Казанда 1867 елда 1нче гильдия сәүдәгәр Җиһанша Усманов үзенең акчасына хәзерге Тукай урамы, 14/4 адресында мәчет бинасы төзетә.
Янәшәсендә “Госмания” мәдрәсәсе дә барлыкка килә.
Кариледән ил егете
Җиһанша 1817 елда хәзерге Балтач районындагы Кариле авылында Бикмөхәммәт гаиләсендә туган. Ул, нәселенә һәм авылына ишарә ясап, үзен Җиһанша бин Бикмөхәммәт бин Габдесәлам бин Госман әл Кариле Усманов дип тә әйтә торган булган. “Бин”, “бине”, “ибн” сүзләре гарәб телендә “улы” дигәнне аңлата. Кызы, дип әйткәндә, “бинт” сүзе кулланыла.
Җиһанша гаиләгә җир эшкәртүдә, хуҗалык эшләрендә булышып үсә. Әтисенең сәүдәгәр туганы Мөхәммәтгали Габдессәлам Усманов ярдәмендә Җиһанша Казанда сабын кайнату бүлмәсе һәм кечкенә генә кибет ачып җибәрә. Тырыш һәм тәвәккәл егет тора-бара Казанның заманындагы иң бай кешеләренең берсенә әверелә. Җиһанша Бибифатыйма Бигаевага өйләнгән, алар үзләренең уллары Солтангабделгазис белән кызлары Бибимаһруйны тәрбияләп үстерәләр. Гаҗәеп байлыклар тупласа да, Җиһаншага тәккәберлек һәм саранлык чире йокмаган. Ул мәчетләргә ярдәм иткән. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани үзенең көндәлегендә Җиһанша Усманов турында “Аллаһ бу кешенең күпме яхшылыклар эшләгәнен күреп һәм белеп тора”, дип язган. Җиһанша Усманов 1870 елда вафат була. Профессор Евфимий Малов язып калдырганча, сәүдәгәр-хәйрияче Җиһанша аганы соңгы юлга озатырга бихисап күп кеше килгән.
Болгар архитектурасы чагылышы
Ул вакыттагы “Җиһанша” мәчете 1868 елда ачыла. Әлеге гыйбадәтханә Иске Татар бистәсе чигендә Тихвин һәм Владимир чиркәүләре биеклегендә була. Казан архиерейы Антоний шушы мәчет төзелешенә кискен каршылык күрсәткән, мәчетне яптыруны сорап, сенатка хатлар язган. Бәхеткә, Россия хакимиятеннән мәчет эшчәнлегенә рөхсәт биргән җавап килгән.
Мәчет проектының авторы үзен танытырга теләмәгән. Бина урта гасыр татар-болгар традицияләрендә төзелгән. Нигез салганда Шиһабетдин Мәрҗани кыйбланың, ягъни, Мәккәнең кай тарафта торуын күрсәткән. Заманча приборлар дәлилләгәнчә, “Солтан” мәчетенең кыйбласы бик тә төгәллектә билгеләнгән.
Гыйбадәтханә төрле елларда “Җиһанша мәчете”, “Госман мәчете”, “Кызыл мәчет”, “Сигезенче җәмигъ мәчете” булып, хәзер “Солтан” атамасын йөртә. Тарихчы Нияз Халитов фикеренчә, Җиһанша Усманов төзүчеләргә “манара Идел буе Болгарстанындагы корылмаларга охшатылсын” дип әйткән булырга тиеш. Өч бүлемтектән торган тәрәзәсез һәм кырыс сурәттәге манара Болгардагы төзелешләрне хәтерләтә. Шушы рәвештәге манараны “Нурулла” мәчетендә дә күрәбез. 1931 елда мәчет ябыла, манарасы сүтелә. Нияз Халитов сызымнары буенча 1990 елда манара кабаттан торгызыла. “Солтан” мәчете 1994 елда диндарларга кайтарып бирелә.
Җиһанша иде Солтан булды
“Җиһанша” мәчетендә тәүге намазны Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани укыган. Җиһанша Усмановның вафатыннан соң, мәчеткә хәйрия ярдәмен аның ике ир туганы Таһир белән Мөхәммәтшакир һәм дусты Мөхәммәтсафа Галикеев дәвам иткән. XIX гасыр азагында аларның игелекле эшенең дәвамчысы булып, Җиһаншаның улы Солтан калган.
ТАССР Хөкүмәтенең 1981 елдагы 601нче карары нигезендә, “Солтан” мәчете бинасы архитектура һәйкәле санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар