Казандагы Мәрҗани мәчете Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри урамында Түбән Кабан күле яры буенда урнашкан.
Тарих “тәрәзәсе”
Татарстан башкаласындагы шактый биналар һәм корылмалар тарих “тәрәзәсе” кебек, алар аша үткән заманнардагы вакыйгаларны күзаллап була. Мәрҗани мәчете, татар байлары үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннән соң, 1766-1770 елларда Россия императрицасы Екатерина II рөхсәтендә төзелгән. Әлеге гыйбадәтханә 1552 елдан соң барлыкка килә алган беренче таш мәчет. 1766 елда Екатерина II Идел буйлап сәяхәтен башлый, 1767 елның 27 маенда ул Казанга да тукталыш ясый. Аны гаять тә зурлап кабул итәләр, мәҗлесләр оештыралар. Екатерина II татарлар белән дә очраша, аларның үтенечләрен тыңлый, һәм татарларга мәчетләр төзүгә, дәүләт структураларына эшкә урнашырга, Россия буенча сәүдә итәргә хокук биргән указлар чыгара. Шушы хәер-хафлыгы өчен татарлар Екатеринаны “Әби патша” дип атап йөртә башлый.
Екатерина II Казанны һәм сый-хөрмәтне бик ошаткан, “кайтырга кирәк булмаса, моннан китмәс тә идем”, дигән. Императрица үзенең көндәлегенә “Бу шәһәр, һичшиксез, Россиядә беренче Мәскәүдән кала. Казанның зур патшалык башкаласы булуы һәр нәрсәдә күренә”, дип язган.
Татарлар күкне колачлый Иске Татар бистәсендә мәчет төзелеше өчен татар сәүдәгәрләре 5 мең сум акча җыеша. Ике катлы бинаның архитектурасында татарларның урта гасырдагы традициясе чагыла: манара түбәдән күтәрелә. Манара 3 бүлемтектән гыйбарәт. Дивар бизәлешләре архитектор Василий Кафтырев җитәкчелегендә башкарылган булырга тиеш, дип исәпләнелә.
1861-1887 елларда сәүдәгәрләр И. Юнусов, З. Усманов, В. Гизетуллин, М. Вәлишин акчаларына мәчеткә янкорма төзелә, манарасы яңартыла, кирпечтән койма тотыла.
Императрица биргән рөхсәтеннән баш тарта күрмәсен, дип шикләнеп, татарлар мәчет төзелешнә ашыга-кабалана керешкәннәр. Шунлыктан, нигезне салганда Мәккә юнәлеше төп-төгәл билгеләнмәгән, кыйбла бераз “күчкән”, ягъни гыйбадәтханә кыйблага каратып төзелмәгән. Мәгърифәтче Каюм Насыйри: ”Гыйбадәтханә бик ашыгыч төзелде”, - дип язып калдырган.
Тагын бер тарихи факт бар. Казан шәһәр хакимияте чиновниклары: ”Татарлар мәчет манарасын биек итеп төзиләр. Манара ничә метр биеклектә булырга тиеш?” - дип, Екатеринага зарланганнар. “Мин аларга җирдә урын бирдем, ә күккә никадәр күтәрелү аларның ихтыярында, чөнки күкләр минем биләмәләремә керми”, - дип җавап биргән Екатерина II.
Милләт мәрҗәннәре Сәүдәгәр Юнусовлар мәчет ихтыяҗларына акчаларын кызганмаганнар. Халык рәхмәт йөзеннән хәзерге Мәрҗани мәчетен заманында “Юнусов мәчете” яки “Әфәнде мәчете” дип ата йөрткән. Иске Татар бистәсендәге мәчеттә 1850-1889 елларда имам булып торган Шиһабетдин Мәрҗани татарлар арасында зур абруй яулый. Шиһабетдин Баһаветдин улы 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районының Ябынчы авылында дөньяга килгән. Аның бабалары Мәрҗән авылы кешеләре булган.
Шиһабетдин үзенә Мәрҗани тәхәллүсе алган. Шиһабетдин хәзрәт тирән белемле дин һәм җәмәгать эшлеклесе булган, мәдрәсәдә шәкертләрне дә укыткан, уку программасына дөньяви фәннәрне керткән. Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнгән. Иске Татар бистәсендәге мәчет бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә.
Шиһабетдин хәзрәттән соң, мәхәлләдә аның улы Мөхәммәтборһанетдин һәм оныгы Габделхәмид тә имам-хатыйб вазифасын башкарган. Мәрҗани мәчетендә үз вакытында Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Госман хәзрәт Исхакый да мулла булып торды. Казан мөхтәсибәте шушы Мәрҗани мәчетенә урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар