16+

Рәхәт яшәгән безнең заман ирләре

Вәт, дуслар, сез әйтәсезме инде аны, мин әйтимме дигәндәй... Фикерем болайрак, җәмәгать.

Рәхәт яшәгән безнең заман ирләре

Вәт, дуслар, сез әйтәсезме инде аны, мин әйтимме дигәндәй... Фикерем болайрак, җәмәгать.

Мин әйтәм, әмма дә рәхәт яшәгәннәр икән безнең заман ирләре, әмма дә бәхетле булганнар. Шуны үзләре беләме икән, әллә белмичә дә картайдылармы икән дип уйлап утырам әле, үзем белән бергә картаеп килүче, биле нечкәреп беткән, кайрап торып җибәрсәң Гали пәкесеннән бер дә ким түгел диярлек яшел саплы пычагым белән бәрәңге әрчеп утырганда. Ирләрнең бәхетле булуларының җеп очы безгә килеп тоташа, чибәр әбиләр.

Сәбәбе гүпчим дә гап-гади, Әсмәттә әйтмешли, әмма да ләкин мәңге уйлап таба да алмаслык. Сәбәбе шул, дуслар, ул заманда без хатын-кызлар туганда ук чибәр булып туганбыз, Аллаһның рәхмәте белән. Бөтенесе үз урынында, әлхәмделиллаһ. Күз өстендә кыйгач кашы дисеңме, күзләрне каймалап алган ук кебек керфекләр дисеңме, уймак авыз, камыш бармак, көмеш тырнак дисеңме? Һәммәсе үз урынында. 

Без бизәнмичә дә чибәр идек. Безгә чибәрлегебезне бераз гына "корректировать" итеп, көне буе кояш ашаган битебезне агартып җибәрү өчен "Любимый" кремы белән җил ярган иреннәребезне матурлап-ачып җибәрергә бармак башы кадәр помада җитә иде. Шуның белән бетте-китте, без айның ундүртенче кичәсе кебек балкып клубка килеп керәбез, тирләп-пешеп "вечер" уйныйбыз. Шул уч төбенә сыешлы түгәрәк савыттагы "Любимый" крем белән имән бармакның ике өлеше кадәрле помада безгә кыз гомеренә җитә иде инде.

Ә кияүгә чыккачмы? И Аллаһ, сез каян күрдегез ир хатынының бизәнеп йөргәнен? Һәм нигә кирәк ди ул бизәнеп йөрү? 
Без ирләрдән әллә нинди матур сүзләр дә ишетмәдек, ишетмәгәч ишетмәдек инде, гомерләр үткәч аның нәрсәсен яшереп торасың. Алай назлап-иркәләп эндәшү безнең татар халкына хас күренеш түгел бит ул.

Безгә яшь чакта ата-анабыз кушкан исем белән эндәштеләр, әле безгә исем белән эндәштеләр, ә безгә кадәр әби-бабайлар заманында ир белән хатын бер-берсенә исем белән дә эндәшмәгән бит әле. Балалар тугач, әтисе, әнисе, атасы, анасы дигәннәр, балалар туганчы кемдер бер-берсенә син дип эндәшкән.
"Син". Шушы бер сүзгә күпме төсмер биреп булганына шаккатарсың.

Ачу чыкканда кискен итеп "Синн", яратып-назлап, күз карашы белән генә иркәләп әйткәндә "Сииин". Шушы бер сүзгә салынган интонация аркылы хатын-кыз иренең кәефен, көенең-чөенең ни рәвештә икәнен аңлаган. "Син" сүзендәге өч хәрефнең кайсына басым ясалганына карап, кайвакыт иренә йомшак кына елышып алган йә бераз читтәрәк йөрергә тырышкан.

Ә соңыннан, инде балалар тугач, кемдер бер-берсенә әтисе-әнисе йә атасы-анасы дип эндәшкән, ә гомерләр үтеп, инде оныклар күрү бәхетенә ирешкәч, "Әби-бабай " гына дип эндәшә башлаганнар. Анысы бигрәк тә телгә йомшак инде, менә үзебез дә беренче оныгыбыз туганнан бирле бер-беребезнең мулла кушкан, әти-әни биргән исемнәрне гүпчим дә онытып, әби-бабай дип эндәшәбез. Әле менә өч кенә көн элек яңа статуска кердек, Аллаһка шөкер.Кемдер инде безгә карт әби, карт бабай булдыгыз диде, кемдер дәү әби, дәү бабай диде. Ничек дисәләр дә ярый, без риза, бу яшьтә исем берәзгәләп торып булмас.

Ә сүз башым бөтенләй башка турыда иде бугай, картлык чыннан да шатлык түгел, сүздән ботка пешерә торгач, бөтенләй башка "чатка" кереп киткәнмен, ахры.
Сүз башым хатын-кыз матурлыгы турында иде бит, нигә без шулай матур булып дөньяга килгәнбез дә, нигә хәзер хатын-кыз матур булып тумый икән дип аптырап йөргәннән. Монда әзрәк шул фикерем белән уртаклашасым килгәннән иде бит. 

Ходай биргән матурлыклары безнеке кебек булса, кем әйтмешли, ә нигә алайса хатын-кызлар каш ясаталар, керфек үстерәләр, ирен кабарталар.
Матурлыклары җитәрлек булгач, нигә шуның кадәр акча түгәләр зерәгә?

Монда инде, ирләр, сез үзегез дә гаепле, әни әйтмешли, чын төбенә төшеп карасаң. Хатыннарыгызга нинди генә затлы-татлы-матур исемнәр белән эндәшмисез. "Алтыным, матурым, җимешем, кадерлем, сөеклем, ә кемдер әле русчалатып дорогая дип тә җибәрә". Дорогаяны татарчага әйләндерсәң, Мунча ташлары әйтмешли, кыйммәтлем дигән сүз була икән әле ул.

Менә ире кыйммәтлем дип торгач, хатын-кыз чыннан да үзенең кыйммәтле икәненә ышана да инде ул. Картасыннан шактый гына сумасы хатынының каш-керфегенә, ирененә, тырнагына чыгып очканын күреп, теге борыңгы замандагы "Син" дигән өч хәрефле сүзнең ахырына исәпсез-сансыз Н хәрефләре кушып, башын кашып утырган ирләр интернетта шактый күзгә чалынып китә шул. Каш-керфек ясату, ирен кабарту, татарча иттереп урысча әйткәндә, шактый дорогое удовольствие икән шул, бу сиңа сиксән тиенлек "Любимый" крем белән җитмеш тиенлек помада түгел инде. 

Менә озын-озак юллар гизә торгач, югалган сүз башымның очына килеп чыктым, нәкәнис. Бибиәсмәттә Әхмәтҗан абзыйга "Һай Әхмәтҗан, безнең болай рәхәт торганны күршеләр беләме икән?" дигәндәй, үзләренең әмма дә рәхәт яшәгәннәрен безнең заман ирләре беләләрме икән, юкмы икән дип уйлап йөрим әле бу арада...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

2

3

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading