Татар роботы, эко-йорт, дайвинг дәресләре, яки «Сәләт» форумы тагын ни белән шаккаттырачак?
«Сәләт» яшьләр оешмасы аланнарының ел саен Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм музей-тыюлыгында җыелуы күркәм традицияләрнең берсе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Сәләт» яшьләр оешмасы аланнарының ел саен Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм музей-тыюлыгында җыелуы күркәм традицияләрнең берсе.
Быел да 9-14 июль көннәрендә үтәчәк V Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең дистәләгән төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән килүчеләрнең саны 5,5 меңгә якын булачак.
Чараның быелгы темасы "Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә" дип атала. Форум кысаларында яшьләр өчен экологик смена булдырылачак. Әлеге идея белән Республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Әбделганиев үзе чыга.
- Безнең алда торган экологик проблемаларны бер генә министрлык кысаларында чишеп бетереп булмый. Моның өчен җирле халыкның, яшьләрнең бу эшкә актив катнашуы кирәк. Шуңа да без форумда яшьләр өчен табигый тыюлык территориясендә иҗади лабораторияләр, кызыклы остаханәләр, иҗтимагый дәресләр булдырдык. Үскәч җәмәгать инспекторы булырга теләүче мәктәп балалары өчен аерым бер чатыр урнаштырачакбыз, - диде Республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Әбделганиев.
Программа буенча булачак экологлар Биләр музей-тыюлыгын үстерү өчен төрле проектлар уйлап табачак. Шулай ук Рус география җәмгыяте белән берлектә Кече Чирмешән елгасы төбенә акваланглар белән төшү каралган. Сәлкешләр форумда Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән очрашачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та яшьләр белән күрешеп, "Сәләт" эшчәнлеге белән танышачак.
"Эко-Татарстан" форумың иң масштаблы уку-укыту программаларының берсе. Сәләтле яшьләр тагын "ИТ", "Шәхси нәтиҗәлелек", "Карьера һәм уңыш белән идарә итү", "Үз кулларың белән" кебек биш юнәлештә белем алачак.
- Бу бер яктан уку, икенче яктан уен. Дәресләрдә актив булган яшьләргә баллар язылып бара, нәтиҗәдә иң актив сәлкеш һәм иң актив алан билгеләнәчәк. Уку программалары төрле формада үтә. Мәсәлән, "Кара-каршы" чатырында балалар килгән кунакларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирә ала. "ИТ" юнәлешендә сәлкешләр татар роботы төзиячәк. Ул төрле телләрдән татарчага тәрҗемә итә алачак. Шулай ук кунаклар алдында 3,5 мең кеше катнашында зур флешмоб үткәрәчәкбез, - диде "Сәләт" форумының программа директоры Гүзәл Усманова.
Форумның юнәлешен яшьләр үзләре төзи. Территориядә форум үткәрелү яки эко идеяләре булганнар теләкләрен махсус тартмаларга урнаштыра алачак.
Шулай ук сәлкешләр өчен күргәзмә буларак эко-йорт урнаштырылачак. Өйнең түбәсе урынына кояш батареяләре тора, ә торбаларны җил тегермәннәре алыштырачак. Элек чатырларда яшәүче сәлкешләр телефоннарын "зарядка"га куя алмыйча аптырый иде, хәзер моны махсус велосипед педальләрен әйләндереп тә эшләп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
-
#Шоу-бизнес
ИлГәрәй: “Беттем, дип уйладым...”
-
#Йолдызнамә
Якын кешеләрегезнең фикере ярдәм итәр: 11-18 июльгә йолдызнамә
Комментарийлар