16+

Лаеклы ялны йә күрәбез, йә юк

Россия Федерациясенең Хезмәт министрлыгы, 2030 елга кадәрге чорны колачлап, пенсия системасын үстерү стратегиясе проектын төрдәш министрлыкларга һәм ведомстволарга фикер алышу өчен юллады.

Лаеклы ялны йә күрәбез, йә юк

Россия Федерациясенең Хезмәт министрлыгы, 2030 елга кадәрге чорны колачлап, пенсия системасын үстерү стратегиясе проектын төрдәш министрлыкларга һәм ведомстволарга фикер алышу өчен юллады.

Хезмәт министрлыгы вакытыннан алда пенсия билгеләү тәртибенә 2013 елдан реформа башларга тәкъдим итә. Шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләрнең, ягъни үз көннәрен үзләре күрүчеләрнең иминият кертемнәренең тарифын күтәрү турында да уйланыла. Хезмәт хаклары үсүенә бәйле рәвештә, табибларның һәм укытучыларның махсус стажларын арттыру ниятләнелә. Корпоратив һәм ирекле пенсияләр программаларын үстерү күздә тотыла.
Министрлык, пенсия реформасы кысаларында, «иминият маневры» ясарга җыена. Пенсиянең тупланма өлешенә взнос-кертемнәрне вакытлыча (2-3 ел тирәсе) 6 проценттан 2-4 процентка кадәр киметү фикере алга сөрелә. Россиялеләргә 2015 елда ике вариант тәкъдим ителәчәк. Беренчесе - туплауларны хәзер гамәлдә булган схема буенча формалаштырасың, ягъни иминият тарифының 6 проценты пенсиянең тупланма өлешенә күчереп барыла. Икенчесе - бөтен тарифны (22 процент) пенсиянең иминият өлешенә юллыйсың. Россиянең Социаль яклау министрлыгы инануынча, бу чара Россия Пенсия фондының бюджет дефицитын киметәчәк һәм дәүләтнең бүгенге пенсионерлар алдында бурычлылыгын саклап калачак.
Россиянең финанс министры Антон Силуанов: «Пенсиянең тупланма өлешен киметергә дә, гамәлдән чыгарырга да ярамый», - дип басым ясап әйтте.
Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Андрей Исаев сүзләренә караганда, илебездә һәр өченче кеше пенсиягә вакытыннан алда (45-50 яшьтә) чыга. Болар, күбесенчә, химия, нефть, газ һәм металлургия сәнәгатьләрендә эшләүчеләр. «Пенсиягә чыкканнан соң, аларга кертем күчерү инде дәвам ителми. Димәк, алар өчен без һәммәбез түлибез булып чыга», - ди Андрей Исаев.
Россиядә хезмәт пенсиясе билгеләү өчен 5 ел эш стажы булу да җитә. Дума комитеты рәисе Андрей Исаев, эш стажы елын арттырырга, шулай ук пенсияне дә кешенең күпме ел стажы булуыннан чыгып билгеләргә кирәк, дип саный.
Мәскәүдә 20 сентябрьдә узган Хөкүмәт утырышында Премьер-министр Дмитрий Медведев, пенсия реформасы пенсиянең тупланма өлеше мәсьәләсенә дә кагылмыйча калмас, диде. Россиянең элеккеге финанс министры Алексей Кудрин да: «Пенсияләрнең тупланма өлешен гамәлдән чыгару тулы бер буыннарның киләчәген бетерәчәк, ә илне инвестицияләрдән мәхрүм калдырачак», - ди.
РФ Финанс министрлыгы пенсиянең тупланма өлешен хәзерге рәвешендә гамәлдә калдыруны кирәк саный. Ләкин министрлык, матди кызыксындыру чаралары кулланып, россиялеләрне пенсиягә соңрак чыгару сәясәте тарафдары.
Йомгаклап әйткәндә, әгәр эш бирүчеләр (шәхси предприятиеләр, компанияләр) пенсиянең тупланма өлешенә взносларны күчереп баруны күпсенсәләр, кеше үз пенсиясен үзе туплауга калдырылса һәм пенсиягә чыгу яше 60-65 яшьләргә кадәр озайтылса, Россиядә күпләр лаеклы картлыкны күрмичә китеп барырлар, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading