16+

СССР таркалыр алдыннан бер сумга нәрсә сатып алып булган?

Өлкән буын вәкилләре СССР таркалганчы яхшы тормышта яшәүләрен сагынып искә ала.

СССР таркалыр алдыннан бер сумга нәрсә сатып алып булган?

Өлкән буын вәкилләре СССР таркалганчы яхшы тормышта яшәүләрен сагынып искә ала.

Хезмәт хакларын кирәкле бөтен нәрсәгә: азык-төлеккә, сәяхәтләргә, күңел ачуларга җиткерә алган алар. Медицина һәм белем алу бушлай булган, ә торак-коммуналь хезмәтләр тиен торган. Илдә күп кенә товарларга кытлык күзәтелсә дә, совет рубленә кафеда ашарга да, күргәзмәгә барырга да, трамвайда йөреп кайтырга да мөмкин булган.

Күп кенә тикшеренүчеләр үз хезмәтләрендә, валюта монополиясе СССР икътисадын инфляциядән саклады, бу эчке базарда шактый түбән бәяләрне саклап калырга мөмкинлек бирде, дип күрсәтәләр. “Совет халкы инфляция, акча җитмәү, хезмәт хакы, кредитлар буенча бурычлар, эшсезлек һәм башкалар кебек проблемаларны белмәде", - дип яза Рашад Рагимов «Преимущества денежной системы СССР над капиталистической» мәкаләсендә. Ә танылган публицист Владислав Швед «Кто вы, mr. Gorbachev? История ошибок и предательств» китабында  социализм дәверен СССР тормышында "алтын чор" дип атый. "Квартплата бик кечкенә, газга, электр һәм бензинга бәяләр көлке иде. Ипи, сөт, шикәр, май тиен тора иде", - ди ул.

Икътисади фәннәр кандидаты Алина Миронкина 1990 һәм 2017 елларда Смоленскида теркәлгән бәяләрне чагыштырып караган. Аның әлеге тикшеренү нәтиҗәләре «Покупательная способность рубля» мәкаләсендә бәян ителгән. Иң башта ипидән башлыйк. Совет гражданины 1 сумга 5 батон, биш буханка кара ипи яки 9ар тиенлек 11 күмәч  сатып ала алган.

Әгәр хуҗабикә үзе пешерергә булса, ул бәягә 6 кг бодай оны сатып алыр иде. 1 сум 1,5 кг шикәргә дә җитәр иде. 14 кг тоз, 3 литр сөт, 10лап йомырка, 3 «Килька в томатном соусе» консервасы, 2 литр көнбагыш мае, 10 кг бәрәңге, 8 кг кишер дә алырга мөмкин ул акчага. Яки 2,5 кг дөге, яисә 2 кг карабодай.
СССР таркалыр алдыннан "Российский" сыр, дуңгыз салосы һәм сыер итенең килосы 3 сум торган. 1 сумга 434 грамм “Докторсая” колбасасы килгән. 250 граммлы бер пачка ак май да шул бәядә йөргән.

Мәктәп ашханәсендә комплекслы төшке аш һәм җәйге кафеда җиңелчә ашап алу да шушы бюджетка тулысынча сыя алган. 1 сумга ул вакытта 10 стакан томат согы яки "Аленка" шоколады, яки өч пачка "Юбилейное" печеньесы, яки ике шешә "Пепси-кола" (0,33 л), яки теләсә нинди эчлекле 20 бөккән, яки бер килограмм прәннек, яки йөземле 6 кекс алганнар.

СССР таркалыр алдыннан өч литрлы алма согының банкасы 70 тиен, гади коржик - нибары 8 тиен, лимонад шешәсе 35 тиен торган. Газлы суның стаканы 3 тиен булганын хәтерләүчеләр бардыр әле. Мичкәдәге квас яратучылар аны 6 тиенгә ала иде. 

Хәзер баланы мәктәпкә җыю бик чыгымлы. Совет заманында исә ул күпкә арзанрак булган. Дәреслекләр бушлай иде. 1 сумга 50 гади карандаш, яки 7 көндәлек, яки 6 өчпочмаклы линейка, яки 12 битле 50 дәфтәр сатып алырга мөмкин булган. Гади шариклы ручка ул вакытта 35 тиен торган.

Брежнев чорында заправкаларда ягулык өчен нибары 20 тиен сораганнар. Соңрак, 1990 елда, аның бәясе сизелерлек арткан. АИ-93нең литры 40 тиенгә менгән. Шулай да бүгенге чынбарлык белән чагыштырырлык түгел.

Бер сумга пассажир шәһәр автобусында 20 тапкыр йөри алган, троллейбуста - 25, трамвайда - 33 мәртәбә.
Ул чорда балалар фильмына билет 10 тиенгә төшкән, ә өлкәннәргә - 20-25 тиен. Зоопаркка балалар 5 тиенгә, ә әти-әниләрг
 20 тиенгә кергән. 

СССРда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү шулай ук символик булган. Гади хезмәткәр аңа гаиләнең гомуми кеременең 10 проценттан артыгын сарыф итмәгән. Мәсәлән, 25 кВт/сәгать электр энергиясе нибары 1 сум торган. Башка хезмәтләр дә бу кысаларга тулысынча сыеша алган. 1 сумга мунчага барып юынганнар яки ике тапкыр чәчтарашка бара алганнар.

1990 һәм 2017 елгы бәяләрен чагыштырып, икътисадчы А.Ю. Миронкина «бүген бер совет сумы хәзерге 199 сум, 79 тиен кебек сатып алу сәләтенә ия» дигән нәтиҗәгә килгән. Соңгы елларда күп кенә товарларның һәм хезмәтләрнең тотрыклы рәвештә кыйммәтләнүен исәпкә алсак, СССРдагы 1 сум бүген якынча 200-250 сумга туры килә дип нәтиҗә ясарга мөмкин.

(“Русская Семерка”дан кыскартып бирелде) 
Дилбәр Гарифуллина әзерләде

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading