16+

Сочида – “Ласточка”, Абхазиядә штраф көтә

Июнь ахырында диңгезгә баруның иң арзан һәм кыйммәтле юнәлешләрен барладык. Яллар, сәяхәтләр чоры җитте. Укучыларыбызны туристлык өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып, ял урыннарында нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләргә булдык. 

Сочида – “Ласточка”, Абхазиядә штраф көтә

Июнь ахырында диңгезгә баруның иң арзан һәм кыйммәтле юнәлешләрен барладык. Яллар, сәяхәтләр чоры җитте. Укучыларыбызны туристлык өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып, ял урыннарында нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләргә булдык. 

Ярымшәрә йөрмәскә
Бу көннәрдә Абхазия парламенты административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертте, анда урамда тиешенчә киенмәгән өчен штрафны 20 тапкырга арттырырга булганнар. Һәм бу, әлбәттә, туристларга кагыла. Парламент вәкилләре әйтүенчә, ял итүчеләрнең күп булуы аркасында ил бюджеты шактый байый, әмма милли менталитет турында да онытырга ярамый. Күпләр пляжларда гына түгел, җәмәгать урыннарында да коену киеменнән генә йөри, ә ир-атлар шортыдан гына, диелә аңлатма язуында.

Хәзер, пляжлардан тыш, җәмәгать урыннарында су коену киемнәреннән йөрүче Абхазия кунакларына һәм халкына 6 мең сум күләмендә штраф яный. Элек бу сумма 300 сумны тәшкил иткән.

Чечня белән Дагыстанга баручыларга да туристлык фирмалары артык чишенеп бетмәскә киңәш итәргә тиеш, ди белгечләр. Ике республикада да халыкның күпчелеге ислам динен тотканга күрә, сәяхәткә җыенган туристларга мондагы кагыйдәләргә һәм гореф-гадәтләргә игътибар итәргә кирәк, бу җәмәгать урыннарындагы тәртипкә дә, киемгә дә кагыла.

Сак бул! Акула!
Мисырның Россия халкы яратып йөри торган Хургада курортында туристка (кайбер чыганаклар аны Хургадага яшәргә килгән дип яза) акула һөҗүм итүе турында ишеткәнсездер инде?! Бу хәл ярдан утыз метр ераклыкта гына булган. Һәлак булучы Россия кешесе ди. Шул уңайдан Россиянең Хургададагы генераль консуллыгы ял итәргә баручыларны суда сак һәм уяу булырга чакыра.

Туристларга акула һөҗүм итүнең бер атна эчендә бу – өченче очрагы. 1 июньдә шул ук районда Австриядән килгән 68 яшьлек туристка да акула һөҗүм иткән. Берничә көннән 40 яшьлек Румыния кешесе дә акула һөҗүм итүе сәбәпле үлгән. Өч кеше дә шул бер акула корбаны булганмы-юкмы, билгесез. Россия кешесенә һөҗүм иткәнен тотканнар. 

Чечняга поезд белән
Күңелле яңалык та бар. Казан белән Грозныйны беренче тапкыр тимер юл маршруты тоташтырачак. Вагон 16 июньнән 30 июльгә кадәр Грозный – Волгоград, Адлер – Казан һәм Казан – Новороссийск поездлары составында йөриячәк. Юлда Гудермес, Әстерхан, Волгоград, Саратов, Сызрань, Ульяновск, Свияжск һәм башка шәһәрләрдә тукталышлар планлаштырылган.

Грозныйдан Казанга 51 сәгатьтә килеп җитеп булачак, кире юнәлештә – 48 сәгать.
Купе вагоны кондиционер һәм экологик чиста бәдрәф комплекслары белән җиһазландырылган.

Кыйммәтле Төркия
Хәер, ул болай да арзан түгел иде инде. Хәзер тагын кыйммәтләнә һәм нәкъ менә Россия туристлары өчен. Бу чит ил валютасының лирага карата бәяләре һәм курсы арту белән бәйле. Шул ук вакытта Европа кунаклары өчен Төркия “арзанлы курорт” булачак, дип белдерә икътисадчы Реджеп Эрчин. Аның әйтүенчә, лира май ахырыннан АКШ долларына карата арзанрак булган. Америка валютасының үсеше 16,7 процентны тәшкил итә. Хәзер бер доллар өчен 23 лирадан артык акча бирелә.

Көньякка баручылар өчен дә яңалык бар
Ул юнәлеш буенча рейслар өчен икенче һава коридоры ачылачак. Пилотлар инде һава киңлегендә булачак үзгәрешләр турында хәбәр алганнар. Икенче һава коридорын ачу үткәрүчәнлекне арттырырга һәм очу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, дип яза РБК. Сүз 10 чакрым киңлектәге һава маршруты турында бара. Аны Мәскәүдән Сочига, Төркия аэропортларына һәм кирегә оча торган авиакомпанияләр куллана ала. 

Хәтерләсәгез, 2022 елның 24 февраленнән Россиянең көньяк һәм үзәк өлешендәге аэропортларга очышлар чикләнде. Бу исемлеккә Анапа, Липецк, Симферополь, Геленджик, Воронеж, Элиста, Ростов, Курск, Краснодар, Белгород һәм Брянск керә.

Сүз уңаеннан, Анапага туристлар агымы быел Сочига караганда тизрәк үсә, чөнки анда үз машинасы белән баручылар күбәйгән. Анапа өчен бу сезон тарихта иң яхшысы булачак, ди экспертлар. 

Сочи дигәннән, аннан Гаграга электропоезд йөри башлады. Биш вагонлы “Ласточка” һәр көнне йөриячәк. Җирле вакыт буенча Сочидан 11.54 сәгатьтә, Сочи аэропортыннан 18.52 сәгатьтә, Гаградан Сочига 07.30 сәгатьтә, Гаградан Сочи аэропортына 15.15 сәгатьтә китә. Юл вакыты өч сәгать чамасы булачак.

Иң арзанлы ял кайда?
Июнь ахырында диңгездә ял итү өчен иң арзанлы юнәлешләр билгеләнде, дип хәбәр итә Туроператорлар ассоциациясе. 

Экспертлар курорт өчен хас булган туклану варианты һәм 19-25 июнь аралыгына очу белән “өч йолдыз” категорияле кунакханәләрдә ун көнлек ял бәяләрен анализлаган.

Кулланучыларның 58 проценты бу чорда Төркиядә, 16 проценты Россиядә һәм Мисырда ял итәргә омтыла. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Куба белән кызыксыналар ди.

Иң бюджетлы пляж ялы июньдә Россиядә. Ун көнне Анапа һәм Сочида 60 мең сумга үткәрергә мөмкин. Исемлекнең өченче баскычында Абхазия, анда баруның минималь бәясе 68 мең сум. 75 мең сумга Казахстанда – Актауда, ә ким дигәндә 82 мең сумга Төркиянең Эгей яр буенда һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итәргә мөмкин.

Калининград өлкәсендә ял итү бәясе 87 мең сумнан башлана. 98 мең сумга Ысыккүлгә юллама сатып алырга мөмкин.
100-120 мең сумлык ялны туроператорлар Геленджикта, Кипрда һәм Бахрейнда тәкъдим итә. Таиланд 129 мең сумнан кыйммәтрәк. Россиялеләр арасында популяр булган Антальяда ял итү бәяләре 131 мең сумнан башлана. Гоа, Шри-Ланка һәм Катар бераз кыйммәтрәк. Мальдивка бару өчен чыгымнарны кимендә 50 мең сумга арттырырга кирәк. Куба һәм Грециядә ял итү 200 мең сумнан кыйммәтрәк тора.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading