16+

«Миңа Президент исеме ошый»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы «Татарстан» медиаклубы әгъзалары белән очрашты.

«Миңа Президент исеме ошый»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы «Татарстан» медиаклубы әгъзалары белән очрашты.

Массакүләм мәгълүмат чараларының йөздән артык вәкилен, мөхәррирләрне һәм журналистларны берләштергән медиаклуб әгъзалары, пленар утырыш башланганчы, Универсиада объектларын карады, IT-паркта булды. Соңрак алар Татарстан Президенты белән очрашты. Р.Миңнеханов аларны соңгы вакытта республикада булган вакыйгалар белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Татарстанның уңышлары күп нәрсәдә чагыла. Монда массакүләм мәгълүмат чараларының да роле зур. «Мәгълүматны җиткергәндә хәтта интонация дә мөһим», - дип билгеләп үтте ул. Р.Миңнеханов республиканың бөтен потенциалын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү кирәк дип саный.
Журналистлар Президентка ике сәгать дәвамында төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар бирде, үзләрен борчыган теге яки бу мәсьәләне хәл итүен сорады, үз тәкъдимнәрен белдерде.
«Беренче канал»да «Давай поженимся!» программасын алып баручы Роза Сябитова Президентка мөрәҗәгатендә, илдә демографик вазгыять яхшы түгел, дип белдерде. «Татарстан бу мәсьәлә буенча мактана ала - узган ел, 19 елга беренче тапкыр, республикада халык саны арту күзәтелде», - дип җавап бирде Президент аңа.
«IT технологияләр өлкәсендә Татарстанны лидер дип атап буламы?» - соравына ул: «Дөнья күләмендә юк әлегә дип саныйм», - дип белдерде.
Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Р.Миңнехановның үз вазифасы исеменә мөнәсәбәте белән һәм, Татарстан кайчан Президент вазифасын үзгәртәчәк, дип кызыксынды. «5 елга күчү чорына билгеләнгән федераль закон бар. Миңа Президент исеме ошый дип әйттем. 2015 елга кадәр закон һәм вакыт бар әле. Ул көнгә кадәр без республика җитәкчесенә яңа исем уйлап табарга тиеш. Әлегә уйлыйбыз», - диде Президент җавап итеп.
Очрашуда тагын бик күп тәкъдимнәр яңгырады: кемдер Татарстан белән якынрак хезмәттәшлек итәргә, кемдер татарлар өчен фәнни медицина үзәге булдырырга тәкъдим итте, кемдер исә Р.Миңнехановны Сабан туена чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading