итеп, балачак иленнән куып чыгардылар үзен. Һай начар эшләделәр. Бүгенге малай-кызлар оешмасыз тилмерәләр. менә. Ни белән генә тутырмый алар бу оешмасызлыкны? Төрле эму, панклар һәм тагын әллә кемнәр булып карыйлар. Яшәү мәгънәсен эзләп-эзләп тә таба алмаганнары бауга менә, биеклектән кош булып “оча” .

Бүгенге балаларга да пионерия шикелле бер оешма кирәк дисәм, (мин аны гомер буе балалар матбугатында эшләгән журналист буларак кына түгел, 5 бала әнисе буларак та әйтәм) минем белән бәхәскә керүчеләр табылмый калмас, анысы. Ләкин барыбер пионерларның наркоманнардан әйбәтрәк булуын берәү дә инкарь итмәс.

Үзем пионерлы балачагым турында сөйлим, үзем минем хикәямне кызыгып, хәтта көнләшеп тә тыңлап утырган балаларымны кызганып куям. Ярар, мин үземнең һәр мизгеле күңелле һәм файдалы узган балачагым турында сөйләдем дә ди, ә алар балалары сораса, ни диярләр икән? Көннәр буе экран каршында телефон тотып үткәргән балачакның ниен сөйлисең инде аның?!

Шулай да мин көтәм әле. Пионериягә охшаган илкүләм бер балалар оешмасының кабаттан тууын көтәм. Югалтканнарның акрынлап кына күбесе кайтып килә ич әнә: студентларның төзү отрядлары, тәртип саклау дружиналары, ГТО нормалары, хәтта айныткычлар да...

 Һәм менә ниһаять балалар өчен Алдынгылар дигән оешма турында сөйли башладылар. Шул ук пионерлар булырга тиештер кебек инде ул. Исеме дә туры килә. Пионерлар да бар эштә алдынгы, беренче дигәнне аңлата диләр иде бит безгә. Эх шулай булсын иде! Монысын пионериядән бер начарлык та күрмәгән, бары тик яхшы хатирәләр генә саклаган кеше буларак та әйтәм.

 Ә инде ил байрагы төсендәге галстук тагып, батыр һәйкәле янында кулларын күтәреп салют биреп торган чын пионерларны мин Белоруссиядә күңелләргә уелып калган тәэсирле сәяхәтебез вакытында күрдем. Ничектер бик моңсу булып китте. Югалтуы җиңел булса да, югалганны табу бик авыр бит.

 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елап укыдым. Нинди матур мәкалә! Күңелне айкады. Күпме матур гадәтләребезне югалттык бит! Менә хәзер шуларны кире кайтарырга азаплана быз. Югалту тиз, табу - авыр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт яусын Сезгэ❤️❤️❤️🙏🙏Мине балачагыма кайтардыгыз. Кунелле, матур итеп уздыра идек пионерлагер конен!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Халык дөрес әйткән, "Хаклык агачы ташка утыртсан да үсә". Искиткеч мәкалә бу! Балаларны хәзер тәрбияләү бик авыр. Мәктәп дәреслекләренә кертеп,балаларга пионерия оешмасы турында сөйләп,кызыксындырып, телефоннарыннан аз гына булса да арындырып, яшәешнен кунеллелеген, матурлыгын анларга ярдәм итү булмас микән?

        • аватар

          Гайнур

          0

          0

          Һаумыһығыҙ, Йолдыз! Мин һеҙҙең ижадығыҙ менән Рамазан Ибраһим улының "Әҙәби хәҡиҡәт" тигән китабынан танышмын. Үҙем Башҡортостандан. Әле Пионерҙар көнөнә арналған яҙмағыҙҙы хозурланып уҡыным. Ейәндәрегеҙгә һөйләгәнегеҙҙә үҙем дә ултырған кеүек хис иттем, күҙ алдынан пионер саҡтарыбыҙ үтте. Миңә пионерия мәктәп йылдары менән генә иҫтә ҡалманы, институтты тамамлағас, миңә район комсомол ойошмаһының беренсе секретары вазифаһында эшләргә тура килде. Һеҙҙең яҙмагыҙ шул матур саҡтарҙы күҙ алдынан үткәреп йылы тойғолар уятты. Һеҙҙең ышаныслы итеп:"Пионер ойошмаһы яңынан тергеҙеләсәк! "-тигән һүҙҙәр шундай йылылыҡ бирҙе күңелгә! Рәхмәт, Йолдыз, матур иҫтәлектәр иленә алып ҡайтҡанға. Ижадығыҙҙа уңыштар теләп Гайнур апай.

          • аватар

            Гайнур

            0

            0

            Рәхмәт, Йолдыз, матур иҫтәлектәр менән һуғарылған яҙмағыҙ өсөн! Шундай матур итеп яҙғанһығыҙ ейәндәрегеҙ менән һөйләшкәнде, үҙем һеҙҙең арағыҙҙа булған кеүек хис иттем... Миңә пионерия мәктәп тормошо менән генә иҫтә ҡалмаған, институтты тамамлағас, миңә район комсомол ойошмаһының беренсе секретары вазифаһында эшләргә тура килде. Һеҙҙең яҙмагыҙ шул осорҙағы дәртләнеп эшләгән саҡты, пионерия тормошоноң уртаһында ҡайнаған саҡты күҙ алдынан үткәрҙе. Мин һеҙҙең ижадығыҙ менән Рамазан Ибраһим улының "Әҙәби хәҡиҡәт" тигән китабы буйынса танышмын, ул һоҡланғыс итеп яҙған һеҙҙең, балалар шағиры булараҡ ижадығыҙ тураһында. Мин үҙем Башҡортостандан. Ижадығыҙҙа ҙур уңыштар теләп Гайнур апай.

            Мөһим

            loading