16+

«Шәһри Казан» журналисты ЮХИДИ инспекторы булып эшләде

Юлда барганда ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, руль артында булмасам да, шүрләтеп куя. Ни өчендер кырыс, усал, бәйләнчек булып күзаллана инспекторлар. Бәлки бу вазифада башкача булмый торгандыр да. Бу өлкә белән якынрак танышу өчен, мин дә каләмемне аклы-каралы таякка алыштырырга, ЮХИДИ хезмәткәре булып карарга булдым. Инспектор да имтихан бирә «Эш сәгате 9.00дә...

«Шәһри Казан» журналисты ЮХИДИ инспекторы булып эшләде

Юлда барганда ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, руль артында булмасам да, шүрләтеп куя. Ни өчендер кырыс, усал, бәйләнчек булып күзаллана инспекторлар. Бәлки бу вазифада башкача булмый торгандыр да. Бу өлкә белән якынрак танышу өчен, мин дә каләмемне аклы-каралы таякка алыштырырга, ЮХИДИ хезмәткәре булып карарга булдым. Инспектор да имтихан бирә «Эш сәгате 9.00дә...

Юлда барганда ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, руль артында булмасам да, шүрләтеп куя. Ни өчендер кырыс, усал, бәйләнчек булып күзаллана инспекторлар. Бәлки бу вазифада башкача булмый торгандыр да. Бу өлкә белән якынрак танышу өчен, мин дә каләмемне аклы-каралы таякка алыштырырга, ЮХИДИ хезмәткәре булып карарга булдым.

Инспектор да имтихан бирә

«Эш сәгате 9.00дә башлана, Фрунзе урамында постта торачакбыз», - дигән хәбәр алдым Казан шәһәре ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлегеннән. Килүгә, өлкән инспектор Айнур Рәхмәтуллин махсус форма бирде. Таяк та тоттырды. Хәер, «бездә таяклар юк, жезл гына бар», дип дөресләде үзе. Жезл дигәнен тоттыруын тоттырдылар да, мин - өйрәнчек буларак, машиналарны туктата алмыйм икән бит. Гомумән, теләсә кайсы стажерның да моңа хакы юк. Моның өчен ЮХИДИ өлкәсендә алты ай тәҗрибә туплаганнан соң Чаллыда бөтенроссия күләмендә уза торган укуларда белем туп­лап кайтырга, махсус аттес­тация узарга тиешсең икән.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең эше иртәнге биштә үк башлана. Хәер, эш графигы төрле, кемдер тәүлек буе эшли, кайсы ике көн эшләп бер көн ял итә. Ничек кенә булмасын, урамнарда ЮХИДИ хезмәткәрләре булмаган бер көн дә юк. Юл һәлакәтләре кайда күп, бөкеләр кайсы җирдә күбрәк хасил була, инспекторларны беренче чиратта шул урыннарга юллыйлар. Кием-салым белән бушлай тәэмин итәләр. Көн саен иртән хезмәткәрләрне тикшерәләр. Киемнәр пөхтә, чиста, сезон буенча булырга тиеш. Әйтик, кыш көне бүрек кию, муенга кашне-шарф кую, кара пирчәткәләрдән булу мәҗбүри. Жилетларда яктылыкны кайтара торган элементлар уңмаган, яңа булырга тиеш. Атна саен ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлау максатыннан, теория буенча экзамен бирә, елына берничә тапкыр рульдә йөрү осталыкларын да сыныйлар.

Без басып торган Фрунзе урамы киселешендә еш очрый торган тәртип бозу - машиналарның җәяүлене уздырмавы икән. Ул да түгел, бер кагыйдә бозучыны туктатырга да өлгердек. ЮХИДИ хезмәткәре барысын да видеога төшергән, аклану файдасыз. Хәер, шофер үзе дә гаебен таный: «Акрын гына чыгып килә иде ул кеше, мин узып өлгерер­мен дип уйладым, стажым 20 елга якын, тәртип бозганым юк иде әлегә», - диде ул. Шулай да, борчылганы йөзенә чыккан, инспекторлар квитанция тутырган арада, тәмәке көйрәтергә тотынды. «20 көн эчендә өлгерсәгез, штрафның яртысын гына түләргә дә була», - дим, абзыйның хәленә кереп. «Барыбер минем кесәдән чыга бит инде ул, ярар инде, кемдер дәүләт казнасын тулыландырырга тиеш бит», - ди юл кагыйдәсен бозучы.

