Казанда хәрәкәтне көйләүдә электрон технологияләр актив кулланыла.
Татарстан башкаласында быелның 6 аенда теркәлгән 620 юл-транспорт һәлакәтендә 16 кешенең гомере өзелгән, 662 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казанда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү мәсьәләсе тикшерелде.
– “Миллионлыларда” транспорт схемасын оештыру җиңел бурыч түгел, аны хәл итүдә яңа технологияләр ярдәмгә килә. Видеокамералар, видеотапшыргычлар санын елдан-ел арттыра барабыз. Автомобильләшү шаукымы заманында бу электрон җиһазлар бик кирәк, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, темага сөйләшүне башлап.
Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров докладында әйтелгәнчә, Казанда 832 видеотапшыргыч (датчик) һәм 333 видеокамера юл-транспорт хәрәкәтен диспетчерлык пунктына гамәлдәге вакыт яссылыгында күрсәтеп тора. Бу хәрәкәттәге тоткарлыкларны тиз арада көйләп җибәрү мөмкинлеге тудыра.
– Транспорт хәрәкәте күренешен диспетчерлык пунктына тапшыру аппаратлары Казанда 2013 елда Универсиадага әзерлек барышында урнаштырылган иде. Ул вакытта 101 светофор челтәргә тоташтырылды, хәзер адаптив светофорлар саны 212гә җитте. Шул ук Универсиада елында урам юлларында 30 урында “сул борылыш” ясау чикләнде, – диде Алексей Сидоров.
Казанда 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр йөк транспортының шәһәр үзәгенә керүе тыелган.
– Йөк машиналарының көндез дә шәһәр үзәгенә керүләре күзәтелә. Автоинспекция хезмәткәрләре андыйларга каршы таләпне көчәйтсен, – дип искәртте Рөстәм Гафаров.
Казанда 515 светофор исәпләнә, быел тагын 14 светофор адаптив эш режимына көйләнә. Акыллы, ягъни, адаптив светофор кайсы урам юлында транспорт ташкыны күбрәк булуын “күреп ала” һәм яшел утны шул урамга озаграк яндырып тора башлый. Бу транспорт бөкеләрен киметергә булыша.
Быел светофорларга тагын 43 тавыш-сөйләм хәбәре аппараты урнаштырыла. Чуйков урамы белән Әмирхан урамы киселешендәге светофорда да бар андый аппарат. Ләкин, андагы аппаратның файдасына караганда зыяны зуррак шикелле. Чуйков урамында юл ике өлештән тора, уртада – яшеллек. Светофордагы аваз “Чуйков урамы аша чыгарга ярый”, ди. Бу игълан Чуйков урамының ярты өлешенә генә яраклы, чөнки икенче яртысында хәрәкәт әле туктамаган була. Сукыр яки таныш булмаган кеше урам аша тулысынча чыга башларга да мөмкин бит. Светофордагы аваз биргечне “Чуйков урамының ярты өлеше аша чыгарга рөхсәт” дип төзәтү яхшы булыр иде.
Бүген электр самокатларын туристлык маршрутларында гына түгел, ә шәһәр районнарындагы кечкенә урамнар тротуарларына да куя башладылар.
–Казанда 6 мең самокат бар хәзер. Аларны теләсә-кайсы урамга тезеп куярга рөхсәт юк. Рейдлар үткәрергә керештек, рөхсәтсез урынга куелган 70 самокат штраф мәйданчыгына алып кителде инде, – дип кисәтте Алексей Сидоров.
Шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов сөйләгәнчә, башкала урамнарында юл-транспорт хәрәкәтендә 71 хәвефле урын ачыкланган. Толстой урамы белән Горький урамы, Н. Ершов урамы белән Новаторлар урамы, Җиңү проспекты белән Минск урамы киселешләре “аеруча хәвефле” дип табылган.
–Хәвефле саналган 71 урынның 58 урынында иминлекне ныгыту чаралары күрелде. Светофорлар, өстәмә яктырткычлар куелды. Калганнарында камилләштерү эшләре 1 сентябрьгә башкарып бетереләчәк. Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына якын кече юлларга сары ут яндырып хәбәр бирә торган Т-7 тибындагы светофорлар урнаштыру дәвам итә, – диде Игорь Сәлахетдинов.
Казан урамнары юллары өслегенә 339,5 мең квадрат метр термопластик һәм буяу белән юл сызымнары төшерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар