16+

Сукбай дигәнем 45-47 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз булып чыкты

Суык җелегеңә үтә торган көндә яланаяк, яланкул, куртка төймәләре төймәләнмәгән кешене күрсәгез, ни дип уйлар идегез?

Сукбай дигәнем 45-47 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз булып чыкты

Суык җелегеңә үтә торган көндә яланаяк, яланкул, куртка төймәләре төймәләнмәгән кешене күрсәгез, ни дип уйлар идегез?

Сукбай дип бит инде, шулаймы? Алла ярдәм бирсен, и, Ходаем, үзең сакла, диебрәк теләк тели-тели, узып киттем мин дә. Җир асты юлында сөйрәлеп диярлек барган кешегә күтәрелеп тә карамыйчарак үтеп киттем, дөресен әйткәндә. Күз кырые белән генә бер аягының кып-кызыл икәнен, аяк киеме юклыгын күреп калдым.

Өскә күтәрелүгә, юлда яткан сыңар аяк киемен күргәч кенә, "үлә бит инде бу кеше хәзер" дигән уй башыма барып җитте. Аяк киемен алдым да җир асты юлына төшеп киттем. Сукбай дигәнем 45-47 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз булып чыкты. Киеме дә сукбайларныкы түгел, дөрес, астына җибәргән инде ул. Исерек. Сүз әйтерлеге калмаган, шыкыраеп каткан. Аяк киемен кидерергә маташтым, барып чыкмады. 103 кә шалтыраттым.

Аларны көткән арада алты кеше карамаска тырышыбрак, берничәсе "ни булды?" дип кызыксынып узып китте. Бер ир кеше "Ашыгыч ярдәм” дәштегезме? дип сорады, чакырганны белгәч, хатынның кесәсенә күпмедер акча салып китеп барды. Бер әби тукталды. Аһ-ваһлап торгач, әллә берәр кибеткә алып меникме, дип акыллы киңәшен бирде. Үзе "ашыгам" дип китеп барды. Хатынны "кибеткә менеп торыйк" дип үгетләп караудан мәгьнә чыкмады: аның селкенерлек тә рәте юк иде.

Аптырагач, бер-ике ир кеше булышырга ризалашмасмы, дип өскә менеп киттем. Беркем юк. Бераздан машинасына утырырга җыенган ир-атны күреп алып, аңа таба йөгердем. Хәлне аңлаткач, "Ашыгыч ярдәм” чакыргансыздыр бит, килерләр дә ярдәм итәрләр, дигән җавап ишеттем.

Унбиш-егерме минуттан соң "Ашыгыч ярдәм" кызлары килеп җитте. Мин киттем. Алар бу хатынны "нигә шулкадәр эчтең?" дип сүгә калдылар.
Бераз баргач кына кулымның туңганын сизеп алдым. Бияләемне теге хатынга кигезгән идем. Бу салкында бәлагә тарган кешеләргә Алла ярдәм бирсен... Көннәр генә түгел, күңелләребез дә суынган икән бит.

Лилия Фәттахова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading