16+

Өченче көн эзлиләр: Сөйгән егете күз алдында дулкын бер кызны диңгезгә алып киткән...

Ялга җыенучылар игътибарлы һәм сак булсыннар иде.

Ялга җыенучылар игътибарлы һәм сак булсыннар иде.

Сочида диңгез яры буенда егете белән йөргән кызны көчле дулкын йотып алган. Егет чак кына котылып калган. Бу хакта “Комсомольская правда” басмасы яза.

Шаһитлар әлеге фаҗигале хәлне видеога төшергән.

Бер мизгелдә егете белән яр буенча йөргән кызны дулкын ачык диңгезгә алып китә башлаган.

Социаль челтәрләрдә моның видеосы урнаштырылган. Кадрларда егет белән кыз давыл вакытында «Ривьера» пляжында яр буенда йөри. Алар су кырыеннан йөгерәләр һәм, шаяртып, бер-берсен диңгезгә этәрәләр. Берникадәр вакыттан соң икесен дә көчле дулкын каплап ала. Егет кызның кулын җибәрә, һәм кызны шунда ук дулкын алып китә.

Өч тәүлек буе эзләү нәтиҗә бирмәде.

Диңгез буйларына ялга җыенучылар игътибарлы һәм сак булсыннар иде. Ялларыгыз хәвефсез, матур үтсен.

Фото: телеграм-канал "ЮРПСО МЧС России"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading