16+

«Россия. Казан. Универсиада!» – җиңүчене бергәләп сайлыйк!

28 июнь җомга киче кызу булырга охшаган. Ә «ТНВ» каналы табаны кыздырып, яндырып торачак. Казан һәм Универсиадага багышланган «Россия. Казан. Универсиада!» җыр конкурсының финалы турыдан-туры эфирда, нәкъ менә 28 июнь көнне кичке сәгать унда уза.

Тарих битләренә күз салыйк... 2012 елның 1 ноябре. Беренче этап кысаларында конкурсның оештыру комитетына 50дән артык хат килеп төшә. Аларның һәрберсендә автор-катнашучылар рус, татар һәм инглиз телләрендәге җырларны тәкъдим итә. Татарстан, Мәскәү, Уфа, Екатеринбург шәһәрләреннән генә түгел, хәтта Швейцария белән Германиядән дә конкурста катнашырга теләк белдерделәр.
Икенче этапта таләпчән жюри җырларны сайлауга кереште. Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой; Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский; РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, продюсер Ренат Ибраһимов, «Мураками» рок-группасы җырчысы Диләрә Ваһапова; Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор Радик Сәлимов финалга лаек 15 җырны сайлап алдылар. Шушы җырлар бер җыентыкка тупланачак. Ә иң мөһиме, конкурсның җиңүчесенә үз җырына видеоклип төшерергә мөмкинлек биреләчәк.
Димәк, 28 июнь, 22:00. «ТНВ»да турыдан-туры эфирда җиңүчене бергәләп сайлыйбыз. «ТНВ-Татарстан» каналын кабыз да ошаган башкаручы өчен SMS аша тавышыңны бир.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading