Былтыр, Канадага эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов читтә яшәүче милләттәшләребез белән очрашкан иде. Шул чакта Монреаль каласында «Сәләт» аланы булдыру фикере яңгыраган. Быел, Президент ярдәме белән, беренче тапкыр Атлантик океанның аръягында «Сәләт-Монреаль» лагере узды. Татарстаннан катнашучылар хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты. Алар әле атна башында гына Монреальдән кайтып...
Әлеге лагерьны төп оештыручыларның берсе - «Сәләт» ветераннары Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар. Татарстаннан Канадага күченеп киткән бу гаилә турында газетабызның киләсе саннарында тулырак язарбыз. Лагерьда Канада, Чехия, Америка Кушма Штатларыннан, Татарстаннан барлыгы 150ләп кеше катнашкан. «Сәлкеш»ләр Монреаль шәһәреннән ерак түгел пансионатта бер гаилә булып яшәгәннәр. Ун көн дәвамында ниләр генә эшләмәгән алар: бию, җыр дәресләре дә узган, курайда уйнарга да өйрәнгәннәр, милли традицияләрне барлаганнар, татар халкы тормышы белән якынрак танышканнар. Күп кенә күңелле чаралар, шул исәптән аулак өй, Сабан туе уздырганнар.
- Иң истә калырлык бәйрәмнәрнең берсе Сабан туе булгандыр. Аеруча катыктан тәңкә эзләү уенын күбесе үз итте. Бу уенны хәтта туктатып булмады. Балалардан бигрәк, ата-аналар милли бәйрәмнәргә сусаган. Хатын-кызлар, җыелышып, милли халык ашлары пешердек, ир-атларны бәрәңге тәбәсе, токмачлы аш, башка тәм-томнар белән сыйладык, - дип сөйләде «Сәләт» медиа-үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева, Монреальдә узган Сабан туе күренешләрен видео-язмада күрсәтә-күрсәтә.
Лагерьга ел дәвамында ныклап әзерләнгәннәр. Татарстанда барлыгы 25 «Сәләт» аланы эшли. Шул аланнарда уза торган иң үзенчәлекле, балаларга ошаган уеннарны, проектларны барлап, кыскасы, «каймагын» гына сайлап, Канадада оешкан лагерьда файдаланганнар.
Төп максат - катнашучыларны татар теленә өйрәтү. Монда дин дә, милләт тә мөһим түгел, беренче урында - тел. Лагерьда катнаш гаиләдән балалар булган. Әйтик, Бөгелмәдән Арина Быкова - рус гаиләсеннән. Ләкин кыз татар телен өйрәнергә омтыла, «Сәләт»тә дә үзе өчен шактый файдалы дәресләр үзләштереп кайткан.
- Лагерьдә 80 процент татарча аралаштык, кайбер очракларда инглиз телендә сөйләшергә туры килде. Ун көн эчендә телгә өйрәтеп булмый, шулай да балалар арасында татар теленә кызыксыну уята алдык. Кичләрен «шәмчекләр» вакытында ун сүз булса да татарча өйрәтергә тырыша идек. Шул рәвешле, татарчаны яхшы белмәгәннәр дә шактый сүзлек запасы белән кайттып китте, - ди «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова.
Лагерьга әйдаманнарны иләк аша уздырып сайлаганнар. 200ләп кеше арасыннан бары алтысы гына алынган. Чит төбәктәге балаларга лагерьга эләгү җайлырак булган. Анда яшь чикләве дә булмаган. Ә менә Татарстаннан «Сәләт-Монреаль» лагеренда бары биш кенә «сәлкеш»кә катнашу бәхете тәтегән. Алар арасында «Яңа гасыр» каналы аша тамашачыларга таныш актив кыз Энҗе Әхмәтҗанова да бар.
- Мин «Сәләт» белән 2013 елдан бирле таныш. Шул елда «Сәләт» оештырган «Бикафест» фестивалендә катнаштым. Автор-башкаручы номинациясендә махсус бүләк алдым. Монреальдә узачак лагерьга эләгүе җиңел булмады. Берничә этапта конкурс уздырып сайлап алдылар. Канададагы кичерешләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Анда бер генә дә буш вакытыбыз булмады. Сабан туе, аулак өй, учак буенда җырлап утырулар, вокал, курай дәресләре, Оттава шәһәренә сәяхәт... Мондый чараны оештырганнары өчен, безгә читтә яшәүче татар яшьләре белән аралашырга мөмкинлек биргәннәренә оештыручыларга зур рәхмәт. Ун көн эчендә үземә яңа дуслар таптым. Шунысы сөендерә: читтәге татарлар туган телләрендә иркен сөйләшә, алар белән аралашу безгә авырлык тудырмады. Киләсе елга да «Сәләт- Монреаль»гә барырга насыйп булсын, - ди Энҗе.
Сменада «Сәләт-Бәләкәч» клубы да актив эшләгән. Иң кечкенә катнашучыга өч яшь булган.
Скайп аша Монреаль шәһәрендәге «Сәләт» аланын оештыручы Сәләхетдиновлар гаиләсе белән аралашырга да насыйп булды.
- Монреальгә күченүгә, биредәге татарларны күреп бик шатландым. Күптәнге уртак хыялыбызны тормышка ашырдык. Хәзер «Сәләт» Америка континентында да чәчәк ата. Сәләтле балалар һәм яшьләргә кирәк булган миссиябезне дәвам итә алуыбызга чиксез шатбыз, - ди Алимә.
Татарстан белән Канада арасында элемтәләр өзелми. Лагерь төгәлләнсә дә, әйдаманнар, балалар үзара аралашуын дәвам итә. Лагерьдан күңелле мизгелләрне сәгать саен интернет аша юллыйлар, хәлләрне белешеп торалар. Әле менә «Сәләт-Монреаль» аланына багышлап язылган җырга клип та төшергәннәр. Тиздән Монреальдә «Сәләт» клубын булдыру идеясе дә бар. Татарстанда «Сәләт» клублары 20ләп саналса да, чит илдә әле булмаган. Монреальдә ул беренчесе булачак.
«Сәләт»кә ничек эләгергә?
Татарстанда барлыгы 25 «Сәләт» аланы эшли. Аларда ел саен 15 меңнән артык бала ял итә. «Сәләт» лагеренда ял итү, сменага бәйле рәвештә, 2 меңнән 14 мең сумга кадәр бәяләнә. «Сәләт»кә, гадәттә, бишенче сыйныфтан кабул итәләр. Үзеңнең җиңүләреңне, грамота, дипломнарыңны, уңышларыңны күрсәтеп, портфолио ясарга кирәк. Баланың нинди юнәлеш буенча сәләте барлыгын ачыклап, аларны конкурс нигезендә, «Сәләт» аланнарына сайлап алалар.
Комментарийлар