Җәяүлене үткәрмә - юл бир

Җәяүлегә юл бирмәгән өчен 1500 сум күләмендә штраф каралган. Быелның 3 августыннан юлда йөрү кагыйдәләренең 14.1 пунктына үзгәрешләр кертелгән. Хәзер машина йөртүче «җәяүлене үткәрергә тиеш» дигән термин урынына «юл бирергә тиеш» дигәне кулланыла. Ягъни машина йөртүче җәяүлегә юл аша чыкканда каршылык тудырырга тиеш түгел. Кагыйдә буенча, машина барган полосадан җәяүле узып киткәнче, шофер көтеп торырга мәҗбүр, синең аркада кеше ашыгырга, тизлеген үзгәртергә тиеш түгел. Җәяүле узуга кузгалу юл һәлакәтенә китерергә мөмкин.

Җәяүлегә дә тиешле урыннан чыкмаган өчен 500 сум штраф каралган. Ә андыйлар җитәрлек. Аеруча өлкән яшьтәгеләр кагыйдә боза, юл кичүе ни дә аларга, җәяүлеләр чыга торган юл ни. Иң мөһиме - юл кыскарсын, өйгә якынрак булсын.

- Кызганыч, менә шул кыска юл һәлакәтләргә китерә дә инде. Бала беренче чиратта әти-әнисеннән үрнәк ала, шуңа да сабыйларга кечкенәдән юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Һәр укучының мәктәптән өенә кадәр куркынычсыз юл маршруты төзелгән булуы мөһим. Шунысын да истә тотарга кирәк: светофорның яшел уты, юл кичүен аңлаткан урыннан чыгу куркынычсыз дигәнне аңлатмый. Һәрчак як-ягыңа каранырга, сак, игътибарлы булырга кирәк, - ди өлкән инспектор Айнур Рәхмәтуллин.
Балаларны махсус креслосыз йөртүчеләр дә күп. «Игътибар, балалар» Россия күләмендә үткән акция кысаларында, бер урында 50 минут эчендә балаларны креслосыз йөрткән 12 машина хуҗасын тоткарлаган ЮХИДИ хезмәткәрләре.

- Берсендә әни кеше: «Ник каешыңны эләктермәдең, ничә тапкыр әйтергә була сиңа, хәзер менә бернәрсә дә алмыйм сиңа, беркая чыкмыйсың», - дип, баласын сүгәргә тотынды. Югыйсә бала өчен әти-әни җаваплы бит. Ул баласын креслога утыртып, каешын эләктерергә тиеш, - ди ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлегендә инспектор Илназ Шакирьянов.
Статистика буенча, юл һәлакәте белән бәйле булган очраклар барлык үлем-китемнәр арасында бүген Россиядә өченче урынны били. Еш кына аварияләр скутерлар аркасында килеп чыга.

- Әти-әниләр үзләре балигъ булмаган балаларына туган көннәренә скутер бүләк итәләр. Бу транспорт төренә бары машина йөртү таныклыгы белән генә утырырга рөхсәт ителә югыйсә. Хәзер барлыкка килгән гироскутерлар да куркыныч тудыра башлады. Аларны нинди категориягә дә кертергә белмәссең: гироскутердә барган кеше җәяүле дә түгел, аны транспортта бара дип тә әйтеп булмый, - ди инспекторлар.

Таныклыгың онылып калса - 500 сум штраф

Машиналарны туктатканда, инспектор үзе белән таныштырырга һәм туктатуының сәбәбен аңлатырга тиеш. Шофердан машина йөртү таныклыгын, ОСАГО полисын сорыйлар. Таныклык ялган түгелме, документлар тәртиптәме икәнен тикшерәләр. Таныклык үзең белән булмаган очракта, 500 сум штраф каралган. Әгәр машина йөртү таныклыгыңның куллану вакыты чык­кан яки ул бөтенләй булмаган очракта, 15 мең сумга кадәр штраф каралган, өстәвенә машина хуҗасын да җәза көтә.

