16+

"Киләчәккә зур планнары бар иде. Мини-ферма төзеп, маллар үрчетергә хыялланып йөрде..."

Бакый дөньяга күчкәч тә кешене онытмаулары бик матур күренеш инде. Мамадыш районында махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр истәлегенә волейбол турниры уздырганнар. 

"Киләчәккә зур планнары бар иде. Мини-ферма төзеп, маллар үрчетергә хыялланып йөрде..."

Бакый дөньяга күчкәч тә кешене онытмаулары бик матур күренеш инде. Мамадыш районында махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр истәлегенә волейбол турниры уздырганнар. 

Николай Пичугин 2022 елның 24 сентябрендә өлешчә мобилизация нигезендә хәрби операциягә алына. Кызганыч, Луганк Халык Республикасы җирлегендәге Сватово шәһәре янында барган бәрелешләрдә һәлак була. 

Аңа кадәр егет спорткомлпекста тренер булып эшләгән, балаларны волейбол һәм баскетбол уйнарга өйрәткән. Үзе спортка бик мөкиббән кеше булган. Районда узган барлык чараларда да катнашкан, аеруча чаңгы һәм йөзү буенча ярышларны яраткан. Кичләрен эштән соң егетләр белән волейбол уйнаганнар. Спортка карата мәхәббәте, фанат сыман шуның белән яшәве күпләргә үрнәк булып торган. Менә шул дуслары һәм танышлары аңа багышлап волейбол турниры уздырырга уйлаган да инде. 

Ярышлар Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында узган, Николай үзе тумышы белән Яңа Учадан булган, соңгы вакытларда шунда яшәгән. 
Пичугин Мәскәүдә Преображенский полкында хезмәт иткән. Анда ул кече сержант званиесе алган, бүлекчә командиры вазифасын башкарган. Аның хатыны һәм ике баласы калган. Тормыш иптәше Алинә әйтүенчә, Николай һәрнәрсәгә дә җаваплы караган, бернәрсәдән дә курыкмаган, гел гаделлек ягында торган, бар кешегә дә ярдәм итәргә тырышкан. 22 сентябрьдә повестка килгәч тә, тартынып тормаган, кирәк икән, димәк кирәк дип, сумкаларын җыеп та куйган. Ике көннән соң аны Казандагы танк училищесында урнашкан җыелу пунктына җибәргәннәр. Бер айдан соң Белгород өлкәсендәге хәрби частьтә күнегүләр уза башлаган, анда ике атна торганнар. Ә инде 7 декабрьдә Николайның бәрелешләр вакытында һәлак булды дигән хәбәре килә. Бу хакта хатыны Алинәгә сугышчының командиры шалтыратып әйткән. Пичугин аның уң кулы булган, шуңа күрә дә җитәкчесе шәхсән сөйләшергә карар кылган. Аның сүзләренчә, егет миномет утына эләккән.

– Без Яңа Уча авылында йорт төзи идек. Коляның алдагы тормышыбызга зур планнары бар иде. Мини-ферма төзеп, маллар үрчетергә хыялланып йөрде. Районда барган бөтен ярышларда да катнашты, ул йөзү дисеңме, чаңгыда узышумы – һәрвакыт беренчеләр рәтендә булды. Балаларда да спортка мәхәббәт уятасы килде аның, шуңа күрә дә тренер буларак алар белән ныклап шөгыльләнде. Үз акчасына төрле кирәк-яраклар сатып алды, спорткомплекстагы күп кенә нәрсәләрне эшләде, хуҗалыкта да булырга вакыт таба иде, – дип, сөйләде Алинә Пичугина. 

Волейбол буенча ярышларда 8 команда катнашкан. Турнирның җиңүчесе булып Олыяз авылы танылган. Икенче урында Түбән Тәкәнеш өлкәннәре, ә өченче урында яшьләре калган. Әлеге чараны Николай Пичугинның якыннары һәм дуслары оештырган. Шуларның берсе булган Дамир Гөбәйдуллин аның белән яшьтән үк волейбол уйнап үскән. Олыгая төшкәч тә, әлеге гадәтләрен ташламаганнар, атнасына өч мәртәбә спорткомплекста җыела торган булганнар. Хәрбине декабрьдә җирләгәч, әти-әнисеннән аның хөрмәтенә волейбол турниры оештыру өчен рөхсәт сораган.

– Ярышны район күләмендә ясарга уйламадык, чөнки Николайны белгән, аның белән үскән кешеләр арасында үткәрәсе килде. Иң мөһиме – дустыбызны хөрмәтләү, аны хәтерләү һәм истә тоту. Мин аның белән яшьтән үк уйнап үстем, үҗәт иде Коля, гел беренчелеккә омтылды. Үзе ул гел спорт дип яшәде, балаларны өйрәтәсе килде. Шунысы өчен шатбыз, Коля тренерлык иткән команда район арасында узган мәктәп волейбол лигасында җиңүче булды. Бик зур уңыш бу! Хәзер ул балалар Татарстан күләмендә чыгыш ясаячак, – дип, фикерләре белән уртаклашты Дамир Гөбәйдуллин. 

Николай Пичугин 1991 елгы булган. Идел буе физик культура һәм спорт дәүләт академиясендә укыган. Аны тәмамлауга ук туган ягына кайтып, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли башлаган. Балаларны көрәшкә дә өйрәтеп йөргән. Аны белүче, хөрмәт итүче кеше Мамадыш районында байтак. Волейбол турнирын да егетләр ел саен уздырырга нияләп йөри әле. 
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading