16+

Президент атамасы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президент атамасы мәсьәләсе буенча халык референдумы уздыру тәкъдиме белән чыкты.

Президент атамасы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президент атамасы мәсьәләсе буенча халык референдумы уздыру тәкъдиме белән чыкты.

Мәскәү һаман да Татарстан Президенты атамасына басым ясый, янәсе, илдә бер генә президент булырга тиеш, ә төбәкләрдә җитәкчеләр генә калсын. Башта төбәкләргә президент атамасын үзгәртү өчен 2015 елга кадәр вакыт бирелгән иде. Соңгы вакытта, күрәсең, Мәскәү коридорларында тагын бу теманы күтәрә башлаганнардыр - Кремльгә якын матбугат аша президент атамасына янә ябырылдылар.
Ф.Мөхәммәтшиннең тәкъдиме - һичшиксез хуплауга лаек адым: де-юро гына булса да, суверен республика халкы үз җитәкчесенең исемен үзе сайларга тиеш. Россия Федерациясе исә чыннан да федерализм стандартлары буенча эш итә икән, президент атамасын саклау хокукы федерация субъекты кулларында калырга тиеш.
Мөхәммәтшин әлеге адымы белән үзен демократ сәясәтче буларак күрсәтә, чөнки референдум гадәттә демократик карашлы Көнбатыш илләрендә генә уздырыла. Россиянең бүгенге сәяси климатын күздә тотсаң, берәр нинди мәсьәлә буенча референдум уздыру, ягъни халык фикеренә колак салу Татарстан кебек төбәкләрдә генә түгел, гомумроссия дәрәҗәсендә дә мөмкин сыман тоелмый.
Шулай да бер көнне кызыл кар явып, хакимият безне тавыш бирергә чакырырга уйласа, халыкка президент атамасының, республика статусының ни өчен һәм никадәр әһәмиятле икәнен алдан ук җиткерә башларга кирәк.
Президент атамасын югалту белән Татарстан шактый зур икътисади югалтулар кичерергә мөмкин.
Президентлы республика чит ил инвесторлары өчен кызыклырак, ышанычлырак. Татарстан президент атамасын һәм республика статусын югалтса, төбәкнең байлыгына кызыккан федераль үзәккә кулын сузарга киңрәк мөмкинлекләр туачак. Илбашыбыз экономика белән чикләнеп, сәяси мәсьәләләргә артык тыкшынмый, диләр. Ярар, ул президент атамасын саклап калу мәсьәләсен хәзергә бик кузгалтмый да, ди. Ләкин Татарстан икътисадын сакларга, якларга теләсә, аңа югарыда әйтелгән мәсьәләләрне күздә тоту зарури.
Президент атамасын югалту белән болай да аксаган милли мәгарифкә, телгә һөҗүм ясалачагын фаразлау исә беркемне дә гаҗәпләндермәс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading