16+

Шигырь сөйләүчеләр арткан

Быел «Дулкыннар» республика бәйгесенә 200ләп гариза кабул ителгән. Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә үткәрә торган әлеге бәйге инде 9 нчы тапкыр оештырылган. Бу юлы ул татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган.

Шигырь сөйләүчеләр арткан

Быел «Дулкыннар» республика бәйгесенә 200ләп гариза кабул ителгән. Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә үткәрә торган әлеге бәйге инде 9 нчы тапкыр оештырылган. Бу юлы ул татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы Сәгыйт Хәбибуллин һәм «Идел» яшьләр үзәгенең директоры Ләйсән Сафина бәйгегә йомгак ясадылар. «Дулкыннар» бәйгесе дүрт номинация буенча үткән: вокал, нәфис сүз, рәсем, оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр. Аның максаты - Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру. Ләйсән Сафина әйтүе буенча, быел катнашучылар Татарстаннан гына түгел, ә Мари Эл республикасы һәм Ярославльдән дә булган. Бигрәк тә Саба районы балалары зур активлык күрсәткән, җиңүчеләр арасында да алар - күпчелек.
Шулай да быел катнашучылар башка еллар белән чагыштырганда азрак, күп кенә номинацияләрдә урыннар да билгеләнмәгән. Әмма, Сәгыйт Хәбибуллин әйткәнчә, моның сәбәбе катнашучыларның азрак булуына бәйле түгел, бу - критерийларның бик катлаулы булуында. Балалар аеруча нәфис сүз номинациясендә зур активлык күрсәткән, шулай ук рәсем буенча да лаеклы эшләр күп булган.
«Дулкыннар» бәйгесе киләсе елда да үткәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading