Хатын-кызның руль артында йөрүе инде беркемгә дә гаҗәп түгел. Тимер атны егәрләгән гүзәл затлар саны артканнан-арта бара.
"Ялынып торасы юк, таксига акча әрәм итәсе юк", - дип, тәвәкәллиләр дә, утыралар алар руль артына.
Машина йөртү тимер атың барлыгы белән масаю түгел ул, ә беренче чиратта, ихтыяҗ булу. Әйтик, шәһәр читендә барлыкка килгән микрорайоннарда яшәүче хатын-кызлар сүзләренә караганда, андагы гаиләләрдә икешәр-өчәр машина бар.
Башкача булмый: автобусны көтә-көтә зарыгып бетәсең, метро да юк. Хәер, күп кенә хатын-кызларның байтагы «права»ны шкафка салып куя да оныта. Курку хисе бар, ди алары. Ә без руль артында йөреп, остарып беткән гүзәл затларны тыңлыйк әле. Беренче чирканчыкны алар ничек алган икән?!
Англиядә үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, хатын-кызларга караганда ир-атлар юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен үлем куркынычын ешрак тудыра. 2020-2024 еллардагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы материалларында галимнәр ир-ат йөртүчеләр һәм хатын-кыз йөртүчеләр өчен транспортның алты категориясе буенча чагыштырма куркыныч коэффициентларны исәпләгән: җиңел автомобиль, фургон, йөк машиналары, мотоцикл, автобус һәм велосипедлар. Ачыкланганча, җиңел машина йөртүче ир-атның үлем белән тәмамланган авариядә гаепле булу ихтималы ике тапкырга югарырак, мотоциклда бу сан – ун тапкыр. Автобуслар категориясендә генә ике җенеснең дә күрсәткечләре бертигез.
ЮХИДИ һәм иминиятчеләр Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучының портретын төзегән, бу — уртача машина йөртү стажы 10 ел булган, кулланылган автомобиль йөртүче 26-35 яшьлек ир-ат.
***
Россиянең иң яхшы такси йөртүчесе Луиза Бәдриева: “Яхшы кәеф өчен пассажирның елмаюы да җитә”
Россиянең иң яхшы такси йөртүчесе Татарстанда яши! Якташыбыз Луиза Бәдриева – 2019 һәм 2023 елларда “Россиянең иң яхшы такси йөртүчесе” титулын яулаган ханым. Өч бала әнисе, машина йөртү стажы 30 елга якын, ә таксида инде 16 еллап хезмәт куя икән.
- Сезнең белемегез нинди? - Урта махсус һәм югары техник белем алдым. Автотранспорт техникумын һәм КАИның Икътисад факультетын тәмамладым.1994 елдан бирле машина йөртәм. Техникумда укыганда машина йөртү хокукы алдым һәм шунда ук рульгә утырдым. Беренче автомобилем әтиемнең “Жигули” машинасы иде. Аннары «Нива» һәм «Газель»машиналарын да йөрттем. 90нчы елларда ваклап сату белән шөгыльләнә идем, шуңа товар ташу өчен Казан буенча да, шәһәрдән читтә дә йөрергә туры килде. Әмма бердәнбер көнне бездән сәүдәгәр чыкмый, дидем дә таксига эшкә кердем.
– Машинага тартылуыгыз каян килә? – Бала чактандыр, мөгаен. Кемгәдер курчак уйнау ошаса, кемдер машина йөртә. Үземне машиналар белән уйнап үстем дип тә әйтә алмыйм. Чөнки мин – совет тәрбиясен алган кеше. Сеңлем уенчыклардан машиналарны ярата иде. Хәзер инструктор булып эшли. Кызым да – машина йөртүче. Бабай да, әби дә – машина тирәсендә кайнашкан кешеләр. Безнең гаиләдә барлык хатын-кызлар да диярлек машина йөртү белән бәйле бәйгеләрдә җиңде. Татарстанның “Автоледи” бәйгесендә өч ел рәттән җиңгәннән соң, башка катнаштырмый башладылар. Миннән соң анда өлкән кызым катнашты һәм беренчелекне алды.
– “Руль артындагы хатын-кыз – кулына граната тоткан маймыл” дигән әйтем юктан гына тумагандыр. Сез моның белән килешәсезме? – Юлда төрле хәлләр килеп чыга. Биредә җенес роль уйнамый дип әйтер идем. Әгәр юлда барганда. каршыңа хатын-кыз килеп чыкса, аны тавык, йөртә белми, дип әрлиләр. Мин үзем дә төрле профессия вәкилләрен җенескә бүлеп карамау ягында. Һәрхәлдә, хатын-кыз юл кагыйдәләрен бозмаска тырыша һәм күпчелек очракта саграк йөри. Менә нәкъ шул сакчыллык аркасында гүзәл затлар ашыкмыйча хәрәкәт итә һәм ир-егетләрнең ачуын кабарта да инде. Шулай да статистика буенча хатын-кызлар авариягә сирәгрәк очрый. Ләкин бу авария¬ләр, ир-егетләр карашы буенча, башка сыймаслык, мәгънәсез.
- Пассажирларның такси йөртүче хатын-кызны күргән беренче реакциясе нинди һәм ул соңгы елларда үзгәрдеме? – Элек такси чакыртып, хатын-кыз килсә, аннан баш тартучылар бар, дип тә сөйләгәннәре булды. Хәзер алай түгел инде. Минем белән андый очрак булмады. Таксига утырган пассажир елмаеп куйса, көнем уңды дигән сүз.
Эльмира Камалиева, блогер:
– 18 яшем тулганнан соң, машина йөртергә өйрәнә башладым. Курсларны тәмамлап, машина йөртү хокукы алдым. Ә беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә машина йөртүем кызулыктан, мохтаҗлыктан килеп чыкты. Улым Нурисламның туган көне узарга тиеш, моннан тыш, иремә яңа эш урыныннан фатир биргәннәр иде. Каенанам сезгә кунакка киләбез диде, кунакларга өстәл әзерлисе бар бит инде. Ирем Азат полициядә эшли, аны кичке сигезгә чаклы көттем дә, ашыгып чыгып киттек кибеткә. Ул вакытта яз, ишек алдында эрегән кар суы, бермәлне Нурислам суга кереп уйный башлаган, юешләнеп беткән. Ирем тузына: “Беркая бармыйбыз, баланы мондый килеш алып чыкмыйбыз”, ди. Ул да киреләнде, мин дә киреләндем. "Ярар, бир миңа машинаны, мин бит правалы, мин йөртә белмимме әллә", дим моңа. Кызулыгы белән Азат машина ачкычларын бирде, минем дә сер бирәсем килми. Кабыздым бит, киттем, үземнең аякларым, кулларым калтырый. Үзем кибеттә йөрим, үзем борчылам. Кайтырга маршрут төзим, уем белән ничек кайтуыны уйлыйм. Шулай йөреп киттем, иң мөһиме, тәвәкәллек. без, полиция хезмәткәрләре хатыннары өчен машина ул – уң кулыбыз. Эшкә дә баргалый башладым. Хәтта эш урынына иртәнге сәгать дүрттә барып утыра идем, чөнки ул вакытта юлда машиналар аз. Инде менә 10 ел чамасы руль артында.
Фаина Бикмуратова, Әлмәт шәһәре. – Минем иң беренче машинам җиделе “Жигули” иде. Ирем үзенә яңа машина алды да: “Сиңа өйрәнергә” дип, аны мина бирде. Разый бүлып йөри башладым. Без ул чакта әле шәһәрдә фатирда яши идек. Минем машинада йөри башлавымны ишетеп, иптәш кызым баласы белән безгә кунакка килде. Озата чыккач: “Соң бит инде, әйдә безне кайтарып күй инде", - диде. Кузгалып киттек, әй сикерә дә туктый, сикерә дә туктый гына бит машинам. Ә мин сер бирмәскә тырышам, әллә сезне утыртканны яратмады инде, бер дә болай итми иде бит дигән булып шаяртырга маташам. Шулай машинаны интектерә-интектерә илтеп куйдым да боларны, кайтып туктадым. Сүндереп ручникка куйыйм дисәм, ручникны алмаган килеш йөреп кайтканмын бит. Әй кызгандым да инде машинамны. Берәүгә дә әйтмәдем бу хәлне. Шулай йөри торгач, шомардым, ирем мина "Шумахер"гына дип йөри башлады. Аннан соң унлыга утырдым. Хәзер чит ил машинасында йөрим. ЮХИДИ инспекторларының туктатканнары юк. Гаиләбездә биш машина, акча гына житсен.
Җырчы Ильмира Нәгыймова үзенең машина йөртергә өйрәнүе турында менә ниләр сөйли:
– Беренче тапкыр басу юлында, әтинең алтынчы модель “Жигули” машинасының руле артына утырганда миңа нибары 6 яшь булган. Аптырап тормаганмын, кузгалып та киткәнмен! Машина алу таныклыгы алганына 11 ел тулган. Авылыма кайткан саен машинага утырып, басу-тугайлар урап кайтам. Җилләнеп, балачак хатирәләренә уралып.
Йөкле хатыннарга руль артында йөрергә ярыймы? Белгечләрнең күбесе моңа каршы чыга һәм йөкле хатыннарга бары тик пассажир утыргычында гына йөрергә киңәш итә. Шул ук вакытта йөкле хатын-кызның машина йөртүендә бер начарлык та күрмәүчеләр бар.
Токсикоз булганда (күбесенчә беренче триместрда), машинада йөрү түгел, урын җиреннән дә тору авыр булырга мөмкин. Ул, гадәттә, иртән түгел, ә төшке аш тирәсендә үзен сиздерә башлый. Көтмәгәндә-уйламаганда баш әйләнергә, йокы төшәргә, хәл китәргә мөмкин. Бу хәлләргә әзер булырга кирәк. Әгәр йөкле хатын-кыз токсикоздан интегә икән, машина йөртүдән токсикоз чоры узганчы баш тартырга киңәш ителә.
Руль артындагы хатын-кыз, ирләр фикеренчә, юлда көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Ә инде йөкле хатын-кыз, кызганычка каршы, чынлап та, куркыныч тудыра ала, чөнки авырга узган хатын-кызның игътибары аз була икән. Бигрәк тә өченче триместрда хатын-кызның кәефе кискен үзгәрүчән булуы белән аерыла.
Саннарга карасак, 2023 ел башыннан Россиядә ир-егетләр гаебе белән 66,5 мең юл-транспорт һәлакәте булган. Шул ук вакытта хатын-кызлар гаебе белән ясалган 11,9 мең авария тер¬кәлгән. Алты тапкыр азрак ди¬гән сүз. Иминият компанияләре авария сәбәпләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча шуны ачыклаган: ир-егетләр, хатын-кызларга караганда, күп тапкыр ешрак тизлекне арттыра, светофорның кызыл төсе янганда хәрәкәт итә, авария хәлләрен булдырып, тирә-юньдә¬геләргә “сабак” бирә. Ә хатын-кыз йөртүчене җәяүлеләрне үткәрмәүдә, башкаларга юл бирмәүдә ешрак гаеп¬лиләр икән. Шуңа күрә дә руль артына утырган һәркем бер-берсенә игътибарлы, ихтирамлы булсын иде.
Комментарийлар