ЮХИДИ хезмәткәре булу өчен, беренче чиратта, сәламәт булу кирәк, ди инспектор Илназ Шакирьянов. Сүз уңаеннан, Илназның беренче һөнәре укытучы, ике ел мәктәптә белем бирергә дә өлгергән. Шулай да инспектор эше күңелгә якынрак, ди.

- Психологик яктан тотрыклы, тыныч булу да мөһим. Төрле кеше очрый, кайсы үзен артык горур тота, кычкыра, ә син нинди очракта да сабыр, ихтирамлы булып калырга тиешсең. ЮХИДИ хезмәткәре һәрчак әдәпле сөйләшә, -дип дәвам итә инспектор.

Бу өлкәдә юридик, техник белем, хәрби хезмәттә булу хуп­лана. Хезмәт хакына килгәндә, дәрәҗәгә, стажга карап, аена уртача 35 мең сумнар чыга. Моннан тыш, иртәрәк пенсиягә чыгу мөмкинлеге дә каралган. ЮХИДИ өлкәсендә «выслуга лет» бар. Ягъни юл сагында торган инспекторларның бер ел эшләгәне ел ярымга тиңләнә. 20 ел стаж туплаганнан соң, лаеклы ялга чыгасың. Шул рәвешле, 35-40 яшьтә үк пенсиягә чыгучылар бар. Дөрес, күбесе барыбер эшләвен дәвам итә. Пенсиянең күләме уртача - 18 мең. Инспекторларга социаль ташламалар да каралган.

Мин жезл тотып юлда басып торган беренче хатын-кыз булдым бугай. Юл сагында торучы инспекторлар арасында бер генә гүзәл зат та юк. Пропаганда бүлегендә дә алар бармак белән генә санарлык. Аңлашыла да, ирләргә дә авыр бу эштә. Салкыннарда, эсселәрдә 12шәр сәгать юл иминлеген сакларга туры килә кайберәүләргә. Шуңа да, ЮХИДИ хезмәткәрләренә сәгать саен алмашырга, машинага кереп җылынып алырга рөхсәт ителә. Ә менә ашау - кайчан туры килә, шунда. «Кайчак әбәтне кичке аш вакыты җиткәндә ашыйбыз», - диләр үзләре. Юл һәлакәте вакытында ашау кайгысымыни...

Ике сәгать дигәндә, салкын үзәгемә үтте. Еш авырыйсыздыр сез, дим инспекторларга. Ни хикмәт, киресенчә, әллә чыныкканнар, -салкын тидереп авыручылар сирәк икән араларында.

Баксаң, ЮХИДИ хезмәткәрләрен эштән тыш шәхси машиналарында йөргәндә үзләрен дә туктаталар. Кагыйдә бозсаң, штраф кына түгел, үзләренең махсус «02» карточкаларында билге дә куела. Бу исә синең тәртип бозуың җитәкчелеккә дә мәгълүм дигән сүз, димәк, эш күрсәткечеңә тискәре йогынты ясый. Яңа эш урынымда ике сәгать юлда торганнан соң, постымны тапшырып, редакциягә ашыгам. Ә инспекторларның эшләре әле башлана гына, моннан тыш юл һәлакәте булса, аны рәсмиләштерәсе, штраф салынган квитанцияләрне тутырасы, төнлә кизү торасылары бар. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, эш тагын да арта. Ире гомер буе ЮХИДИ хезмәтендә эшләгән күрше хатынның: «Гаишникка кияүгә чыга күрмә», - дип уенын-чынын бергә кушып әйткән сүзләренең мәгънәсенә төшенә башладым кебек. Ни дисәң дә, бик җаваплы, куркыныч, авыр эш юл сагында тору.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафның 20 көн эчендә ярты суммасын түләргә мөмкин, ә 60 көн эчендә түләмәсәң, штраф икеләтә арта. Әйтик, эчкән килеш руль артына утырган өчен 30 мең сум штраф каралган. Вакытында түләнмәгән штраф ике тапкырга артып, 60 мең була, моңа алдан салынган 30 меңе дә өстәлә. Кыскасы, 90 мең итеп түлисе була. Икеләтелгән штрафтан тыш, суд карары нигезендә, иректән мәхрүм итәргә, мәҗбүри эшләргә җибәрергә дә мөмкиннәр.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading