Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасын карады
Рөстәм Миңнеханов Казанның төзелә торган объектларында булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Рөстәм Миңнеханов Казанның төзелә торган объектларында булды.
Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озата йөрде.
Мәсәлән, Татарстан Рәисе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын карады. Исегезгә төшерәбез, объект шәһәр үзәгендә Кабан күле ярында төзеләчәк. Бинада берничә зал, креатив-белем бирү лабораторияләре, иҗтимагый зона, шулай ук репетиция һәм административ биналар каралган. Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләренең барышы турында сөйләделәр: бинаның тимер-бетон монолит каркасын төзү, бинаның цоколь стеналарын гидроизоляцияләү һәм җылыту һ. б.лар турында.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Миллениум күпере янында кунакханә комплексы төзелеше белән танышты. Ул биш башнядан торачак. Аларның беренче икесен быел октябрь аена төзеп бетерү планлаштырыла. Татарстан Рәисенә төзелә торган объектларның төп параметрлары һәм агымдагы эшләрнең барышы турында хәбәр иттеләр.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Казансу яры буендагы Балалар паркының төзелеш мәйданчыгында булды. Яңа мәйдан балалар һәм олылар өчен ял итү урыны булачак. Активлык зонасына уен мәйданчыклары, ял итү һәм туклану зоналары кертелгән. Паркта балалар өчен чаралар, мастер-класслар узачак павильон урнаштыру күздә тотыла. Тикшерү барышында аңлатмаларны Татарстан Шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина биреп барды. Бүгенге көндә объектта территорияне өлешләргә бүлү һәм вертикаль планлаштыру эшләре башкарылган, павильон бинасы һәм фонтан өчен баганалар кагу эшләре башкарылган, электр белән тәэмин итү линияләре өчен гильзалар монтажланган, Фукс скверына яңа баскычны сүтү һәм төзү эшләре тәмамланган, яңа баскычны төзү буенча монолит эшләр башкарылган. Яктырту баганалары астына нигез элементларын монтажлау, электр белән тәэмин итү челтәрләрен кору, җәяүлеләр юлларын алга таба төзү өчен монолит эшләр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Бу төш дип әйтегез. Мин абыемның үлеменә ышанасым килми»
-
#Кыскача яңалыклар
Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә
-
#Язмыш
«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә рәхмәт белдерде
-
#Кыскача яңалыклар
Илкүләм проект кысаларында Татарстан китапханәләрен яңартуга 34 млн сум юнәлтелә
Комментарийлар