- Казанның үзендә йортлар төзеләчәкме?
- Йорт салучылар үзләре шундый теләк белдерсәләр, әлбәттә. Әмма шәһәр уртасында квадрат метры 30 мең сумнан да артмаган фатирлардан торган йорт салып бирергә теләүчеләр әлегә юк.
- Программа белән кызыксынучыларга кая мөрәҗәгать итәргә?
- Программада катнашу өчен гаризаларны яшәү урыны буенча үзидарә органына тапшырырга кирәк. Гариза белән бергә күптөрле документлар да тапшырасы була: бөтен гаилә әгъзаларының шәхесен ачыклый торган документлар, туганлык мөнәсәбәтләрен раслый торган документлар, хезмәт кенәгәсе күчермәләре, йорт кенәгәсеннән өземтә, төп эш урыныннан белешмә кәгазе, хезмәт хакы турындагы белешмә, милкең булу-булмау турындагы белешмә кәгазе һәм башкалар. Алар турындагы бөтен мәгълүматны үзидарә органнарының торак сәясәте бүлекләреннән алырга мөмкин. Бөтен кирәкле документлар җыелып тапшырылгач, гариза ун эш көне эчендә каралып, карар чыгарыла. Уңай җавап булган очракта биш көннән сезгә хәбәр дә җибәрәләр. Алга таба инде Татарстанның Ипотека торак кредиты агентлыгына мөрәҗәгать итәсе була.
Агентлыкның үзенә шалтыратып, без ипотеканың процент күләме күпме булуы белән кызыксындык. Аннан хәбәр итүләренчә, процент ставкасы - әлегә 12,84. Гражданнардан гаризалар кабул итәргә өлгермәсәк тә, шалтыратып сораучылар, кызыксынучылар бар, диделәр безгә. Алдан әйткәнебезчә, гаризалар элек район үзидарә органына, аалардан шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсенә килеп ирешә. Документлар тәртиптә булса һәм гражданнарның торакка мохтаҗ булулары расланса, гариза Ипотека торак кредиты агентлыгына китә.
"Россия гаиләсе өчен торак" программасында кемнәр катнаша ала?
1. Бер кешегә квадрат метры 18 метрдан кимрәк туры килгән фатирда яшәүчеләр (ялгыз яшәүчеләрнең торагы 32 квадрат метрдан ким булса):
а) айлык кереме 40 мең сумнан артмаган ялгыз кешеләр;
Ике кешелек гаиләдәге бер кешенең айлык кереме 20 мең сумнан артмаганнар;
Өч кешелек яки аннан да күбрәк кеше булган гаиләдә берсенең айлык кереме 13 мең сумнан артмаганнар.
б) гражданин һәм (яки) аның салым түли торган гаилә әгъзалары исемендәге бөтен милекнең бәясе 3 миллион сумнан артмаса.
2. Авария хәлендәге яки тузган торакта яшәүчеләр
3. Ике баласы булган һәм ана капиталы алучы гаиләләр
4. Гаиләдә өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләр
5. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар
6. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, оборона-сәнәгать комплексы яки бюджет өлкәсендә эшләүчеләр
7. Гаилә әгъзасы яки баласы инвалид булган гаиләләр
«Россия гаиләсе өчен торак" программасының үз сайты бар - программа-жрс.рф. Анда аерым төзелеш эшләрен башкаручы һәм программада катнашучы гражданнарның реестрларын алып бару өчен җаваплы булган оешмалар белән элемтәгә керү мөмкинлекләре дә күрсәтелгән. База һәрдаим яңартылып һәм киңәйтелеп тора. Порталга программаны гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә туган сорауларны да юлларга мөмкин. Иң еш бирелә торган сорауларның җаваплары да бирегә эленәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар