16+

Суслонгерда – мәчет, ил башлыгына йорт җиткергән эшмәкәр ул

Суслонгер. Халык хәтерендә төзәлмәс яра уйган җирлек. Гасырлар алмашыр, әмма тарихның әрнүе сакланыр.

Суслонгерда – мәчет, ил башлыгына йорт җиткергән эшмәкәр ул

Суслонгер. Халык хәтерендә төзәлмәс яра уйган җирлек. Гасырлар алмашыр, әмма тарихның әрнүе сакланыр.

Заманында Суслонгер янындагы урманда хәрби өйрәнүләр лагеры оештырып та, үзебезнең егетләрне шунда ачлык-ялангычлыктан тилмертүләрен, төрлечә җәберләнгән ничәмә мең җанның, хәбәрсез килеш, исемсез туганнар каберлегенә иңүләрен инде беләбез, фаш ителде. Әмма рухлары рәнҗи кебек. Мари авылында мәчет салып куюлары да юктан түгел, әнә шул җаннарга догада булырга теләүдән, билгеле. 

Үтеп барышлый ирексездән туктадым. Суслонгер авылында нурлы мәчет салынган. Проекты да гади түгел, төзелеше дә кимендә 4-5 миллион сум акчаны йоткан. Эш акчадамыни, күпме сорасалар шуның кадәр бирергә әзер бүгенге буынның үткәннән гафу соравына да бер һәйкәл бу. Идея авторы – Илгиз Кәримов икән. Суслонгерда яши. Шәхси оешмасы – йортлар төзү комбинаты директоры. Башта туган авылы Мочалищеда мәчет торгызуда башлап йөргән, инде Суслонгерда азан тавышы яңгырауга ирешкән. Ул гына да түгел, бик күпләр ярдәме белән төзелгән мәчеттә авыл халкының да саллы өлеше кергән.

- Читтән имам да китерткән идек, озакка булмады. Мәчеткә имам табылыр, иң мөһиме, Суслонгерда ятып калган җаннар рухы хәзер ятим түгел. Бер гаепсезгә намуссызлык, вөҗдансызлык корбаны булган бабайларыбыз рухына дип атап салынган мәчет ул, – ди Илгиз әфәнде үзе.

Суслонгер урманнарында адашып калган татар җаны күптәннән бер кәлимә дога көткәндер дә, нишлисең, язган вакыты шушы күрәмсең...

- “Звенигово” ит комбинаты директоры күчергән акчадан авыл аксакаллары баш тартты. Чучка ите – хәрәм, диделәр. Сергей Казанков, эшләп, тир түгеп алганым, дип, өендәге акчасын китерде. Бер көләрсең, бер еларсың, дигәндәй, – ди Илгиз Кәримов.

Үзе ул отставкадагы хәрби. Гомеренең байтак өлеше Байкалдагы хәрби гарнизонда үткән. Ил икътисады тотрыксызланып, хәрби гарнизон таралгач, 1991 елда гаиләсе белән ул бирегә, хәләле Зөлфирә ханымның туган авылына кайтып төпләнгән. Башта җирлектәге пилорам цехын арендага алып эшләгән, соңрак комбинатны тулысынча сатып алып, үз эшен җәелдергән. Урман кисә, агач эшкәртә, өйләр җиткерә. Агачтан гына түгел, хәтта ки кирпечтән дә.

Бруслардан җиткерелгән кечерәк өйләр 2 миллион сумнан башлана, ди. Әлбәттә бәяләр брусның калынлыгына да бәйле. Зуррак йортлар 10 миллион сумга төшә икән.

- Татарстанның беренче Президенты Минтимер ага да йорт салганда чималны бездән алды. Шактый еллар элек ул. 20 миллионга төште. Ипле генә йортныкы, атлар торагына дигән брусларның гомуми бәясе бу. Без илтеп кенә бирдек, башкалар төзеде. Акчасыннан бигрәк, үзебез өчен зур тәҗрибә тупладык ул чакта,  – ди Илгиз әфәнде.

Әңгәмәдәшем мари урманнарына гашыйк. Сыйфаты ягыннан да үзләрендәге урманнарны мактый.

- Татарстанда кырлар-басулар күп, урман дигәндә мари илен алмаштыручы регион юк. Киров урамннары данлыклы, ләкин анда климат йомшаграк, агачларның составы да “көпшәгрәк”. Бездә монда климат кырысрак, аның каравы агачлар да ныграк. Пермь, Түбән Новгородтан да агачлар сатып алам. Үзебез дә кисәбез, ләкин сатып алынган күләм белән чагыштырганда ул диңгез өстендәге күбек кенә, – ди җитәкче.

Нарат,  чыршы кебек ылыслы агачлар белән эш итә. Комбинат ишегалдында таулардай өелгән бүрәнәләрне бер-ике көнлек эш дип атый.

- Кабул итү мәйданында краннар эшли. Урманнан кайткан яисә сатып алынган агачларны бушатып берләштергәч, алар мичкә керәләр. Мич берьюлы 150 кубометр агачны киптерә. Аннан юыну, ботакларыннан чистарту цехлары кабул итә. Эш гөрли, бер генә көн дә туктап торганы юк. 30лап егетем хәрби операциягә китте. Аена 80 шәр мең сум хезмәт хакы ала иделәр, авыл җире өчен бик әйбәт хак, дип саныйм. Эшче куллар җитми.  Исән-сау әйләнеп кайтсыннар, теләгем бер генә,  – ди Илгиз Кәримов.

61 яшьлек җитәкчегә улы Азат терәк. Елына 100 миллионлык керем әйләнеше биргән комбинат тотнаклы ирләр кулында, димәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading