16+

Татар яшьләре Казанга җыела

25-31 августта узачак Татар яшьләре көннәрендә илнең 30дан артык төбәгеннән 180ләп делегат катнашачак.

Татар яшьләре Казанга җыела

25-31 августта узачак Татар яшьләре көннәрендә илнең 30дан артык төбәгеннән 180ләп делегат катнашачак.

«Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Төхфәтуллина билгеләп узганча, татар яшьләре көннәре программасында татар халкының телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү, вокал һәм хореография буенча дәресләр каралган. Татар яшьләре көннәре делегатлары төрле семинар-тренингларда, түгәрәк өстәл утырышларында катнаша, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре белән очраша. 30 август көнне делегатларны Республика һәм Шәһәр көненә багышланган чараларга алып бару, Болгарга сәяхәткә чыгу һәм алар өчен башка экскурсияләр оештыру күздә тотыла. Татар яшьләре көннәре кысаларында, «Татар кызы», «Татар егете» һәм башка конкурслар үткәреләчәк. Татар яшьләре язучы Рабит Батулла, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Г.Камал театры артисты Әзһәр Шакиров, Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм башка танылган шәхесләр белән очрашачак.
Чит төбәкләрдән катнашырга теләк белдерүчеләр саны күп булганлыктан, Татарстаннан вәкилләр юк. Ә үзебезнекеләрне башка вакытта аерым очраштырырга да мөмкин, дип саный Ләйсән Төхфәтуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading