Авыл өенә килеп кергәч, күңелгә нидер җитми. Кемнәргәдер туганнары... һәм дә, ишек катындагы “ак күлмәкле” мич җитми.
Гасырлар дәвамында өйгә җылылык биргән, гаиләнең тормыш-көнкүрешендәге тугры ярдәмчесе булган галиҗанәп мич бит ул. Кышкы айларда мичкә иртән һәм кичкә каршы ягылды. Мич эчендә шарт-шорт итеп утын янганда өйгә җан керә, һава сафлана. Каен тузы исе аеруча көчле тарала. Имән яки өрәңге агачларыннан ис алай сизелми. Утын янганда күмерләрен идәнгә кадәр аттыра. Шунлыктан, мич авызы турысында идәнгә калай кагылган була. Тал утыны бик хәтәр, ул күмерләрен “пулемет” кебек аттыра.
Нарат белән чыршыны утын сыйфатында кулланмаска тырышалар, чөнки сагызы мич юлына корым булып утыра. Корымны айга бер мәртәбә, дигәндәй, чистартып торалар. Мичнең төтен юлы турысында беркадәр чыгып торган кирпечне, пычак белән кыргычлап тартып аласың да, такта кисәге яки кул тыгып, корымны иске чиләккә бушатасың. Куллар белән битләр шахтер кыяфәтендә кара корымга буялып бетә. Төтен юлындагы корымны чистарткач, мичнең суыруы яхшыра, төтен өйгә чыкмый башлый.
1960 елларда да авыл өйләрендә ашарга әзерләү мич һәм “керосинка” ярдәмендә башкарылды. Мичнең олы бүлемендә әле утын янган мәлдә үк табада бәрәңге пәрәмәче, юка, коймак, уртага ярылган бәрәңге пешерелә. Утын янып беткәннән соң, күмер кисәү белән кече учакка тартыла. Мичнең олы бүлеменә зур чуен чүлмәктә итле бәрәңге яки калай чүмеч-савытларда ипи пешерергә куела. Ипи тәме морҗадан чыгып, бөтен урамга тарала. Мичтә яңа пешкән ипинең гаҗәеп тәме бүген дә тел очында саклана. Балык Бистәсе районындагы элекке “Татарстан” колхозының Күки авылы-бригадасы кырларында үскән ашлыктан пешерелгән ипи иде инде ул, югыйсә.
Мичнең кече учагына урнаштырылган казанда аш пешерелә, су җылытыла. Кече учактагы ут тәүлек дәвамында сүнми иде, дисәм дә ялган булмас. Гаилә өчен кече учак казанында иртәдән кичкә кадәр нинди дә булса ризык әзерләнә иде чөнки. Өлкәннәрнең шырпыга бик сакчыл булганлыклары хәтердә. Безнең өйдә шырпылар кечкенә киндер капчыкта мич башында торды. Капчыкта шырпы 20 каптан кими башласа, мәрхүм бабам Гыйльметдин: “Шырпы бетте, шырпы бетте”, – дип, кибеткә чыгып йөгерер иде.
Өйләрендә шундый алдан кайгыртучан бабайлары булмаган күрше апаларның безгә иске чиләк тотып утлы күмергә кергәннәрен хәтерлим. “Ут күрше” гыйбарәсе кешеләрнең бер-берсенә, мичтә учак тергезер өчен, утлы күмергә яки бурычка шырпыга керүеннән килеп чыккандыр да инде ул. Күрше апалары утлы күмергә өстәп, кулларына шырпы да тоттырылгач, сөенеп чыгып китәрләр иде.
Кышкы салкын көннәрдә мич морҗасы-торбасыннан чыккан төтен күккә туп-туры булып күтәрелә. Авыл өстендәге, аеруча ай яктысындагы, шушы дистәләгән “төтен баганалары” – искиткеч матур манзара. Бу күренеш картиналарда һәм открыткаларда да сурәтләнгән.
Үзәкләштерелгән электр челтәре сузылгач, гаиләне үзенең яктылыгына җыйган керосин лампалары келәтләргә чыгарып куелды. Балык Бистәсе районының Күки авылына үзәкләштерелгән газ челтәре сузылгач, инде кирпеч мичләр дә “үги бала” хәленә төште. Җылыту газга көйләнгәнлектән һәм аш-су газ плитәсендә әзерләнгәнлектән, гаиләләр кирпеч мичләрне берәм-берәм сүтеп бетерде. Бүген авылларда сирәк өйләрдә генә кирпеч мич күрергә мөмкин. Хәер, коттеджларда яшәүчеләрнең күбесе каминнар чыгара, ләкин ул мич түгел шул.
Балык Бистәсе районының Балтач авылында яшәүче Эльмира белән Фәнис Зыятдиновлар бүген дә кирпеч мичтән рәхәтләнеп файдалана: “Мичне сүтеп ташламаячакбыз”, – диләр. Мичләрендә пешерелгән бәлешләре, бәрәңге пәрәмәчләре, коймаклары нәкъ бала чаклардагы кебек тәмле.
Авыл өенә килеп кергәч, күңелгә нидер җитми. Туганнар җитми... һәм дә, ишек катындагы, туңып кайткан чакларыбызда аркаларыбызны җылыткан, әбиләребез белән әниләребез тәмле ризыклар пешергән “ак күлмәкле” мич җитми.
Автор фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бик жылы язма, авылым, андагы мичебез, энинен мичтэ пешергэн бэрэнге дучмагы искэ тоште, мин кич капка тобенэ чыгып мичлэрдэн тотен чыкканны карарга ярата идем, авылнын барлык моржаларыннан да берюлы кутэрелэ иде бит ул тотеннэр... Хэзер энилэрнен алай утын белэн кондэ мич ягуларын телэмим,э шулай да сагындыра.
0
0