16+

"Сезнең кызыгыз юл һәлакәте сәбәпчесе булды, хәлне җайлау өчен кичекмәстән 266 мең сум акча кирәк"

Күпме генә сөйләсәк, аңлатсак та, полиция хезмәткәрләре алдарларга ышанып акчасыннан колак кагучылар турында көн дә хәбәр итеп тора. Татарстан буенча оператив мәгълүматлар да раслый моны: тәүлек саен 30 мошенниклык очрагы теркәлә.

"Сезнең кызыгыз юл һәлакәте сәбәпчесе булды, хәлне җайлау өчен кичекмәстән 266 мең сум акча кирәк"

Күпме генә сөйләсәк, аңлатсак та, полиция хезмәткәрләре алдарларга ышанып акчасыннан колак кагучылар турында көн дә хәбәр итеп тора. Татарстан буенча оператив мәгълүматлар да раслый моны: тәүлек саен 30 мошенниклык очрагы теркәлә.

Кырыгалдарлардан зыян күрүчеләрнең беркатлылыгына, таныш булмаган кешеләргә тиз ышануларына аптырап каласың. Мошенниклар татарстанлылардан узган ел 80 млн сум акча үзләштергән. 
— Элек мошенниклар кармагына элек күбесенчә өлкәннәр эләгә иде, - ди ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең  бүлек начальнигы Рәмис Газыймов.- Ә хәзер статистика бераз үзгәрде. Яшьләр дә телефон алдарларына ышана. Республикада кылынган җинаятьләрнең дүрттән бер өлеше – карталардан урлау һәм мәгълүмати технологияләр кулланып алдау. Татарстанда шундый төр 13 мең җинаять теркәлгән. Гадәттә, бу төр җинаятьләрне алдан корылган схема буенча башкаралар. Бер төркем кеше җәлеп ителә. Әле күптән түгел Татарстан һәм Мари Элда җиде кешедән торган җинаятьчел төркем тоткарланды. Алар тарафыннан 16 хокукка каршы гамәлләр кылынган.

Билгесез кешеләр кәрәзле яисә өй телефонына шылтыратып, үзләрен Федераль иминлек хезмәте, Тикшерү комитеты яки эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм телефон иясенә аның якын туганының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен әйтәләр. Шылтыратучы, янәсе, аларга ярдәм итәргә тели, ә моның өчен шактый зур суммада акча кирәк. Анализ күрсәткәнчә, мондый алдаулардан зыян күрүчеләрне нигездә 74 яшьтән 85 яшькә кадәрге өлкәннәр тәшкил итә. Әйтик, Ютазы районында шундый төр очрак теркәлгән. Бер ир-ат мошенниклардан 100 мең сумлык зыян күрә.

Хәер, мондый очраклар республиканың күп районнарында һәм шәһәрләрендә күзәтелә. Казанда билгесез кеше бер иргә шылтырата һәм, үзен ЮХИДИ хезмәткәре дип атый. "Сезнең кызыгыз юл һәлакәте сәбәпчесе булды, хәлне җайлау өчен кичекмәстән 266 мең сум акча кирәк", дип теге ирнең өнен ала. Баласы авыр хәлгә юлыккан дип ышанып, курыккан ир әлеге сумманы курьерга биреп тә җибәрә. Мондый мисалларны бик күп санарга булыр иде һәм кызганыч ки, моңа охшашлы фактлар көн дә очрап тора. 

Мошенниклар гел үзгәрә, алдауга корылган гамәлләрен камилләштерәләр. Алар үзләрен дарулар сатучы сәүдә оешмалары вәкилләре булып кылану очраклары да ешайды. 

— Казанда, Вознесение бистәсендәге йортларда ялган "колл-үзәк" хезмәткәрләре эшләгән. Һәркайсының үз роле бүленгән. Моңарчы алынган дарулар, биологик актив өстәлмәләр өчен компенсация тәкьдим иткәннәр. 13 шундый очрак теркәлгән, алар тарафыннан китерелгән зыянның күләме 10 миллион сум тәшкил итә, - дип сөйләде хокук сакчысы. 

Мондый җинаятьләрнең төп сәбәпләренең берсе - кешеләрнең таныш булмаган бәндәләргә артык ышанучанлыгы, малларына, акчаларына җиңел каравы, үз тормышларына һәм сәламәтлекләренә янаган хәвефне аңламаулары. Күпчелек очракта зыян күрүчеләр үзләрен алдаган кешеләрне таный да, аларның ниндирәк кыяфәттә булуларын тасвирлый да алмыйлар. Ә китерелгән зыянны кире кайтару бигрәк тә авыр. Бу озак елларга сузылырга мөмкин. Әлбәттә инде, мошенниклар тотылса...

Мошенниклар корбаны булмас өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
- паникага бирелмәгез, акча җыя башларга ашыкмагыз;
- якыннарыгыз хакында сүз бара икән, ничек булса да алар белән элемтәгә керергә тырышыгыз;
- кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез;
- беркайчан да акчагызны таныш булмаган кешеләргә тапшырмагыз;
- беркайчан да почта аша үзегезгә таныш булмаган адресларга, счетларга акча салмагыз;
- таныш булмаган кешеләргә үзегезнең банк картасы номерын, шулай ук яшерен кодларны әйтмәгез, аларны сез генә белергә тиеш;
- очраклы танышларга ышанмагыз, аларга үзегезнең акчаларыгыз турында сөйли күрмәгез - бу мәгълүмат сезгә каршы файдаланылырга мөмкин.

 

Фото: http://unsplash.com 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading