16+

Таракан

Тормыштагы онытылган күренешләр янә пәйда була. Бабайлар, дөнья - куласа, бер әйләнә, бер баса, дип юкка әйтмәгәннәр шул.

Таракан

Тормыштагы онытылган күренешләр янә пәйда була. Бабайлар, дөнья - куласа, бер әйләнә, бер баса, дип юкка әйтмәгәннәр шул.

Хәзерге балалар Ленинны, Марксны һәм Энгельсны гына түгел, таракан һәм кандала ише бөҗәкләрнең дә нәрсә икәнлеген белми. (Хәер, алар замана бүләге - колорадо кондызын таный.) Егерме еллар элек кенә дә ул таракан белән кандала олы бер бәла иде. Авылда кайбер гаиләләрнең тараканнан котылу өчен кыш көне, мичкә якмыйча торып, өйләрен суытканнарын хәтерлим. Файдасы булгандырмы, белмим. Салкында «йоклап» яткан бөҗәкләр, өйне җылыткач, янә уянганнардыр, мөгаен.
Студент елларында тулай торак бүлмәләрендә тараканнарга каршы ничек кенә көрәшмәдек! Кибеттән алып кайтып төрле агулар сиптерәбез, газетадан чапалак ясап тукмыйбыз. Ләкин теге хәшәрәтләр икенче көнне тагын бөтен тарафны баса. Үзләре шулкадәр акыллылар һәм җитезләр: утны яндыруга яки чапалак күрүгә, озын мыекларын селкетеп, күз ачып йомганчы, ярыкларга кереп качалар.
Соңгы 10-15 елда тараканнар күренми башлаган иде. Юра чорындагы динозаврлар кебек өерләре белән кырылып беттеләрме шунда?! Шәһәрдәге химия заводларының зарарлы газларына, меңнәрчә автомобильләрнең төтененә чыдый алмыйча авылга качканнар дип әйтер идең, алар хәзер авылларда да юк.
Казанлылар: «Химиядән, газдан һәм радиациядән тараканнар да үлеп бетте, ә адәм баласы түзә», - дип сөйләнә башлаганнар иде инде. Шушы көннәрдә бер фатирда наркопритон оештырылганлыгы турында телевизион сюжет күрсәтелде. Оператор видеокамерасын диварда йөгерешеп йөрүче тараканнарга юнәлтте. Ура! Иске «дуслар» исән икән ләбаса. Студентлардан да сораштыргач, шунысы ачыкланды: вузларның тулай торакларында берничә ел элек тараканнар булмаган, хәзер исә кайбер катларда һәм бүлмәләрдә тагын күренә башлаган. «Шапшак яшәүче кешеләр бар, шулар гына таратты», - дип зарланды яшь егетләр. Санэпидкүзәтү, идарәче компанияләр, вузлар һәм оешмалар җитәкчелеге өчен уйланырлык мәсьәлә бар монда. Менә сиңа, өч көн торгач, саумы, кодагый, диярсең. Мәзәген мәзәк тә, Универсиада алдыннан янә таракан басса, бер дә күңелле булмас...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading