Россиянең цифрлы үсеш министры Максуд Шадаев үзенең чыгышында Россия Хөкүмәтенең цифрлы технологияләрне үстерүгә нык әһәмият бирүен, Татарстанның цифрлаштыруда әйдаман булуын әйтте.
— Россия Президенты Владимир Путин цифрлы технологияләрдә мөстәкыйльлеккә ирешү бурычы куйды. Татарстанда өч IT-парк бар, аларда 614 компания эшчәнлек алып бара. Республикадагы 8 районда муниципаль IT-парклар ачылды, мондый парклар һәр муниципалитетта булдырылырга тиеш. Лаешта һәм Биектауда югары технологияләр сәнәгать мәйданнары эшли. Пилотсыз “КамАЗ”лар Санкт-Петербургтан Мәскәүгә йөкләр ташый башлады. Без республикада 2024 елны- Фәнни-технологик үсеш елы, дип игълан иттек ,- диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Форум кысаларында 20-23 сентябрьләрдә “Казан Экспо”да цифрлы технологияләр өлкәсендә V нче Тармак чемпионаты үткәрелә. Предприятиеләрдән, югары һәм урта уку йортларыннан 338 хезмәткәр белән студент цифрлы технологияләргә караган 30 белгечлектә үзләренең осталыкларын күрсәтә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, чемпионат белән 10 мең студент һәм мәктәп укучысы экскурсиягә килеп танышачак. 20 сентябрьдә дә йөзләгән студент һәм укучы роботлар төзелеше, шулай ук башка цифрлы технологияләр белән танышты. Шулай ук 20 компания катнашында цифрлы технологияләр күргәзмәсе эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар